четверг, 11 апреля 2013 г.

"Белем.ру" порталы укытучыларга һәм татар мәгарифе белән кызыксынган кулланучыларга "Татар иле" татар социаль челтәрен тәкъдим итә.

"Татар иле" интернет-проекты (http://tatarile.org) - портал технологиясе элементларын кулланып төзелгән мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре. Проект беренче этапта үз эченә 12 эре проектны берләштерде. Шулай ук, проектны төзү барышында ВКонтакте социаль челтәре тулысынча татар теленә тәрҗемә ителде, смартфоннар һәм планшет компьютерлар өчен Android 2.3 һәм 4.0 версияләре татарчалаштырылды, бүгенге көндә Facebook социаль челтәрен инглиз теленнән татар теленә тәрҗемә итү бара.

"Татар иле"нең төп битендә - http://tatarile.org - Татарстан Рсепубликасы һәм татарлар турында статистик мәгълүматлар урнаштырылган, әлеге биттән проект кысаларында башкарылган башка бүлекләргә кереп китеп була.

1. Аралашу - http://tatarile.org/aralashu - "Татар иле"нең төп бүлеге, кулланучылар белән дуслашу, аралашу максатыннан оештырылды. Проектның аралашу өлешендә фикердәшләр табып аралашырга, төркемнәр төзергә, яңалыклар каналларын алып барырга була. Билгеле бер темага багышланган тема төзеп әлеге темага укучылар, студентлар, "Татар иле" кулланучылары белән фикер алышырга була. Хәзерге вакытта "Япония", "English & Tatar", "МИЛЛИ КИНО СӘНГАТЕ", "Мөгаллимнәр", "Татар шәхесләре" һ.б. төркемнәре (http://tatarile.org/aralashu/groups) аеруча актив кулланыла.

2. Каталог - http://tatarile.org/catalog - татар интернеты (Татнет) каталогы, үз эченә интернет челтәрендәге татар веб-ресурслары турында мәгълүматларны системалаштырып туплап бара. 

3. Энциклопедия - http://tatarile.org/maglumat - татар онлайн энциклопедиясе, татар энциклопедиясенә кертелгән мәкаләләрне үз эченә ала, ТР ФА Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре тарафыннан тупланып алып барыла. 

4. Китапханә - http://tatarile.org/kitap - онлайн китапханә, үз эченә татар телендәге һәм Татарстанда нәшер ителгән китап-журналларны ала, ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан туплапып алып барыла.

5. Даталар - http://tatarile.org/date - тарихи һәм истәлекле вакыйгаларны, татар шәхесләре белән бәйле даталарны туплап бара торган махсус бүлек, ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан туплапып алып барыла.

6. Конгресс - http://tatarile.org/congress - Бөтендөнья татар конгрессының яңа сайты, "Татар иле" проекты кысаларында эшләп килә, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре тарафыннан татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла.

7. Яңалыклар - http://tatarile.org/news - бөтен дөнья буенча сибелеп яшәгән татарлар турында яңалыклар сәхифәсе, хәзерге вакытта "Интертат" агентлыгы хезмәткәре тарафыннан татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла.

8. Сораштыру - http://tatarile.org/sorashu - сораштырулар сәхифәсе, тематикаларга бүленгән, татар халкының теге яисә бу сораулар белән бәйле фикерләрен белешү максатында төзелде, КФУ Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының Социология кафедрасы хезмәткәрләре тарарфыннан тупланып татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла.

9. Аудиогалерея - http://tatarile.org/audio - татар халык җырлары (җыр текстлары белән), татар җырчылары башкаруындагы җырлар, аудиокитаплар һ.б. төр аудиоязмалар тупланып алып барыла торган системалаштырылган сәхифә. 

10. Видеогалерея - http://tatarile.org/video - татар нәфис һәм документаль фильмнары, фәнни-популяр фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр һ.б. төр видеоязмалар тупланып алып барыла торган системалаштырылган сәхифә.

11. Фотогалерея - http://tatarile.org/photo - татар рәссамнары картиналары репродукцияләре, татарлар һәм Татарстан белән бәйле фотосурәтләр тупланып алып барыла торган системалашырылган сәхифә.  

12. Татар теле - http://tatarile.org/tatartele - онлайн режимда эшләячәк Европа стандартларына туры китереп ясалган татар теленә өйрәнү системасы, татар телен өйрәнү бушлай каралган, әлеге бүлек якын арада ачылачак.

Проектның мәгълүмати-ресурслы өлешен теркәлми генә дә кулланып була, Аралашу бүлеге һәм башка сәхифәләрдә фикерләр калдыру теркәлгән кулланучылар өчен генә ачык.

Проектның программ-техник өлешен нигездә "Белем.ру" ҖЧҖ башкарып чыкты, шуңа күрә дә "Белем.ру" коллективы исеменнән чын күңелдән "Татар иле" челтәре Сезнең көндәлек юлдашыгыз һәм дустыгыз булуын теләп калабыз. 

Иң изге теләкләр белән, Сезнең “Белем.ру” коллективы

Комментариев нет: