суббота, 17 апреля 2010 г.

БИШЕНЧЕ "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!"

2010 елның 24-26нчы апрель көннәрендә Казанда бишенче "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе узачак. 

Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты оештыра. Акциянең мәгълүмати партнерлары – "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе, "Яңа Гасыр" радиосы (91,5 FM), "Татар радиосы", "Курай" радиосы, "Ирек мәйданы", "Ватаным Татарстан", "Безнең гәҗит" газеталары, www.belem.ru мәгариф порталы һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары. 

"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясенең төп максатлары – татар теленең шәһәрдәге кулланылыш даирәсен киңәйтү, татар шәһәр мәдәни мохитен булдыру. 

Тәүге тапкыр акция "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте, яшь татар галимнәре һәм татар интеллигенциясе вәкилләре тырышлыгы белән 2005 елда үткәрелгән иде. 

Хәзерге дөньяда милләт милләт буларак фәкать конкуренциягә сәләтле шәһәр мәдәниятен булдырган очракта гына саклана ала. Ә милләт үзенең теленнән башка ничек яши алсын соң? Шуңа күрә бүген шәһәрдә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү мәсьәләсе көн кадагында тора. 

 "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе – татар телен популярлаштыра торган иң танылган чараларның берсе. 

 Акциянең беренче өлеше 24нче апрель, шимбә көнне узачак. Бу көнне "Татар-дозор" дигән квест булачак. Әлеге чарада берничә команда ярышачак. Һәрбер командада – 5тән алып 10га кадәр кеше. Катнашучылар 11:30да Бауман һәм Университет урамнары киселешендә очраша. Шуннан соң ике сәгать дәвамында (сәгать 12дән алып 14кә кадәр) акциядә катнашучылар конкурсны оештыручыларның 5 биремен үти. Иң яхшы командаларга кыйммәтле бүләкләр бирелә. 

Квестта катнашучылар акциянең төп чарасында бүләкләнәчәк. Ул елдагыча 26нчы апрель көнне (дүшәмбе), Габдулла Тукайның туган көнендә узачак. Бу көнне 15 сәгатьтә Бауман һәм Университет урамнары киселешендә яңа дулкын татар төркемнәре һәм башкаручылары чыгыш ясаячак. Биредә үк конкурслар узачак һәм "Синең татар телендә беренче 150 сүзең" дигән сүзлекчәләр, акция логотибы төшерелгән күкрәк тамгалары һәм футболкалар таратылачак. 

Шуны әйтергә кирәк: Бауман урамындагы чарадан тыш акциягә яңа чараларны өстәү традициягә әверелеп бара. Быел ул "Татар-дозор" булса, узган елны, мәсәлән, татар теленең Россия Федерациясендә икенче дәүләт теле статусы өчен тавыш җыюлар оештырылган иде. Әлеге ният Россия дәрәҗәсендә зур яңгыраш тапты. Ул хакта Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, Россиянең әйдәп баручы федераль гаммәви чаралар да хәбәр итеп торды. 2008 елда акциягә сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләрен күрсәтүче предприятиеләр җәлеп ителде. Акцияне оештыручылар Татарстанның ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәтүче оешмаларның рейтингын төзеде. 

Акция чараларында татар теленең һәм татар мәдәниятенең язмышына битараф булмаган һәрбер кешене чакырабыз. Үзебезнең туган телне, милләтебезнең киләчәген без үзебез генә коткара алабыз. Кыскасы, без "Үзебез булдырабыз!". 

1 комментарий:

MILLIET комментирует...

26 апрельдә Казан татарныкы


21.04.2010
саша долгов

Шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда иртәдән алып кичкә кадәр татар чаралары үтә. 24 апрельдә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре кысаларында “Татар-дозор” уены да үткәрә.
26 апрельдә опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме, Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, Камал театрында биюче Нурбәк Батулланың “Бие, бие, Хәйбулла” спектакле, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында халыкара “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты уза.

"Татар-дозор"

Гадәтләнгән уен-маҗарадан аермалы буларак “Татар-дозор” тулысынча татар телендә барачак. Туган телгә, Казанның татарларга кагылышлы истәлекле урыннарына багышлана. Уенда катнашучыларга шәһәрдә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтер өчен көч һәм креатив фикерләүне эшкә җигәргә туры киләчәк.

“Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һәм башкалар командаларга туплана ала. Такымда биштән азрак, 10нан артык кеше булмаска тиеш. Команданың үз видеокамерасы, фотоаппараты булу шарт.

“Татар-дозар” уенында катнашучылар шәһәр буенча “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалардан йөриячәк. Җиңүчеләрне билгеләгәндә төп критерийларның берсе – ул биремнәрне тиз түгел, ә төгәл, сыйфатлы башкару. Иң акыллыларга кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнгән.

“Татар-дозор” 24 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана. Уенда катнашучылар Бауман һәм Университет урамнары киселешендә җыела. “Татар-дозор” уенында җиңүчеләрне 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында билгелиячәкләр, ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова.

Тукай көне Шигырь бәйрәме белән башлана

Шигырь бәйрәме опера һәм балет театры янында 12.30да башлана. Тантанада республика җитәкчеләре катнашлыгында Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылачак. Шигырь бәйрәмендә шагыйрьләр шигырь сөйләячәк, театр янында җыр-моң яңгырап торачак.

Бауманда “Мин татарча сөйләшәм”

Шигырь бәйрәменнән соң сәгать өчтә Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе башланып китә. Аны “Үзебез” яңа буын хәрәкәте үткәрә.

“Татарлар! Казан безнең шәһәр һәм без монда хуҗа икәнебезне бар кешегә күрсәтер вакыт җитте. Казанга кем килмәсен, бар кеше сүгенә-сүгенә: "шушымы инде татар башкаласы", ди. Күпме түзәргә була, маңкортлар атакуют!”, дип язылган интернетта таратылган чакыру кәгазендә.

26 апрельдә Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" дип язылган футболкалар кигән, түштамгалар таккан егетләр һәм кызлар халыкны татарча сөйләштерәчәк. Татар телен белүчеләргә махсус түштамгалар, ә белмәүчелөргө сүзлекләр таратылачак. Һәр елдагыча татар альтернатив музыкасы концерты оештырылачак.

“Бие, бие, Хәйбулла!”

Башка елларда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе тәмамлангач, Камал театры янында Тукай бүләге ияләре, иҗат коллективлары катнашлыгында концерт оештырыла иде. Әмма быел бу чара үткәрелми.

Шулай да кичке алтыда Камал театрының кече залында Нурбәк Батулла “Бие, бие, Хәйбулла!” дигән бию тамашасы әзерли.

Татар моңы” килә!

26 апрель көнне кичке сәгать алтыда опера һәм балет театрында халыкара “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты башлана. Анда Русия төбәкләреннән, чит илләрдән татар яшьләре катнаша. Оештыручылар сүзләренчә, кунаклардан башка гына да концертта 121 кеше чыгыш ясаячак.
http://www.azatliq.org/content/article/2019860.html