пятница, 26 октября 2012 г.

Думадагы Татарстан депутаты Сидякин трибунада ак тасманы таптады

Русия дәүләт думасында Татарстаннан депутат Александр Сидякин трибунада чыгыш ясаган вакытта Русия оппозициясе билгесе – ак тасманы таптады. Сидякин – урам җыеннары уздыру шартларын кырыслатучы канун авторы.

“Бу тасманы таптыйсым килә, чөнки аны йөртүче кешеләр илне таптарга теләде”, - диде Сидякин. Аның сүзләренчә, ак тасма – ул чит ил сәясәт технологлары көчләп тагарга тырышкан революция һәм илгә хыянәт итү билгесе. Сәясәтче шулай ук, ник сез ул тасманы киясез, дип ак тасма кигән “Гадел Русия” депутатларына мөрәҗәгать итте.

“Гадел Русия” вәкиле Сергей Миронов твиттерда бу хакта болай дип язды: “Дәүләт думасы трибунасында “Бердәм Русия”че Сидякин котырына. Бичара, тавышы өзелә, йөткерә, кулы кесәдә - митинглар кануны авторына халык алдында ялганлау кыен”. http://www.azatliq.org/

Единоросс Сидякин демонстративно растоптал белую ленточку у думской трибуны Александр Сидякин. © фото РИА Новости, Владимир Федоренко.

Единоросс Сидякин демонстративно растоптал белую ленточку у думской трибуны. http://lenta.ru/news/2012/10/26/lenta/

Комментариев нет: