суббота, 24 ноября 2012 г.

Легендар батырларга лаеклы бүләкләр

“Ак Барс” Көрәш Сараенда татарның милли спорт төре – татарча көрәш буенча республика чемпионаты старт алды. Чемпионатта быел да көрәшчеләр һәм командалар узган елдан күбрәк.

Әйе, татарча көрәш буенча ярышлар халкыбыз арасында тагын да популярлаша бара. Әнә, быелгы Татарстан чемпионатына 50 командадан 447 көрәшче килгән. Ярышларны ачу тантанасында республиканың татар милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов белдергәнчә, көрәшчеләрнең саны артуы үзе үк халкыбызның сәламәтләнә баруын дәлилли.

Ләкин әле эшлисе гамәлләр дә җитәрлек. “Үзләренең тир исеннән үк һавасы бозылган залларда сынашкан ветеран көрәшчеләр сезгә сокланып, көнләшеп карый, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов бүгенге батырларга. - Чөнки алар мондый гаҗәеп матур, бөтен шартлары булган көрәш сарайларында бил алыша алмады. Кызганыч, әле шушы мәһабәт Көрәш Сараен тамашачылар белән тутыра алмыймыз. Нидер эшләргә кирәк булачак”.

Хәер, ярышларның беренче көнендә җыелган халык алдагы бәйгеләр белән чагыштырганда бу юлы шактый күбрәк иде. Җитәкчеләр, район башлыклары бигрәк тә. Әллә чыннан да бәйгене карарга килгән шунда, әллә Марат Готовичка күренү өчен генә – анысы нәмәгълүм. Әлбәттә, араларында көрәшне ихластан сөйгән, үз районы батырлары өчен янып-көеп җан аткан җитәкчеләр дә бар. Теләче һәм Биектау районнары башлыклары Илдус Зарипов белән Рөстәм Кәлимуллин әнә шундыйлардан.

Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасында милли спорт төребезне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрне билгеләп уздылар. Иң беренче булып бүләк алырга данлыклы пәһлеван, самбо һәм дзюдо буенча СССРның спорт остасы, дзюдо буенча СССРның Атказанган спорт остасы, СССР һәм Европа чемпионы, сумо буенча дөнья чемпионатлары призеры, шул ук вакытта татарча көрәш буенча күп кенә Сабан туйларының батыры легендар Хәбил Хаҗи улы Бикташев чыкты. Марат Әхмәтов татарны бөтен дөньяга таныткан батырга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Көрәш ярышларын уздыруда матди ярдәм итеп торган, күп кенә көрәшчеләрне эшкә урнаштырган, үзе дә көрәшче (Теләче районының Олы Мәтәскә авылының ундүрт тапкыр абсолют батыры) “Казаноргсинтез” оешмасы генераль директоры урынбасары Гайфетдин Шәйхиевка исә федерациянең “Алтын билге”се тапшырылды. Ә күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тагын бер легендар шәхес, атказанган спорт остасы, “Карахмәт” һәм “Копченый” кушаматларына ия булган Рәкыйп Хәмитовка федерациянең махсус бүләге бирелде.

Ярышның хәлитикеч алышлары шимбә көнне узачак. Әлбәттә, көчлеләр генә җиңәчәк. Иң үкенечлесе шунда ки, кайбер чемпион булырдай егетләр беренче әйләнештә үк очрашырга мәҗбүр. Рамил Хисмәтуллин белән Нәфис Миңнебаевның көрәше әнә шуны раслап тора (Миңнебаев бу юлы Рамилне җиңде). Руслан Нургалиев белән Азат Нурмөхәммәтов та беренче әйләнештә үк бил алышты, монысында уңыш Русланга елмайды. Ләкин бу – спорт. Ә спортта еш кына иң көчле командалар, көчле спортчылар бергә эләгә...

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: