вторник, 18 марта 2014 г.

Тукай бүләге күләме 500 мең сум итеп билгеләнде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген 500 мең сум итү фәрманына кул куйды.

Татарстанның дәүләт бүләге милли сәнгать, әдәбият һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бирелә. Бүгенгә кадәр аның күләме 300 мең сум иде.

Тукай бүләгенә ияләр 26 апрельдә Тукай туган көнне Татар дәүләт опера һәм балет театры янында шагыйрьнең һәйкәле янында уза торган "Шигърият бәйрәмендә" киң җәмәгатьчелеккә игълан ителә.

Узган ел Татарстан президенты бүләкләрне ияләренә 30 август Республика көнендә тапшырды.

Комментариев нет: