вторник, 8 ноября 2011 г.

Мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә


Мөселман дөньясында Корбан гаете башланды. Казан, Мәскәү, Уфада һәм дөньяның башка авыл-калаларында мөселманнар якшәмбе иртәсендә гает намазына җыелды, корбаннар чалды.
Казандагы Мәрҗани, Уфадагы Ләла-Тюльпан һәм Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетләрендә узган гает чараларыннан туры трансляцияләр оештырылды.
Казанның Мәрҗани мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сөйләде. Бәйрәм гыйбадәтендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Мәрҗани мәчетендә узган гаеттә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, 6 ноябрь 2011
Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов үз республика халыкларын Корбан бәйрәме белән котлады. Татарстанда Корбан гаете рәсми бәйрәм санала. Башкортстанда ул күптән түгел гамәлдән чыгарылды.
http://www.azatliq.org/content/article/24382699.html

Комментариев нет: