четверг, 22 августа 2013 г.

Үзен яклаган милләт кенә яшәп кала ала

Соңгы араларда Интернет басмаларында Татарстанга, гомумән татарларга, мөселманнарга каршы язмалар бермә-бер артты. Кайвакыт хәтта бу яхшы планлаштырылган кампания булып тора дигән хис тә кала.


Татарстанга каршы алып барылган бу кампаниянең сәбәбе билгеле. Икътисади Соңгы араларда Интернет басмаларында Татарстанга, гомумән татарларга, мөселманнарга каршы язмалар бермә-бер артты. 
Кайвакыт хәтта бу яхшы планлаштырылган кампания булып тора дигән хис тә кала.яктан иң көчле, сәяси тәэсире иң куәтле республика булганга, Татарстан Мәскәү Кремлендәге идеологларга республикаларны юк итәргә һәм  Русияне унитар бер урыс дәүләтенә әйләндерергә комачаулый, үз байлыкларын Мәскәү олигархларына кулга төшерергә бирми, уңышлары белән урыс шовинистларын ярсыта... 

Аларга хезмәт иткән журналистлар, «экспертлар» рәхәтләнеп республикадагы һәрбер күңелсез вакыйганы, җитешсезлекне чәйниләр, тикшерәләр, алар гына җитмәсә, төрле хәйләләр кулланып, чеп-чи ялган мәгълүмат тараталар. Шуңа күрә Татарстанга карата тискәре карашлар Русиянең төрле сәяси агымнар вәкилләре арасында арта гына бара. Мәсәлән, июль аенда “Эхо Москвы” радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктовның кыланып “Ә нәрсәгә хәзер Казанга барырга, мин Универсиада беткәч, бөтен нәрсә ишелә башлагач барам”, дип әйткән сүзләре бу мөнәсәбәтне яхшы күрсәтә.

Русиянең бүгенге хакимияте, аның кулыннан ашаган сәясәтчеләр илдәге мөселманнарны үзләренең сәяси уеннарында кулланырга тырыша. Ваһһабилык, исламчылык белән куркытып халыкның игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтәләр. Урыс милләтчеләре өчен дә мөселманнар берләштерә торган бер дошманга әйләнде.

Милләткә каршы алып барылган шушы мәгълүмати кампаниягә татар җәмәгатьчелеге дә, журналистлары да, хәтта Татарстан хакимияте дә җитәрлек игътибар бирми, Русия күләмендә аңа каршы тору юк. Шул һөҗүмнәргә каршы ачулы язмаларның күбесе татар матбугатында, социаль челтәрләрдә генә кала.
Федерал мәгълүмат чараларында Татарстан, татарларны яклаучы, ялган мәгълүматны, язмаларны кире кагып җавап бирүчеләр бик аз, республика хакимияте бу юнәлештә эш алып бармый.

Шул ук вакытта Татарстанга каршы юнәлтелгән шушы коткы язмаларны Татарстанга каршы эшләүдән тәм тапкан зур мәгълүмат агентлыклары – Регнум, АПН (Агенство политических новостей), Интерфакс һәм дистәләп сайтлар бөтен Русиягә тарата. Алар өчен мәгълүматның зур өлешен РИСИ дигән оешманың Идел буе бүлекчәсе, Урыс мәдәнияте җәмгыяте (Общество русской культуры) һәм шулар ише төрле “фәнни”, “мәдәни” һәм урыс шовинистлары оешмалары биреп тора.

АПН сайтында гына да 2013 ел башыннан Татарстанга кагылган 18 язма урнаштырылган, 2012 елда – якынча 30 язма. Аларның яртысы ваһһабилык таралу турында. Ләкин дини темага язмаларда да, һәрберсендә диярлек, берничә җөмлә булса да Татарстан, татарлар турында негатив мәгълүмат кыстырыла. Гадәттә һәрберсендә бер идея үткәрелә - республиканың сәяси элитасы, җирле хакимиятләре, милли оешмалар, янәсе, җирле ваһһабилар белән бәйле, аларга ярдәм итә.

Алай гына да түгел, татарларның кайбер дини лидерлары да ваһһабилыкта гаепләнә. Гомумән, ваһһабиллыкта булу, йә алар белән элемтәдә тору, аларга ярдәм итү гаепләве универсаль сәяси көрәш ысулына әйләнде, чөнки “традицион” ислам белән “ваһһабилык” чиген аңлаучылар бик аз, киң аудитория өчен ул аерма юк диярлек.

Ә инде татар телен яклаучыларны, милли оешма вәкилләрен бу язмаларда  “милләтче”, “сепаратист” дип кенә сурәтлиләр.

Шулай итеп Татарстанның аерым бер негатив сурәте булдырыла – ул ваһһабилар, сепаратистлар, аларга булышучы, урысларны, урыс телен кысучы татар түрәләре оясы итеп күрсәтелә.

Бу язмаларны берничә кеше генә язып ятса да, алар артында көчле оешмалар, зур акчалар тора. РИСИ – дәүләт финанслаган фәнни оешма, аның башында Русиянең элекке күзләү оешмасында эшләгән, хәзер православ чиркәвенә бәйле кешеләр утыра. ИНС-АПН-НДП дигәне – төрле исемле, әмма бербөтен бер оешма, Мәскәү элитасы арасында популяр политолог Станислав Белковский төзегән сәяси структура. Анда ИНС (Институт национальной стратегии) – “фәнни” өлеше, АПН (Агенство политических новостей) – мәгълүмати, НДП (Национально-демократическая партия) – сәяси өлеше. НДП – урыс милләтчеләренең оешмаларын берләштерә. Казандашы ОРК – шул НДПның бер филиалына әйләнгән. Шулай итеп Татарстанга, татар милли хәрәкәтенә каршы киң тармакланган, яхшы оешкан, бер-берсе белән бәйләнгән, сәяси структуралар эшли.

Урыс милләтчеләренең күбесе турыдан-туры Татарстанны юк итеп, губерниягә әйләндерергә кирәк дисәләр, РИСИ, ИНС кебек ”фәнни” оешмалар астыртынрак эшчәнлек алып бара. Бүген алар республикаларны юк итүне ачыктан-ачык таләп итми. Алар Татарстанның, милли федерализм идеясының абруен төшереп, республикаларның милли эчтәлеген бетерергә, милли дәүләтчелекнең соңгы атрибутларын бетерергә омтыла. Аларны хәтта Татарстан конституциясендә аерым “татар халкы” искә алынуы, Татарстан – дәүләт, татар һәм урыс теллләре тигез хокуклы дигән сүзләр дә ярсыта. Шул ук вакытта НДПның сәяси максаты – Русиядә урыс милли дәүләтен төзү булып тора.
 
Милләтне, республиканы каралтучы төрле “белгечләрнең” фантазияләре елдан-елга куерса да, аларның төп фикерләре бик сай булып кала, санннары да мәкаләдән мәкаләгә, сайттан сайтка күчеп кенә йөри.

Май аенда “Милли стратегия институты” (ИНС) оешмасы бастырган “Карта этнорелигиозных угроз. Северный Кавказ и Поволжье” дип аталган зур гына хисап-тикшеренү чыкты. Анда Татарстан турында кайсыбер тезислар менә шундый: республикада соңгы 20 ел эчендә урыслар саны кими; урыслар дәүләт органнарында, җирле хакимияттә аз; урыс теле кимсетелә, мәктәпләрдә аз укытыла, урысларның милли һәм дини мәдәнияты үсешенә шартлар тудырылмый; республиканың җирле хакимиятләре ваһһабиларга ярдәм итә. Менә шундый һәм башка чеп-чи ялган.

Ничек аларны уйлап чыгаралар? Мәсәлән, Татарстанда урыслар саны төрле сәбәпләр нигезендә 1989-2002 елларда 5%-ка кимегән, шул ук вакытта бөтен Русия күләмендә урыслар 3,5%-ка кимегән, читтән, беренче чиратта элекке совет республикаларыннан берничә миллион кеше кайтуга карамастан.

Шул 15-20 ел элек (!) булган хәлләрне алып, бу урысларны кимсетү нәтиҗәсе диеп, аңарга Татарстан хөкүмәтен, татар милләтчеләрен гаеплиләр! Чынбарлыкта Татарстан – 2002 белән 2010 ел арасында урыслар саны арткан бердәнбер (!) республика һәм бердәнбер Идел-Урал регионы!

Зур ялганга вак-төяк хәйләләр, “хаталар” өстәлә. Мәсәлән, Татарстанда 43 район башлыгынан 8-е генә урыс милләтеннән диелә. Дөрес, чөнки 9 районда гына халыкның күпчелеге урыс милләтеннән. Дәүләт Шурасында 120 депутаттан 29 кеше генә урыс диелә тагын. Ә Татарстан Дәүләт Шурасында барлыгы 100 депутат кына, бу “хата” инде урыс вәкиле санын азрак күрсәтер өчен ясала.

Урыс мәдәнияты кысыламы? Казан инде күптәннән урыс телле мәдәниятның төп үзәкләренең берсенә әйләнде, Русиядәге илкүләм музыкаль проектларда, конкурсларда Татарстан вәкилләре еш җиңә башлады. Алар бит барысы да урыс теле белән катнаша анда, урыс мәдәниятен күрсәтә.

Урыс теле кысыламы? Киресенчә, Татарстанда 100% урыс баласы һәм 30-лап % татар баласы гына белемне ана телендә ала. Урыс теленнән БДИда уртача балл Татарстанда Русия өлкәләре күрсәткечләреннән югарырак. Мондый фактларны күп китереп була.

Бу ялганларга кем җавап бирергә тиеш? Татарстанның меңнән артык журналисры, депутаты кайда? Ник Татарстан элитасы үзенең сәяси мәнфәгатьләрен якларга тырышмый да?

Татарстан хакимиятенә каршы юнәлгән ИНС докладының тәкъдимнәренә күз салыгыз – республиканың җитәкчеләрен алыштырып, аларны юмалап федераль структураларга җибәрергә, татар түрәләрен киметеп, урыс чиновникларын арттырырга. Шулай итеп, беренчедән, тулысынча Мәскәүдән идарә ителгән хакимият төзелә, икенчедән, республиканың татар сәяси элитасы җимерелә. Аңардан соң инде Мәскәү Кремле Идел буе республикаларын гади бер урыс регионына әйләндерүне тыныч кына дәвам итә ала.

Русиядә идарә системы бик начар эшли. Моны төзәтер өчен иң дөрес һәм иң гади юл – чын федерализмга кайту, регионнарга күбрәк сәяси һәм икътисади иреклек бирү, салымнарның зуррак өлешен аларда калдыру булыр иде... Ләкин Кремль регионнар өстеннән тулы контрольне, хакимлекне югалтудан курка, Мәскәүдә тупланган сәяси элита, олигархлар, зур бизнес, чиновниклар да ул вакытта акчаларын да, тәэсирен дә югалта ала.

Шуңа күрә Кремль идеологлары идарә системын да үзгәртү, әмма шул ук вакытта үзләренең хөкемлеген, тәэсирен югалтмау да юлларын эзли. Төп идеяларның берсе – регионнарны эреләтү. Сәяси элита шулай үз акчаларын һәм сәяси ресурсларын яңа зур үзәкләргә күчерсә дә, бөтен Русия өстеннән контролен саклап калырга өметләнә. Бу идея шовинистларының тагын бер хыялы – милли республикаларны юк итү теләге белән кисешә. Бу эшкә тотынып көч сынап карадылар, ләкин бераз гына артка чигенделәр. Русия милли сәясәт стратегиясенең соңгы вариантына бу мәсьәлә кермәде. Ләкин алар бу планнан баш тартмый.

Татарстанның идарә системы Русиядә бүген иң эффектив санала, чөнки Татарстан түрәләре вакытлы кешеләр түгел, сәяси элита акрын гына яңарса да, ядрәсе соңгы 20 елда сакланып килә. Республика хакимияте Русиядәге күп чирләр (туган-тумачалык, әшнәлек, ришвәтчелек) белән авырса да, Татарстан асылда федерализм моделендә яши. Башка регионнардан аермалы бүген Татарстанның үзенең азмы-күпме тотрыклы финанс системы, үзенең зур бизнесы бар, үзенең сәяси элитасы бар. Шуңа татарларның дәүләтчелеген бөтенләй бетерү өчен Татарстанның шул казанышларын юк итәргә тырышырлар. Татарстан элитасына, хакимиятенә каршы алып барылган кампания артында шул ята.

Татарстанны каралатучы, милләтнең төп хокукларына каршы юнәлгән һәрбер язма, тапшыру, сәясәтчеләр әйткәне җавапсыз калырга тиеш түгел. Аларга канун һәм дөреслек нигезендә электрон басмалар һәм башка мәгълүмат чаралары аша ялганнарны кире кагып, татар милли хәрәкәтенең карашларын яклап  җавап бирергә кирәк. Андый җавап язмаларны Русия күләмендә киң аудиториягә җиткерү өчен эш алып бару зарури. Аларны урнаштырыр өчен Русиянең интернет мәгълүмат чараларында татарны, Татарстанны, федерализм принципларын, татар телен, милли мәгарифне яклаучы “мәйданчыклар” ясарга  кирәк. Бастырылган материалларны мәгълүмат агентлыклары сайтларында, яңалыклар тасмаларына урнаштырыр өчен тырышырга.

Безгә каршы юнәлгән “мәгълүмати сугышларга” уңышлы каршы торыр өчен, яхшы оешкан мәгълүмати берләшмәләр хакимият дәрәҗәсендә дә, милли хәрәкәт дәрәҗәсендә дә булса иде.

“Эт өрер, кәрван йөрер” дип яту монда һия килешми. Безнең оппонентлар тик тормый, берәүләр яза, икенчеләр тарата, башкалар ул язмаларга таянып, һәрбер җайлы сылтау табып, милли хокукларыбызга каршы юнәлгән яңа кануннар, үзгәрешләр әзерли. Аларның мөмкинлекләре, ресурслары күп тапкыр артыграк, һәм без активлык ярдәмендә генә җиңә алабыз. Кирәк икән кабатларга да, кабатланырга да, курыкмыйча һәрбер ялганга җавап бирергә, һәрбер канун өчен көрәшергә!

Күптән түгел, Мәскәүдә машина казасында 18 кешенең үлеменә сәбәп булган Арутюнянны мәхкәмәгә хатын-кыз халатында алып килгән өчен әрмәннәр шунда ук тавыш куптарды, рәсми протест белдерде. Ә сез “Орда” фильмын карагыз – анда исерек татар кан эчә, хан сараенда сакчылар илчеләрне кимсетәләр, тагын нинди генә вәхшилекләр күрсәтелмәгән борынгы дәүләтебез һәм бабаларыбыз турында... Ул ямьсез күренешләрне миллионлап кеше күрә, алар арасында урыслар гына түгел, башка милләтләр дә, үзебезнең тарихыбызны белмәгән милләттәшләребез дә бар. Күпме кеше аңына агу сала ул. Ә “Орда” фильмын тикшерүне үтенеп прокуратурага язылган мөрәҗәгатьне интернетта 90 кеше генә имзалады...

Татарның башына төшмәсә, кесәсенә тимәсә селкенми. Берничә буын дәвамында, безнең дәүләт системына, түрәләргә каршы тору файдасыз дигән караш халыкның канына сеңгән. Ләкин шуны аңлау кирәк – милләткә, дингә каршы ялган таратып, үзебезгә нәфрәт уятырга рөхсәт итсәк, ул тиздән башыбызга да, кесәбезгә дә җитәчәк. Халык та, түрәләр дә моны аңларга тиеш.

Наил Гыйлман,
Казан шәһәре http://www.azatliq.org/content/article/25082471.html

Комментариев нет: