вторник, 26 февраля 2013 г.

Хоҗалы вакыйгалары Казанда да искә алынды


26 февральдә Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге егетләре Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә 21 ел элек булган вакыйгаларны искә алды.

Бауман урамында үткән пикетта “26 февраль – Хоҗалы геноциды! Кардәшләр, сезнең кайгы – безнең дә кайгы”, “1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрбиләре Хоҗалы шәһәрендә Азәрбайҗаннарга каршы геноцид уздырды. Бу котычкыч җинаятьне безнең онытырга хакыбыз юк” дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. Әлеге шигарләр азәрбайҗан һәм рус телләрендә язылган иде.

Чараны оештырган “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу пикетка моннан 21 ел элек Хоҗалы шәһәрендә геноцидка дучар ителгән Азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан чыгуларын сөйләде.

“Бу геноцидта әрмәннәр 613 азәрбайҗанлыны, шул исәптән 63 баланы үтерде. 150 кеше хәбәрсез югалды. Без бу геноцидны онытырга тиеш түгелбез. Бүген бөтен төрки дөнья бу көнне искә ала. Бу бик зур трагедия. Без бу чара белән тугандаш Азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтәбез. Аларның проблемы – безнең дә проблем. Чөнки без – кардәшләр”, диде Наил Нәбиуллин.

Ярты сәгатьтән артык дәвам иткән пикетта тәртип бозулар күзәтелмәде. http://www.azatliq.org/content/article/24913580.html

Комментариев нет: