воскресенье, 3 ноября 2013 г.

Сочиның мөселман хатын-кызлары берләште

Сочиның мөселман хатын-кызлары берләште
Шушы көннәрдә Сочида мөселман хатын-кызлары берләшмәсе эшли башлады. Әлеге оешма вәкилләре дини эшчәнлек белән генә шөгыльләнеп калмыйча, татар милли мәсьәләләре турында да фикер алышырга ниятли.

Сочи шәһәрендә инде берничә ел дәвамында “Ясин” мөселманнар җәмгыяте эшли. Әлеге оешмага керүче хатын-кызлар еш кына җыелышып, төрле көнүзәк проблемалар турында фикер алыша. Октябрь ахырында оештырылган җыелышта исә алар шәһәрдә мөселман хатын-кызлары берләшмәсе булдырырга кирәк дигән уртак фикергә килгән. Әлеге берләшмәнең рәисе итеп иң актив мөселман хатын-кызларының берсе – Фәридә Нәфыйкова сайланган.

Берләшмә вәкилләре киләчәккә эш планын да билгеләгән инде. Алар үз эшчәнлекләрен, беренче чиратта, яшьләр тарафына юнәлдерәчәк. Яшь буын вәкилләрен рухи яктан камилләштерү, аларга әхлак кагыйдәләре турында сөйләү, аңлату иң мөһим юнәлешләрнең берсе буларак карала.

Оешмага исем әлегә табылмаган. Бу турыда алар киләсе җыелышта фикер алышачак. 2 ноябрь көнне уза торган бу киңәшмәдә һәркем үз теләк-тәкъдимнәре белән чыгышы ясый ала. Тагын бер яңалык – ел ахырында әлеге берләшмә зур фестиваль-концерт оештырырга ниятли.http://www.intertat.ru/tt/din-tt/item/

Комментариев нет: