воскресенье, 25 августа 2013 г.

Шәмаилләр остасының күргәзмәсе ачыла

Шәмаилләр остасының күргәзмәсе ачыла
28 август көнне Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәсе ачыла. «Матур язу нурлыйдыр күңелләрне» дип исемләнгән проект Шәһәр көненә багышлана.
Нәҗип Нәккаш – хәзерге заман Татарстан сәнгатендә үзенчәлекле урын тоткан рәссам-хаттат. Башкалардан аермалы буларак, ул татар тасвыйри-сынлы сәнгатьнең соңгы сиксән ел эчендә онытылган төрен – гарәби каллиграфиягә сулыш өреп, яңартып җибәрүчеләрдән санала.

Сәнгать белгечләре раславынча, кылкаләм остасы гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аның әсәрләре якты, ачык, төгәл, композицион яктан тотрыклы; аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора. Шулай ук орнамент белән дә оста эшли, традицион ислам сәнгатенә чып-чын татарча төсмер, күп яңалыклар кертә.

Соңгы елларда ул ясаган тугралар (герблар) халык арасында бик киң таралды. Күпләребезнең йорт эчләрен бизәп тора. Н.Нәккаш – меңнән артык туграның авторы, шуларның дүрт йөздән артыгы пыялада ясалган. Рәссам “Алмаз холдинг” зәркән ширкәте белән хезмәттәшлектә алтын-көмештән ясала торган бизәнү әйберләренә гарәби язу эскизлары эшли, татарча бизәк-орнаментлар иҗат итә.

Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Коръән аятьләре һәм пәйгамбәрнең хәдисләре пыялага язылган шәмаил-ләүхәләре, Кол Галидән Г.Тукайгача татар шагыйрьләренең шигъри юлларын сурәтләгән кәгазьдә ясалган әсәрләре һәм тугралар урын алачак. http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: