вторник, 12 июня 2012 г.

Русия көнендә Чаллыда урам җыены узды

12 июнь - Русия көне уңаеннан Чаллыда оештырылган урам жыенында “Ак тасма” хәрәкәте, коммунистлар, “Яблоко” фиркасе, Чаллы ТИҮе, “Азатлык” татар яшьләре вәкилләре катнашты.


Хакимият бинасы янындагы җыен
Урам җыенының беренче өлеше Г.Тукай һәйкәле янында башланды. Бирегә көндезге сәгать ике тирәсенә 300ләп кеше җыелды. Кулларында кызыл, яшел әләмнәр, күп санлы шигарләр иде. Җыен өчен җаваплылыкны үз өстенә алган коммунист Татьяна Гурьева булачак чарада провакацияләрдән саклану чаралары турында белдерү ясады. Шуннан соң халык сафларга тезелеп, полиция күзәтүе астында Чаллы хакимияте бинасы янына юл алды. Биредә төп чыгышлар булды. Беренче булып Татьяна Гурьева сүз алды.
    
Җыенда катнашучылар
​​“Дәүләтчелек бәйрәме уңышлар хакында сөйләми. Путин җитәкчелегендәге бүгенге юлбашчыларның мактанырлыгы юк. Алар үзләренең патриот булулары, “әфлисун төсе” янавыннан коткару эше алып барулары хакында кычкырырга яраталар. Алар үзләре “әфлисун төсе”ндә һәм моңа ачык дәлилләр дә бар. Русиянең дуслары да, беректәшләре дә юк. Русия НАТО чолганышында калган”, диде Татьяна Гурьева.
   
Җыенда “Яблоко” фиркасенең Чаллыдагы җитәкчесе Дмитрий Фомин катнашты һәм чыгыш ясады. Чара барышында без аның фикерләрен дә белдек.
   
“Урам җыеннарына кагылышлы канунны Русиядә бик тиз кабул иттеләр. Социаль кануннарны еллар буе карыйлар. Кануннар катырак булган саен, аңа каршы тору тагын да артачак. Путин экстремизм белән көрәшергә теләсә, бу уңайдан кануннар бар иде инде. Штрафларга килгәндә, Европада нинди хезмәт хакы да, бездә нинди? Урам җыеннарына хакимият колак салып, шуннан нәтиҗә ясарга тиеш”, диде Дмитрий Фомин.
    
Раушан Вәлиуллин 30 көн буена “Тукайны яула” чарасын алып барды. Шушы вакытта байтак фикерләр ишеткән.
   
Раушан Вәлиуллин
​​“Без 30 көн буе барган чарада максатка ирештек дип уйлыйм. Беренче көннән үк Чаллы халкына конституция буенча иреклелек турында аңлатма алып бардык, фикерләр алыштык. 500ләп кеше белән әңгәмә кордым. Шул 500 кешенең берсе генә дә илдә узган сайлаулар гадел булды дип әйтмәде. Халык безнең яклы иде, сез дөрес әйтәсез, дип килештеләр. Тавышларны урладылар, нишлик инде, диләр. Максатыбыз – халыкка уйланырга җирлек бирү иде, курку хисен җиңәргә өйрәтү. Канун безнең өчен проблем түгел. Без конституция буенча эш итәбез һәм анда тыныч җыеннар хакында төгәл әйтелгән. Канун бозу булса, штраф арта, бу  безгә кагылмый. Безнең арада агрессия карашлы кешеләр булырга тиеш түгел”, - диде Раушан Вәлиуллин.
   
Айдар Хәлим (с), Рәфис Кашапов, Дмитрий Фомин
​​Җыенда үзләренең шигарьләре, яшел әләмнәре астында Чаллы ТИҮе вәкилләре, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчеләре дә катнашты. Рәфис Кашапов интернет сәхифәләренә ияреп, “Путин ты кто такой, давай до свидания” дигән җыр-шигарьне күтәрде һәм халык аны күмәк рәвештә берничә тапкыр кабатлады.

Җыенда язучы Айдар Хәлим дә күренде. Чыгыш ясау өчен чират озын булганнамы, башка сәбәпләрдәнме, чара азагында аны күрү мөмкин булмады.
   
Җыенда катнашучылар
​​“12 июнь беренче мәлдә Русиянең бәйсезлек көне дип аталды. Без үзебезнең шигарләрдә “12 июнь – Русиянең совет империясеннән бәйсезлек алу көне булса, 30 август – Татарстанның Русия империясеннән бәйсезлек алу көне” дип яздык. Урам җыеннарына кгылышлы Путин имзалаган канун безнең арада курку хисләре уятмады, киресенчә, ул яшьләрне берләштерер генә”, - дип өметләнә “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих.
 http://www.azatliq.org/content/article/24612395.html

Комментариев нет: