среда, 18 сентября 2013 г.

Милләтчеләр: «Китмибез!» – дип, ачлыкка утырды

Узган шимбә, ягъни 14 сентябрь көнне милли хәрәкәт вәкилләре шәһәр үзәгендә урнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасын (Карл Маркс, 41/13) яклап митингка чыкты һәм сәяси ачлык башлауларын игълан итте. Алар БТИҮ бинасының сату аукционыннан алынуын таләп итә. Бу аукцион инде 29 август көнне үк булырга тиеш иде, бер кат кичектерелде, хәзер аны 20 сентябрьдә үткәрүләре мөмкин. Ачлыкта әлегә «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, БТИҮ рәисе вазифасын башкаручы Фәрит Зәкиев, БТИҮ һәм Аксакаллар шурасы әгъзасы Рәүф Ибраһимов, Ринат Касыймов, шулай ук «Азатлык» берлеге әгъзалары Гомәр хәзрәт Батырша (Айрат Шакиров) белән Айрат Сабировлар утыра. Алга таба аларга теләктәшлек күрсәтүчеләрнең саны артырга да мөмкин. Ачлык тотудан тыш, «Азатлык» яшьләре интернет аша төрле шәхесләрнең бинаны яклап ясаган видеочыгышларын да тарата. Шул ук вакытта, бинада мәдәни чаралар үткәрүен дә дәвам итә. Мәсәлән, бүген, 17 сентябрь кичке сәгать 6да, бирегә «Фикер клубы» кичәсендә яшьләр белән аралашу өчен, оператор һәм режиссер Илшат Рәхимбай килергә, аның быел Казан мөселман кинофестивалендә тәкъдим ителгән «Гастарбайтер» фильмы күрсәтелергә тиеш. Ә 18 сентябрь көнне шунда һәм шул ук сәгатьтә «Киноклуб кичәсе»ндә «Хайтарма» фильмын карау оештырылыр, аннан 19 сентябрьдә «Караоке» клубы проектына кунакка автор-башкаручы Нияз Җәләлов килер дип көтелә. Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

Комментариев нет: