понедельник, 29 июля 2013 г.

Татарстанда «Сәләт» форумы узачак

Татарстанда «Сәләт» форумы узачак
12-17 август көннәрендә Татарстанның Алексеевск районы Биләр шәһәрчегендә II Халыкара белем бирүче яшьләр«Сәләт» форумы узачак.
Әлеге форумда 5000 кеше - интеллектуаль олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук республика һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары катнашачак. Чарада катнашучыларның географиясе киң: Татарстанның барлык районнары, Россиянең төрле төбәкләре, 10 чит ил, шул исәптән Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

Форумда танылган фән, мәдәният, җәмәгать эшлекләре, сәясәт, спорт һәм дин өлкәсе вәкилләре катнашачак. Төрле тренинг, лекция, мастер-класслар аша алар булачак Татарстан элитасы белән тәҗрибәсен уртаклашачак. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак.

Форумның программасына спорт һәм мәдәни чаралар белән беррәттән укучыларның фәнни-гамәли конференциясе, балаларның фәнни эшләр күргәзмәсе, брейн-ринг, мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр һәм башка бик күп чаралар керә, дип хәбәр итә «Сәләт» форумының матбугат хезмәте.

«Сәләт»тә татар милли элитасы тәрбияләнә. Безнең төп максат – телебезне, милләтебезне фән аша саклап калу. «Сәләт»кә бер үк вакытта ял итү дә, белем бирү дә керә», - ди Татарстан Республикасы яшьләрнең «Сәләт» иҗтимагый фонды җитәкчесеҖәүдәт Сөләйманов.

Һәр елны Биләрдә узган «Сәләт» оешмасының фестивале бу елны 17нче тапкыр үткәрелә. Узган елны ул Татарстан Республикасының Президенты булышлыгы белән яңа формат һәм Халыкара белем бирүче «Сәләт» яшьләр форумы статусына ия булды.

«Сәләт» форумының үзенчәлекләре:

- гореф-гадәтләр һәм инновацияләрне бер урында туплау. Форумда татар мәдәниятенең гореф-гадәтләрен саклап, сәләтле шәхесне үстерүгә инновацион адымнар кулланыла;

- аралашу өчен глобаль урын, форумда һәр кеше нәрсәгә булса да өйрәнә, һәм башкаларны өйрәтә ала. Форумда бер үк вакытта фикердәшләр һәм төрле өлкәләрдә уңыш яулаган кешеләр белән аралашу мөмкинлеге тудырыла;

- үсеш һәм уңыш территориясе, биредә уңышлы һәм уңышлы булырга омтылган кешеләр җыела. Форумда актив тормыш позициясен булдыру, уңышка этәрүче мотивацияләр тудырыла.

Чараны оештыручы булып Татарстан Республикасы хөкүмәте, республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәгариф һәм фән министрлыклары, яшьләрнең «Сәләт» иҗтимагый фонды тора.

Форумда беренче тапкыр медиа-үзәк эшләячәк. Башка еллардан аермалы буларак, чарада көндәлек газета чыгарудан тыш, радио һәм телевидение дә эшлиячәк. http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: