понедельник, 6 августа 2012 г.

Мөселманнар хокукларын яклар өчен янә урамга чыкты


Татарстан мөселманнары 5 август якшәмбе көнне хокукларын яклар өчен янә мәйданга җыелды. Республикада мөселманнарга карата эзәрлекләүләрне туктатуны таләп итеп хөкүмәткә мөрәҗәгать кабул ителде, ләкин дәүләт кешеләренең берсе дә митингка килмәде, аралашу килеп чыкмады.

Мөселманнарның хокукларын яклаумитингы. Казан, 5 август 2012
Урам җыены Камал театры каршындагы мәйданда сәгать өчкә билгеләнгән иде. 25 градус эсселеккә карамастан, бу вакытка барысы да җыелышып бетте. Мәйданда биш йөзләп кеше бар иде. Митинг оешкан төстә узды. Вакытында башланды, вакытында тәмамланды. Ир-егетләр бер-берсен алмаштырып ике дистәдән артык төрле шигарләр тотып басып торды. “Гаепсез мөселманнарны азат итегез!”, “Матбугат чараларына ышанмагыз: мөселманнар җинаятьче түгел!”, “Берсе дә безне куркыта алмас, без бары тик Аллаһтан гына куркабыз!”, “Мәскәү, Татарстанны болгатма!”, “Татарстан мөҗаһидләре – Мәскәүнең уйдырмасы!”, “Бүген битарафлык, иртәгә – кулга алулар” дигән шигарләр булды. Урам җыенында Башкортстаннан да килүчеләр бар иде, Башкортстан мөселманнары теләктәшлек белдергән шигарләр тотып торды.

Ирләр  аерым, хатыннар  аерым

Төрле провокацияләрне булдырмас өчен оештыручылар тарафыннан тәртип саклаучылар да эшкә җигелгән иде. Камал каршындагы мәйдан икегә бүленгән иде, бер якта ирләр тупланды, икенче якта – хатын-кызлар, балалар. Акбур белән чикләр дә сызылган иде. Ялгыш кемдер башка якка чыкса, тәртип саклаучылар кемнең кайсы тарафта торырга тиешлеген ипле генә аңлатып озата торды. Полиция хезмәткәрләре дә бар иде, ләкин мәйданда әллә ни күп күренмәделәр. Аларның күпчелеге Насыйри урамында иде, андый-мондый хәлләр була калса, әзерлектә тордылар.

Урам җыенын уздыручылар хакимият вәкилләре, түрәләр килер дип өметләнгән, ләкин рәсмиләрдән берсе дә күренмәде. Татар язучыларыннан мәйданда Ркаил Зәйдулла, Зәки Зәйнуллин бар  иде.

Урам җыенын “Райян” төркеменең солисты Азат Әйдиев алып барды. Митинг Коръән сүрәсен уку белән башланды. Беренчеләрдән булып Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Казанга бармасын өчен Рәфис Кашапов белән аны Чаллыдан чыгармаска тырышканнар. Юлда машиналарын туктатып, аларга мәхкәмәгә чакыру тоттырганнар.

Фәүзия Бәйрәмова
​​“Бүгенге көндә Татарстанда бер гаепсез 600 кешене кулга алып, төрмәләрдән чыгармый тоталар. Нахакка гаепләп, берни аңлатмыйча Рамазан аенда ифтарларга йөрер урынга мөселманнарыбыз ипи-суга тилмереп зинданнарда иза чигәләр. Бу вакыйгалар Татарстан хөкүмәте күз алдында, аларның карамагында эшләнә. Президент та, депутатлар да үз кешеләрен якламый! Рөстәм Миңнеханов та, Әсхәт Сәфәров та үз мөселманнарын дошман дип игълан итеп, Аллаһка каршы барды. Традицион ислам дигән яңа термин дип уйлап таптылар, гадәт белән яшәгез диләр. Дәүләткә аек тормыш алып барган, гыйбадәт кылган, акыллы кешеләр кирәкми.

1937 елда да башта асыл имамнарны кулга алдылар, аннары татар зыялыларын, гади мөселманнарны юк иттеләр, соңыннан палачлар НКВДларның үз башларына җиттеләр! Бу очракта да шулай булачак. Барысына да яныйлар, эзәрлеклиләр, җинаять эшен ачабыз куркыталар” диде ул.

"Урыслар җинаять кылса, аның милләтен дә, динен дә атамыйлар"

Урам җыенын оештыручыларның берсе “Әл Ислах” мәчете имамы Рамил Сафин Русиядә мөселманнарга карата репрессияләрне махсус оештыралар диде.

“Ни өчен барлык җинаятьләрне ислам белән бәйлиләр? Ниндидер кешенең муенында тәре булып һәм ул җинаять кылса, бервакытта да аны христиан үтерүчесе, буры дип атамыйлар. Ә бу очракта гел ислам җинаятьчесе дип атыйлар! Мәскәү махсус милли республикалардагы тотрыклы тормышны тар-мар итәсе килә. Төрле әшәкелеккә барырга сәләтле. Матбугат безне сәләфи, ваһһаби, хизбут-тахрирчылар дип дошман ясарга тырыша. Байракларыбызда бары тик “Аллаһ бер, аның илчесе – Мөхәммәд” дип язылган. Мәскәү хәтта Татарстанда мөҗаһидләр бар дигән ялган видеоязма таратты.

Алты йөз кеше һаман да сак астында, 160тан артык канунсыз тентүләр булганы билгеле. СИЗОларда утыручыларны җәзалыйлар. Бүгенге безнең җыелышуыбыз мөселман кардәшләребезгә теләктәшлек белдерәбез, аларга дога булып барсын”, дип чыгыш ясады. Һәр чыгыш ясаучының сүзләрен куәтләп, мәйдан “Аллаһу әкбәр!” дип тәкъбир әйтте.
Урам җыенында кулга алынган, һаман да чыгарылмаган мөселманнарның туганнары, тикшерү изоляторында утырып чыгучылар да шактый иде.

Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче Рәис Шәкүров “Азатлык” радиосына үзен алдап өеннән алып чыгып китүләрен сөйләде.

Рәис Шәкүров
​​"Казанның “Әл-Ихлас” мәчетендә каравылчы булып эшлим, килеп-кайтып йөрим. Ике айга дип машинаны тәртипкә китерер өчен ял алган идем. Ураза алдыннан кире эшкә чыгарга тиеш идем. Уразаның икенче көнендә, 21 июльдә, кесә телефоныма шалтыраттылар. Арча полициясеннән дип әйттеләр, матур гына сөйләшеп, мине өйдәме, юкмы  икәнемне сорадылар. Килгәч тә тентү уздырыр өчен ордер тоттырдылар. Сәбәбен аңлатмадылар, ике күршемне “понятой” итеп чакырттылар. Алар да бик аптырады. “Шартлауда катнашкан дигән шик бар, шуңа безгә тикшерергә кирәк” дип аңлаттылар. Алиби була торып, өйдә тентү уздырдылар. Миндә ислам китаплары шактый, берничәсен алдылар.

Аннары Арчага барыйк, сөйләшик дип әйтәләр. Кулга алырга, тоткарларга ордер бар дип әйтмиләр, “паспортны алыгыз” дигәч, игътибар итәргә була, ләкин аны-моны сизмәдем, берни уйламадым. Дусларча гына сөйләшәләр бит. Аннары бүлеккә килгәч, кулга алуны рөхсәт иткән ордерны күрсәттеләр. Сәбәбен аңлатмадылар, “безгә шулай кушылды” дип кенә әйттеләр. Арча РУВДсының идәнастында тоттылар, бик салкын, бөерләремә салкын тиде.

Икенче көнне дә “абый” дип кенә дәшеп, майлап-җайлап сөйләштеләр, хәлләремне сорашкан арада: “Менә моны авызыңа кап, тегене эшлә, моны башкар” дип миннән ДНК анализын алып ятканнар икән. Аннары ДНК анализын алырга үзең теләк белдердең дигән гаризага кул куйдырттылар.

Хокукларыбызны белмибез бит, ә шунда ук беркая да бармыйм дип, адвокат чакырырга кирәк. Кулга алулар тагын булыр дип уйлыйм, үземне тагын чакыртырга мөмкиннәр. Миннән башка авылыбыздан тагын биш кешене кулга алып, һәммәбезне бер тәүлектән артык тотканнар. Мәмсә авылы хәзрәте дә утырып чыккан. Иң соңгы булып мине чыгардылар.

Җинаятьчеләр табылмас дип уйлыйм, полицияләр, башка көчләр үз-үзләрен эзләмәс бит! Бүген изоляторларда утыручыларның рухларын сындырырга тырышырлар, аларны җәзалап гаепне тагу куркынычы бар”, дип саный Рәис Шәкүров.

"Өч бала атасы булган ирем төрмәдә утыра"

Лаеш районының Кече Кабан авылында яшәүче Асия мәйданга имчәк баласын ияртеп килгән. Өйдә тагын биш һәм өч яшьлек баласы калган, дүртенчегә тагын бала көтә. Ире Рөстәм Кашаповны 21 июльдә кулга алганнар, бүген ул Казанның Япеев урамындагы тикшерү изоляторына утыра. Асия “полиция ике шикле кешене эзләүгә бирде. Үтерү һәм шартлатуны оештырган җинаятьчеләрне тапканнар икән, алайса ник иремне, башка мөселманнарны чыгармыйлар?” дип аптырый.
“Ирем гап-гади эшче, ул Казан май комбинатында оператор. Мәчеттә вәгазь сөйләмәде, имам да, хәзрәт тә түгел. Нинди начарлык таптылар? Намаз укучы барлык кеше дә шик астындамы?" дип сорау куя Асыя Рогова.

"21 июль ул бары тик сөйләшер өчен генә Лаеш прокуратурасына чакыртылды. Ничек чыгып китте, шулай һаман өйгә кайтып кермәде, алдадылар. Ул көнне уразага кергән иде. Үзе белән кием дә, ризык та ала алмады. Ифтар, сәхәргә дә ашый алмаган. Сине тоткарлыйбыз дисәләр, без дә әзер булыр иде, ә болай алдак юл белән кулга алдылар. Полициядә аның алибисын раслаган участковыйның да документларын алмадылар, күршеләрнең иремне яхшы яктан сурәтләгән характеристикаларын да алмадылар.

Асыя кечкенә улы белән митингта
​​Аның тоткарлану сәбәбен игълан иткән мәхкәмә Лаешта булырга тиеш иде, ләкин аны да эшләмәделәр, бер алып кайттылар, бер Казанга алып киттеләр. Ун көн үткәч, Казан  изоляторына ике айга ябып куйдылар. Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек, өч кечкенә баласы, авырлы хатыны бар дип ялвардык, ләкин безне тыңлаучы булмады, югыйсә “домашний арест” белән дә чикләнә алырлар иде.

Бер тапкыр тикшерүче әни, абыйсы белән күрешергә рөхсәт итте, иремнең кәефе төшкән дип әйттеләр. Марат Кудакаев кебек аны җәзаламаганнар. Ике айдан соң гаеп тапмасалар, җибәрергә дә, киресенчә, тотып калырга да мөмкиннәр. Берни билгеле түгел. Шартлауны оештырган кешеләрне тапканнар дип матбугатта чыкты, ник алайса башкаларны чыгармыйлар?”  дип гаҗәпләнә Асия.

Урам җыенын оештыручылар тоткарланган мөселманнарны яклауда Татарстан хөкүмәтенә дә, Русия дәүләтенә дә ышаныч юк дип, БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун һәм Ислам конференциясе оешмасы башлыгы Әкмәлетдин Ихсаноглыга мөрәҗәгать язган. Митинг вакытында ул бертавыштан кабул ителде.

Комментариев нет: