четверг, 9 июня 2011 г.

ШИКАЯТЬ



Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре Судына
Кашапов Рафис Рафаил улыннан


Чаллы шәһәренең 19 санлы җәмәгать судъясы 2011 елның 30 май көнне узенең карары белән мине РФ Административ Кодексының 20.2 маддәсенең 2 бүлеге буенча гәепле дип танылып миңа 1000 сум йолым салынды.
Бу карар белән мин риза түгел һәм бу карар юк ителергә тиеш дип саныйм,
чөнки бу кара нигезендә минем гаебем раслана дип санамыйм.
РФ Конститутсясенең 68 маддәсен һәм АК 24.2 маддәсен бозып, суд утырышын алып баручы бөтен көчен куеп утырышны, тырыша - тырыша, бар тик урысча алып бару өчен җәфалады. Инде утырыш башлангачта ул минем АК ның 20.2 маддәсенең 2 булегендәге гәебемне ничек исбатлануы турында кызыксынмадыда.
1. Җыелышлар,митинглар,демонстрацияләр,хәрәкәтләр һәм пикетлар үткәргәндә билгеләнгән тәртипне мин ничек бозуым турында суд карарында бергенәдә ДӘЛИЛ КИТЕРЕЛМӘГӘН.
2. 2011 елның 30 апрелендә сәгать 12.00 дә оештырылган митинг Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 68 маддәсен һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсен тупас рәвештә боза. Татар телен укытуны
кыерсыту исәбенә урыс теле сәгатьләрен арттыруны таләп итүчеләргә каршы мин шәхси фикеремне белдерергә теләдем һәм митингка килдем. Шул минем Конституциядә каралган хокукларым нигезендә гади граҗданин буларак уземнең репликамны әйттем. Бу очракта мин митинг оештыручыларның Татарстан һәм РФ конституцияләренә каршы булган чаралары икәнлеген әйтми булдыра алмадым.
3. Бу митингка мин беркемнедә чакырмадым һәм килергә мәҗбур итмәдем. Бу турыда барлык шаһитлар бертавыштан дигән кебек, җәмәгать яклаучылары соравына ”Кашапов безне бу митингка чакырмады, без гади гражданнар сыйфатында килдек” дип җавап бирделәр.
4. “Митинг һәм демонстрацияләр турындагы” Федераль Законы нигезендә Һәр кешенең шәхси пикет оештырырга хокукы бар. Мин үзем пикет үткәрмәдем, плакат тотмадым,чыгыш ясамадым, тик гади кеше буларак уземнең суземне дөресрәге репликамны әйттем.
5 Митингны оештыручыларның рөхсәте бар, ә миңа нинди рөхсәт кирәк соң?
6 Минем бөтен гаебем “рөхсәт алмауда” диелгән суд карарында. Нишләп алай мин митингка рөхсәт алмыйча “оештыргач” шул ук митингта гади катнашучы 7 кешене (Зиннур Аглиуллин, Илмир Салихов, Илнур Хузиахметов, Сахабиев Равил, Шагиев Илнур, Исламов Айрат һ.б.) шундый ук маддә нигезендә ҖАВАПКА ТАРТЫЛГАННАР. Мин митигны оештыргач , мин берүзем җавапта бирергә тиеш түгелмени? Аерым кешедә пикет оештырырга хокукы дигән маддәне кая куйган соң судья? Алар һәм мин бу митинг турында газетадан һәм башка массакүләм информация чыганакларыннан белдек. Ул белдерүләр митингка килмәгез дип чыгарылмагандыр бит?
7 Суд карарында әйтелгән минем “рөхсәтсез митинг оештыру”ым бернинди дәлил беләндә исбатланмаган.
8 Язылганнарга нигезләнеп, 19 суд участогы җәмагәт судьясының карарын юк итүегезне сорыйм.

Кашапов Рафис Рафаил улы
9 июн 2011 ел

Комментариев нет: