воскресенье, 20 октября 2013 г.

НИК ТИЯСЕЗ «ИГО»ГА?

Мәскәү Кремленең гасырлардан гасырларга барган хыялы – бер телле, бер динле халык яшәгән ил белән идарә итү. Ләкин империядә бу мөмкин түгел – ил бит яулап алынган бик күп милләтләрдән тора. Шуңа да, колониаль хакимият әледән-әле үзенең максатына ирешү юлларын эзләп, тормышыбызны «кызыкландырып» ала. Моннан 450 еллар элек башланган көчләп чукындыруларга ук кереп тормыйм, анысын барыбыз да беләбез, ә менә соңгы елларныкын санап китәм. Башта паспортларыбыздан милләт графасын алып аттылар һәм барыбызны да «россияннар»га әверелдермәкче булдылар. Икенче этап итеп мәктәпләрдә «Правослау мәдәният» дәресләре кертеп балаларыбызның күңеленә вәсвәсә салырга теләделәр. Соңрак укыту программасыннан милли компонентларны алып ташлап, урыс булмаган милләтләрне ана теленнән, туган як тарихыннан мәхрүм итмәкче булдылар. Аллаһының рәхмәте, карагыруһларның бу мәкерле сәясәте әлегә кадәр барып чыкмый. Әле кайбер очракларда кире нәтиҗәләр дә бирә. Әйтик, паспортлардан милли графаны алып ташлау урысның үзе өчен дә куркыныч икән. Болай да артык милли-патриотик рухта тәрбияләнмәгән урыс яшьләре үзләрен космополит вә интернационалистлар буларак игълан итә башлаган. Шуңа да, урыс милли оешмалары графаны кире кайтару тәкъдиме белән чыга башладылар. Янәсе, урыс үзенең урыс икәнен һичьюгы паспортына карап белсен…http://beznen.ru/basma/2013-41/nik-tiyasez-igo-ga/

Комментариев нет: