суббота, 21 сентября 2013 г.

Үзбәкстанда - “Татарстан көне”

22 сентябрьдә Үзбәкстан башкаласында “Татарстан көне”н билгеләп узарга җыеналар. Биредә гомер итүче милләттәшләребез бәйрәмчә рухта уза торган бу чараны ел саен оештыра. “Татарстан көне”н Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге үткәрә. Гадәттәгечә, бу эшне башкарып чыгуда Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчелеге, Татарстанның һәм Россотрудничество оешмасының Үзбәкстандагы вәкиллекләре ныклы ярдәм күрсәтәләр. Быел бәйрәм Үзбәкстан башкаласының “Туркестон” сараенда үтәчәк. Чараның тантаналы өлешенә әлеге илнең рәсми, фәнни, иҗтимагый, сәяси оешмаларыннан вәкилләр, дипломатлар киләчәк дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетыннан Үзбәкстандагы “Татарстан көне”нә рәис Ринат Закиров һәм башка хезмәткәрләр барачак. Бәйрәм концертында Казанның “Фәридә-Алсу” дуэты да чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессыннан Әлфия Миңнуллина. http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: