среда, 19 августа 2009 г.

Шәймиев пикетчылар белән сөйләште

Бүген Казанда республика укытучыларының август киңәшмәсе уза. Шәймиев пикетка чыккан М. Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре янына килде.Быел август киңәшмәсенең пленар утырышы Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177нче мәктәбендә уза. Чара алдыннан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре 309-нчы канунга (милли төбәк компонентын тыю) каршы пикетка чыкты.
ТИҮ вәкилләре “309 канунны үзгәртүне таләп итәбез”, “БДИ татар телендә булырга тиеш”, “309 канун Русия конституциясен гади кәгазь ясый”, “309 канун Русияне нацизмга илтә” кебек шигарьләр тотканнар иде.

Комментариев нет: