среда, 21 августа 2013 г.

Республика көнен «Казан-Арена» янында бәйрәм итәчәкләр

Республика көнен «Казан-Арена» янында бәйрәм итәчәкләр
Быел Республика һәм Шәһәр көннәрен билгеләп үтү өчен Казанның үзәк урамнарында машина хәрәкәтен вакытлыча туктатырга туры килмәячәк. Чөнки бәйрәм чаралары узачак төп урын итеп «Казан-Арена» стадионы каршындагы мәйдан сайланган.

30 август көнне рәсми тантаналар Казан ратушасында башланып китә. Монда шәһәрнең мәртәбәле гражданнарына махсус бүләкәләр тапшырылачак, шул рәвешле Мактау китабына берничә яңа исем өстәлер дип көтелә.

Халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар исә Камал театры каршындагы мәйданга «Уйна, гармун!» бәйрәменә чакырыла.

«Казан» халыкара ат спорты комплексында һәр елдагыча Татарстан Президенты бүләгенә чабышлар уздырыла. Ә Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан исә «Казан көзе» өченче опера фестивален кабул итә. Ул Дмитрий Хворостовский, Альбина Шаһиморатова һәм Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры катнашында уздырылачак.

Черек күл буенда «Казан - киләчәк шәһәре» исеме астында нәниләр һәм яшүсмерләр өчен махсус бәйрәм чаралары оештырыла. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, спорт ярышларында берсеннән-берсе матуррак бүләкләр ота алачак. Башка еллардан аермалы буларак, монда зурлар өчен дә махсус программа әзерләнгән - алар каршында танылган татар артистлары чыгыш ясарга җыена.

Төп бәйрәм чаралары исә Меңьеллык мәйданнан «Казан-Арена» стадионы бинасы каршына «күчә». Кичке сәгать 18:00дә башлана торган концерт программасында Россиянең танылган эстрада йолдызлары чыгыш ясячак.

Башкала мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, республика көненең «Казан-Арена» стадионы янында уздырылуы юкка түгел. Беренче чиратта, әлеге мәйдан башкаланың халык аеруча күпләп яши торган өлешендә урнашкан. Икенчедән исә, быел башка еллардагы кебек үзәк урамнарны ябарга туры килмәячәк. Бу исә шәһәргә республика көнен машина хуҗаларына уңайсызлыклар тудырмый гына уздырып җибәрү мөмкинлеге бирә.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: