четверг, 23 мая 2013 г.

"Нәселләр бер-берсен белеп яшәсен"

21 майда Татарстанның милли китапханәсендә Мәскәү өлкәсендә яшәүче Русиянең атказанган төзүчесе Гадел Беляевның татар халкының тарихи шәҗәрәсенә багышланган китабын тәкъдим итү чарасы узды. Март аенда бу китап Мәскәүдә тәкъдим ителгән иде.
Гадел Беляевның китабы
Гадел Беләяев әлеге “Татар халкының тарихи шәҗәрәсе” китабында 350ләп татар фамилиясен тикшергән, китапта 7000 меңләп кеше турында әйтелә. Автор аларның  кайберләренең бер-берсе белән туган булуын раслаган. Биредә Акчуриннар, Апанаевлар, Әмирхановлар, Үтәмешевләр (Чыңгыз Айтматов әнисе ягыннан Үтәмешевләр нәселеннән), Әюповлар, Гафуровлар, Аитовлар, Акбулатовлар, Хәлимовлар,  Нигъмәтуллиннар, Шәкүровлар һәм башка күп кенә фамилияләр шәҗәрәсе китерелә. 

Бу китабын Гадел Беляев зыялы татарлар тарихын барлау максатыннан гына түгел, ә “шул нәселләрнең бүгенге дәвамчылары бер-берсен табып, аралашып яшәсеннәр” дигән максат белән язган. Китапта авторның гомер буе җыйган мәгълүматлары, әлеге нәселләрнең бүгенгә кадәрле шәҗәрә схемалары тупланган. Нәселләрнең, шәхесләрнең тарихы язылган.

Милләтнең умыртка сөяге - шәхесләр

Март аенда бу китап Мәскәүдә тәкъдим ителгән иде. Казанда үткән тәкъдим итү чарасында язучы Разил Вәлиев бу китапның үзенчәлеге дә нәкъ шәхесләргә багышлануында дип ассызыклады: “Беренче чиратта бу китапны  тарихчы түгел, ә төзүче кеше язган. Тарихка катнашы булмаган кешенең шундый фундаменталь китап язуы - ул инде үзе бер вакыйга. Безнең тарихи китапларыбыз бик күп чыкты, алар барысы да безнең халыкның зурлыгын тагын бер кат раслый.

Гадел БеләяевГадел Беләяев
Әмма бу китапның үзенчәлеге шунда: бу китапта - шәхесләр. Теләсә кайсы милләтнең, илнең умыртка сөяген шәхесләр билгели. Әгәр дә мин Англия диям икән - Шекспир дим. Франция икән - Бальзакмы, башкасымы. Һәрбер илнең,  халыкның шундый шәхесләре бар. Ә инде дәүләте булмаган халыклар өчен шәхесләр бермә-бер кадерле. Чөнки дәүләте булмаган халыкны бары тик шәхесләр генә тотып тора.” 

Касыймлылар - каймакның да каймагы

Әлеге китапта язылганнар арасында касыйм татарлары күп. Галим Дамир Исхаков моның мөһим булуына басым ясады: “Бу китап берничә сәбәп буенча бик мөһим. Биредә әйтелеп киткән фамилияләр - ул бит татар элитасы. Ни өчен элита? Чөнки алар Касыйм ханлыгының үзәк районнарыннан. Мишәрләр үзләрен татарның каймагы дип атыйлар. Ә инде касыймлылар - ул каймакның да каймагы.

Дамир ИсхаковДамир Исхаков
Касыйм татарлары кызганычка каршы бик аз өйрәнелгән. Совет чорында берничә китап кына басылды. Алар рус дәүләтендә үзләренең бөтенлеген саклап кына калмаган, ә яңа мохиткә яраклаша да алган. Әлбәттә, начар яклары да бар. Китапны карасагыз, анда буыннар рәтендә рус фамилияләре барлыкка килүе ачык күренә, соңыннан татарлар юкка чыга. Бу процесс әле дә дәвам итә.

Китапта әйтелгән кешеләрнең күпчелеге, дөрестән дә, бер-берсенә туган. Моннан бер 15 ел элек Казан морзалары җәмгыяте төзелгәндә кызыклы хәл күзәтелгән иде. Зыялы татар нәселләренең 25ләп вәкиле җыелды, алар бер-берсе белән бик аралашмый иде. Шәҗәрәләрен чыгаргач, барысы да туган булып чыкты. Чөнки шәһәр элитасы күп булмаган, традицион Казанда нибары 28 мең татар гына яшәгән.”
 
Академик Индус Таһиров тарихи китапларны читтәге татарларның язуы зур әһәмияткә ия диде: “Чыннан да шундый китапларның барлыкка килүе – ул татар яшәешенә өлеш. Без исән генә түгел. Без яшибез, киләчәгебез бар дигән сүз ул. Әгәр дә халыкта тарихына кызыксыну бетсә – бу милләт бетә дигән сүз.

Менә күрәбез, соңгы вакытларда хәтта профессиональ тарихчы булмаган кешеләр искиткеч мәгънәле китаплар чыгарып торалар. Алар татарның тамырын тикшереп, аның борынгы ата-бабаларын билгеләп, кайдан, ничек, ни рәвешле яшәгәннәренә юл ачып, безгә – халыкка җиткерәләр. Аның иң кызыгы, әһәмиятлесе шундадыр: моны Казандагы, Татарстандагы тарихчылар гына түгел, ә дөньядагы башка татарлар язалар.”

Әлеге китап Казанга кадәр Мәскәү, Касыйм шәһәрләрендә тәкъдим ителгән. Киләчәктә ул тагын яңа фамилияләр белән тулыландырылып янәдән бастырылыр дип көтелә. резеда әхмәтвәлиева

Комментариев нет: