вторник, 16 октября 2012 г.

«Татарның тагын 460 ел көрәшергә хәле юк!»

Хәтер көне
Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынуга быел 460 ел тулды. Бу көнне табигатьнең ел да көйсезләнә торган гадәте бар. Йә бик тиз генә суытып, җирне катырып куя да, күз ачкысыз җил була, йә көне буе яңгыр пыскаклый. Быел да көне буе яңгыр яуды. Пыскакламады да, ә чиләкләп койды. Хәтер көненә кадәр һәм аннан соң һава торышы зарланырлык түгел иде. Табигатьнең дә фаҗигале тарихи вакыйганы искә алып сыкравы иде бу, күрәсең. Алай да, Казанның Ирек мәйданында елдагыча билгеләп үтелде.
Яңгыр явып, шәһәр урамнарында гөрләвекләр ташып – «бөке»ләр хасил булып торуга карамастан, мәйданга халык башка еллардагыга караганда азрак җыелды дип әйтеп булмый. Кайбер матбугат чаралары мәйданга килгән кеше санын 300ләп дип билгеләсә дә, шәхсән үземә күбрәк кебек тоелды. Минем янда торган бер абзый да: «Мең кеше бардыр монда», – дип, яңгырдан курыкмыйча килүчеләргә исе китеп, үз фикерен белдерде.
Халык арасында татарлар гына түгел, чуашлар, марилар, башкортлар да бар иде. Уфадагы «Күк бүре» оешмасы егетләре дә килгән, Казанда күптән түгел оешкан «Алтын урда» әгъзалары, «» берлегенең Мәскәү, Уфа, Октябрьск, Түбән Кама, Нурлат вәкилләре, аеруча Яр Чаллы яшьләре күп җыелган. Кайбер язучы-шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар да биредә. Билгеле, тарихта милләтне яшәтүче төп көчнең интеллигенциясе булуын исәпкә алсак, Хәтер көненә чыгучы интеллигенциясе бик аз санда иде.
Түгәрәк дата уңаеннан шәһит киткән ата-бабаларыбыз өчен һәйкәл куелмасмы дигән өметләр тагын акланмады. Юкса, бу истәлекле датага кадәр үк, Татар иҗтимагый үзәге, «Азатлык» берлеге әгъзалары бу сорауны ничә мәртәбә күтәрде, пикетлар оештырды. «Үз бабаларыбызга һәйкәл куймыйча, аларның дошманнарын кайгыртучыларга – хурлык», дигән плакатларны Хәтер көнендә дә күтәреп тордылар.
«Бездә Казанны яулаучыларга һәйкәл бар икән, Русия башкаласында Мәскәүне яндыручы Батый ханга шулай ук һәйкәл булырга тиеш», – ди «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.
«Азатлык» берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев шәһәр хакимиятенең бу көнне башка зур чара уздыруына да басым ясады:
– Шәһәр хакимияте бу көнне агач утыртуга багышлап өмә оештырды. Койган яңгыр астында күпме агач утырта алганнарын бик беләсем килә. Ә «Барс-Медиа» агентлыгы шул ук көнне яшь талантлар арасында кастинг оештырган икән. Татарстан имамнарын һәм кайбер журналистларны баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да нәкъ бу көнгә туры китереп, Мәскәүгә, яңа оешма – Русия мөселманнары берлеге төзергә җыйган, – диде ул.
«Азатлык» берлеге әгъзалары, башка еллардан аермалы буларак, Хәтер көненә алдан әзерләнгән: даими рәвештә урам чаралары оештырган. Төркия консуллыгы каршындагы пикетта төрки дөньядан «Русия империясе тарафыннан татар халкына 1552 елдан башлап хәзергәчә геноцид, этноцид баруны танырга» сораганнар. Төркия дәүләтеннән БМОда Русиядә урыс булмаган халыкларның хокуклары кысрыклануын җиткерергә чакырганнар. Аннары һәр көнне Бауман урамындагы сәгать янында Хәтер көненә чакырулар таратылган, социаль челтәрләрдә Әзһәр Шакиров, Искәндәр Сираҗи, Фәүзия Бәйрәмованың Хәтер көненә видео-чакырулары урнаштырылган.
Ирек мәйданында матәм чарасы «указсыз мулла» Гомәр Батыршаһ (аны Айрат Шакиров, шейх Умар дип тә йөртәләр, – Авт.) хөтбәсе белән башланды. 19 июль вакыйгаларыннан соң тоткарлангач, «Азатлык» берлеге аны яклап чыккан иде. Гомумән, шул вакыйгалар уңаеннан мөселманнарны яклап оештырылган пикетлар милли һәм дини җәмәгатьчелекне якынайтты кебек. Хәтер көнендә быел башка еллардагыдан аермалы буларак, мөселманнар күп иде. Алар үз плакатлары белән дә чыккан. Ул шигарьләр арасында «Сөләймановның РИСИ филиалын ябарга таләп итәбез», «Әртис, мөфтилектән кит. Яңа мөфтине сайлауга хакимият тыкшынмасын», «Мөселманнарның эчке эшләренә катышмагыз» кебек таләпләр бар иде. Чара дәвамында «Азатлык!» дип кычкырудан кала, «Аллаһу Әкбәр», – дип дәшүләр дә еш яңгырады. Хәтта: «Фәиз кит! Рамил Юныс кайт!» – дип белдерделәр.
«Җаныбызда, күңелебездә, рухыбызда бабаларыбызга карата хөрмәт яши. Дәүләтебезне саклап калу өчен җаннарын-тәннәрен кызганмыйча һәлак булганнары, гомерлек рухи азык алдырганнары өчен без чиксез рәхмәтле. Милли кардәшләрем, татар баласы үзенең аңы белән кем икәнлеген аңлаганда, татар милләте юкка чыкмаячак!» – дип чыгыш ясады Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров.
«Татарның яңадан 460 ел көрәшерлек хәле юк. Йә без хәзер соңгы көрәшкә чыгып дәүләтебезне торгызабыз, йә бетәбез. Моны һәр татар аңларга тиеш. Татар милләте, халкы, бәйсез Идел-Урал өчен көрәшергә тиешбез», – дип белдерде язучы, публицист, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова.
Шагыйрь һәм драматург, прозаик, публицист Айдар Хәлим, шагыйрә, журналист Нәҗибә Сафина, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев та халык алдында чыгыш ясады, шигырьләре белән халык күңеленә үтеп керде.
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов: «Элекке Советлар Союзы республикаларына, безне танысыннар өчен: «460 ел элек безне юкка чыгарганнар, чукындырганнар, кулга алганнар – безнең дәүләтебез яңадан торгызылырга тиеш» дип, мөрәҗәгать итәргә, моны танырга чакырырга кирәк, дип тәкъдим ясады. Җыелган халык бу тәкъдимне хуплап каршы алды.
Хәтер көненә килгән кешеләрне тикшереп керткән полиция әгъзалары Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына таба бару маршында да катнашты. Халыкны өч машинада озатып барды алар.
Маршка килгәндә, алгы сафларда яшьләр, алардан соң өлкәннәр атлады. Казан федераль (Идел буе) университеты яныннан узганда: «КФУ – татфаксыз ТФУ», – дип белдерделәр, мәгариф министрлыгы яныннан узганда, «Татар мәктәпләрен япкан өчен хакимияткә хурлык!» – дип кычкырдылар. «Татарлар, берләшегез, ил өчен көрәшегез», «Азатлык», «Аллаһу Әкбәр» дигән шигарьләр даими яңгырады.
Хәтер көненең шушы өлешен хуплап бетермәүчеләр дә бар. Чарада катнашучылар арасында да, танышларым арасында да: «Монысы артык инде», – дигән фикерне белдерүчеләр аз түгел. Илебездә киеренке вәзгыять вакытында урам буйлап: «Аллаһу Әкбәр!» дип кычкырып баручы төркемне күргән очраклы кешеләрнең: «Җиһад ясап, кеше үтерергә баралармы әллә?» – дип куркуы бар. Шунда йөрәге авыру кеше булып чыкса?
«Татарлар», – дип кенә кычкырып, башка милләт вәкилләрендә үч-ачу кабызу да ихтимал. Хәтер көненең татарлар өчен генә түгел, башка милләт вәкилләре, бабаларыбыз белән бергә көрәшкән, ул яуда шәһит киткән башка милләт вәкилләре өчен дә кайгы, матәм көне икәнен онытмаска иде бит.
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

ЯШӘ, ТАТАР!

Көзге урам. Шау-гөр килә Казан.
Тынганы юк беркайчан да бу шәһәрнең!
Кыңгыраулар чыңлый, мәчет әйтә азан,
Татар-урыс бу шәһәрдә урын алган.
Дуслар кебек, бер карасаң – дошман
Борынгыдан бер-берсенә ачу калган.
Казаныма татар-бабам нигез салса,
Еллар үткәч, урыс аны басып алган.
Канын койган, вәһшиләрчә, изгән, бозган,
Чукындырган Явыз Иван, үчен алган…
Хәзер инде барысы да онытылган.
Тик татарның хәтерендә мәңге калган…
Мәңге калган бу вакыйга күңелендә,
Мең дә биш йөз илле ике ишетелә сүзләрендә.
Уеп куйган, әйтерсең лә йөрәгендә:
Яшә, Татар! Эшлә, Татар! Уйна, Татар!
Ирегең тап, горур яшә, яшьнәп яшә!
Дүрт йөз алтмыш… бик күп вакыт узган…
Онытырга мөмкинме соң ул елларны?!
Йөз, меңнәрнең – татарымның канын койган…
Сызып атып булмыйдыр шул ул тарихны!
…Бүген инде бар да башка кебек…
Таркау халык, ялкау халык, куркак халык…
Татар булып туганнар да, марҗа кебек,
Урыс белән «бәйрәм итә» сыра алып!
Оялганнар, үз теленнән курыкканнар
Татармы соң, әллә маңкортмы?
Милләтеннән ваз кичкәннәр, сатлыкҗаннар
Казанымны басып алырмы?!
Хәтер көне, ирек көне һәм азатлык,
Искә алыйк, бердәм булыйк, горур калыйк!
Татарларның бөек тарихына
Азатлыкны урыслардан тартып алыйк!
…Алып булмас җиребезне, суверенитет
Милләтне без урыслардан саклап калыйк!
Жәмгыятьне төрле яктан кыссалар да,
Тарихны һәм телебезне саклап калыйк!
Фәнис ШӘЙГӘРДӘН. «Безнең гәҗит» http://beznen.ru/basma/2012-41/tatarnin-tagin-460-el-koresherge-hele-yuk/

Комментариев нет: