среда, 19 августа 2009 г.

ТИҮдә яңа рәис

19 августта Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең пленум утырышы узды. Анда үзәкнең яңа җитәкчесе итеп хокукчы Галишан Нуриәхмәт сайланды. Утырышта соңгы елларда үзәкне җитәкләгән һәм 80 яшькә җиткән Юныс Камалетдинов иҗтимагый үзәк җитәкчелегеннән китәргә теләк белдерде. Пленум әгъзалары иҗтимагый үзәкнең хәзерге эшчәнлеге, аның җитәкчелегенә яшьләрне җәлеп итү турында фикер алышты.
Кызу бәхәсләр нәтиҗәсендә ТИҮ рәислегенә намзәт итеп хокукчы Галишан Нуриәхмәт, милли хәрәкәттә күптәннән катнашучы Ринат Нургали һәм эшмәкәр Фәрит Зәкиев тәкъдим ителде.
Юныс Камалетдинов һәм Энҗе Даутова милли хәрәкәттә соңгы елларда катнашып, иҗтимагый үзкнең эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәткән Фәрит Зәкиевне сайларга өндәде. Зәки Зәйнуллин, Айрат Хатмулла һәм башкалар хокукчы Галишан Нуриәхмәтнең тәҗрибәсе күбрәк булуын ассызыкладылар. Ринат Нургали шәхси сәбәпләр белән үзенең рәис булып сайлануына ризалык бирмәде.
Пленум әгъзалары БТИҮнең яңа рәисе итеп 72 яшьлек Галишан Нуриәхмәтне, аның урынбасарлары итеп Фәрит Зәкиев һәм Ринат Нургалине сайлады. Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов БТИҮ рәисе урынбасары сыйфатында Кама аръягы районнары белән эшне дәвам итәчәк.

Комментариев нет: