воскресенье, 28 июля 2013 г.

Мөселман кино фестивале яшь режиссерларга бай

Мөселман кино фестивале яшь режиссерларга бай
IX Казан Халыкара мөселман кинофестивале программасында Татарстанның яшь режиссерлары төшергән фильмнар да күрсәтеләчәк. Программага тәкъдим ителгән картиналар кыска метражлы нәфис фильм юнәлешендә татарстанлылар өчен чын мәгънәсендә алга китеш.
Казанда быел тугызынчы тапкыр оештырылучы кинофорумның конкурс программасы төзелә генә әле. Соңгы нәтиҗәләр 1 августа билгеле булачак. Шулай да конкурска Татарстанның берничә яшь режиссеры картиналары кертелгәнлеге инде мәгълүм. Документаль һәм нәфис фильмнар жанрында республика үзен көчле яктан күрсәтергә өлгергән.

«Быел без фестивальгә яшь профессионаллар эшләгән бик күп яхшы фильмнар алдык. Бу бик куанычлы хәл, - ди быелгы фестивальның арт-директоры Альбина Нәфигова. - Бигрәк тә кыска метражлы картиналар күп. Ә бу, үз чиратында, тамашачы тарафыннан да җылы кабул ителә, әлеге әсәрләрдә динамика, ритм сакланган, алар сатуга да уңайлы. Бу бик үзенчәлекле формат – ул эмоцияләргә дә бай”.

Яшьләрнең иҗатын Альбина Нәфигова халыкара көндәшлеккә дә сәләтле, дип бәяли. Мәсәлән, Максим Швачконың «Конец игры» һәм Ренат Хәбибуллинның «Ёлка» кыскаметражлы фильмнары фестивальдә җиңү яулаучылар рәтендә булырга да бик мөмкин икән.

Ренат Хабибуллин - КДФЭИтын тәмамлаган, Мәскәүдә сценарист һәм режиссерларның Югары курсларын тәмамлаган. Режиссер егетнең «Лениногорск» (2011) һәм «Мой друг Собир» (2012) документаль әсәрләрен беләбез. Ә “Елка” Хәбибуллинның беренче нәфис фильмы. Картинаның сюжеты буенча, ана кеше дини белем алу өчен наркоман улын мәчеткә китерә. Сабакны яшь имам бирә башлый. Ләкин вакыйгалар бөтенләй икенче юнәлеш ала....

Максим Швачко Казанның медицина нститутында укыган. Берничә ел психиатр булып эшләгән. Мәскәүгә күченгәч, ул музыкаль һәм кинопроектлар продюсеры булып китә. 2007-2009 елларда ВГИКта режиссер курсларын тыңларга йөри. «Конец игры» фильмы исә 2012 елны Казан шәһәре янында төшерелә һәм аргентино-француз язучысы Хулио Кортасара хикәясе буенча эшләнелә. Көньяк Америкадагы вакыйгаларны режиссер татар авылы җирлегенә күчерә. Монда сүз өч кызның өмете, тәвәкәллеге, балачаклары белән хушлашу хакында бара.

Дөньяның төрле илләреннән килгән яшь режиссерларның фильмнары мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасында тәкъдим ителәчәк, ди форум җитәкчеләре

Исегезгә төшерәбез, IX Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак.

Комментариев нет: