понедельник, 14 декабря 2009 г.

Кеше хокукларын яклап пикет узды

мөнир вафин
Уфада каршылык чарасы узды. Анда сиксәнгә якын кеше катнашты. Хакимият бинасы каршында узган чарада татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән бергә коммунистларның “Яшь коммунист” хәрәкәте, башкорт яшьләренең “Күк бүре” һәм “Ак тамыр” башкорт мәгарифен үстерү оешмалары вәкилләре катнашты.
Башта, чарага рөхсәт алынуга карамастан, милиция пикетка килүчеләрне мәйданга кертми тоткарлады. Шактый тарткалашлардан соң пикетны уздырырга рөхсәт бирделәр. Моны татар һәм башкорт оешмалары вәкилләре хакимиятләрнең татар-башкортларның берләшүеннән куркулары дип бәяләде.
Чарага килгән татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре үзләренең Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдиннарга басымны туктатуны таләп итеп чыгуларын белдерделәр. Аларның кулларындагы шигарьләр дә шул хакта сөйли иде: “Башкортстан татарлары өчен җан атучы Фәүзияне без дә яклыйк, без дә саклыйк!”, “Фәүзия Бәйрәмова татар милләтенең гадел тарихы өчен көрәшә!”, “Медведев, Чаллыдагы татар милли хәрәкәте әгъзаларына басымны туктатыгыз!”, “Язучы Фәүзия Бәйрәмова, журналист Дамир Шәйхетдинов һәм бертуган Кашаповлардан кулыгызны алыгыз!”.
Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре исә кеше хокукларын яклап чыгуларын белдерделәр. Алар: “Күк бүре” - демократия өчен!”, “Күк бүре” кеше хокуклары өчен!”, “Кеше хокуклары түрәләргә чүп тә түгел!” кебек шигарьләр белән “коралланган” иде. Башкорт яшьләренең “Күк бүре“ оешмасы җитәкчесе Тимур Мохтаров: “Русиядә һәм шул исәптән Башкортстанда да кеше хокуклары бозыла. Демократия үскән дәүләтләрдә хакимият һәм полиция халыкка хезмәт итә. Ә монда хәтта Русия Конституциясе көнендә, рөхсәт алып та, милиция каршылыгына очрадык”, дип белдерде.Татар һәм башкорт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре киләчәктә уртак чараларны ешрак уздырырга килеште.

Комментариев нет: