вторник, 16 декабря 2014 г.

18.12.2014 ел, будет встреча с редакцией газеты «Туган як» в доме Асадуллаевa, г Москва

                                                              БЕЛДЕРҮ.

Гафу итегез килеп чыкты бер үзгәреш. “Туган Як” редакциясе сорауы буенча очрашуны күчерергә булдык ике көн алга: 18.12.2014 ел, сәгате дә үзгәрде, булачак шушы очрашу 18-00 саәтә. (Гафу итәсез шулай язу уңайлырак). 
18.12.2014 ел. Очрашу була “Туган Як” редакциясе белән. Исегезгә төшерәм, ышбу гәзит чыга Сергачта 1992 – че елдан бирле. РОО МТНКА, Мәскәү автономиясе вакыт-вакыт “Туган Як” газетасы баш мөхәрире һәм редакция хезмәткәрләре белән очрашу оештырып килде. Соңгы очрашу булган иде 2011-че елда, ул чакта баш мөхәрир иде Рауф Абдуллин, аның вафатынан соң, очрашу булганы юк. Менә хәзер яңа баш мөхәрир Олег Әндәрҗанов, чакырдык очрашырга, хәлләр белешергә, тормышның авырлыгы-җиңелеге, район, авылар хәлләре, аыллардагы мәктәпләр нинди хәлдә? һәм бүтән анда яшәүче татарлар хәлләре турында. Халык ничек яши, ничек көн күрә, газета хәлләре ничек, алга барамы, ярдәм кирәкмиме? Һәм бүтәннәр турында, кардәшләр, күрешләр ничек яшиләр, әлегә исәнәрме?
Килегез барыгызда, кайсыгыз киләлмәсә җибәрегез туганарыгызны, балаларыгызны, Сергачтан ай саен килеп булмый бит, шунда бәлки сорауларыгыз булыр, булмаса тыңлап утырырсыз. Көтәбез барчагызны, Әсәдулла йортына 18-00 сәгаттә, Китапханә бүлмәсенә рәхим итегез!
М. Миначев. 15.12. 2014 г

Комментариев нет: