вторник, 1 октября 2013 г.

Мәчетләрдә Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

Татарстан мәчетләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек башланды. Корбан чалдырырга теләүчеләр корбанлык терлек сорап мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Татарстан диния Нәзарәте. Казан мөхтәсибәтендә белдерүләренә караганда, быел “Мәрҗани”, “Кабан арты”, “Ризван”, “Әҗем”, “Нурислам”, “Ярдәм”, “Сөләйман”, “Хузәйфа”, “Ислам” һәм башка мәчетләрдә корбанлыклар әзерлиләр. Казанда яңа ачылган “Ярдәм” мәчете корбан итеп эре мөгезле терлек чалырга теләүчеләрдән генә гаризалар кабул итә. Барлык мәчетләрдә дә корбан чалуларда санитар нормалар үтәлергә тиеш. Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме быел 15 октябрьгә туры килә. Казыйлар быел корбан чалу өчен нисабны көмеш бәясеннән хисаплаганда 12 мең сум күләмендә итеп исәпләргә тәкъдим иттеләр.

Комментариев нет: