воскресенье, 6 октября 2013 г.

Хәтер көне уңаеннан Татар халкына мөрәҗәгать

Кадерле милләттәшләр! Идел-Уралда һәм Себердә дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан, борынгы бабаларыбыз скиф һәм һуннарның Ана Ватаны булган Алтай һәм Саяннарда көн күргән, болгар-татарлар ат чаптырган Кавказ һәм Кырымнарда бүген дә яшәп ятучы бөек татар халкы! Синең ил-җирләрең кыйтгадан – кыйтгага, мәгъриптән – мәшрикъкәчә таралып яткан, дәүләтеңнең бөеклеге, ханнарыңның зирәклеге, халкыңның уңганлыгы, ир-атларның батырлыгы, хатын-кызларның әхлагы һәм матурлыгы алдында дөнья халыклары баш игән, сине белгәннәр, сине таныганнар, синең белән исәпләшкәннәр, и мәгърур татар халкы! Әмма синең дөньяны тетрәткән даныңнан, дөньяны тотарлык зиннәт-малыңнан, дөньяны яуларлык батыр җаныңнан көнләшүчеләр, сине күрә алмаучылар да булган. Моннан мең еллар элек синең бар көчең чиннәргә каршы көрәшеп узса һәм син борынгы татар җирләрен кытай кабиләсенә калдырып чигенергә мәҗбүр булсаң, биш гасыр элек син инде Идел-Уралыңны һәм Себерне басып алучылардан саклап канлы сугышларга керергә мәҗбүр булдың. Бу тиңсез, аяусыз, гаделсез көрәштә син җиңелдең, бер-бер артлы бәйсез дәүләтләреңне, бәһасез җирләреңне югалттың, хансыз һәм малсыз калдың, даның таланды, илең таралды, син үзеңне басып алучыларның колы булырга дучар ителдең, и бәхетсез татар халкы! 1552 елның октябрендә Казанның урыслар тарафыннан басып алынуы бөтен Идел-Уралга һәм Себергә, Кырым һәм Кавказларга, төрки далаларга, борынгы татар җирләренә канлы капкаларны ачты, Казанны югалту белән син бөтен ил-җирләреңне, азатлыгыңны, горур тарихыңны, милләт булып яшәргә хокук-хаккыңны югалттың. 461 ел буе син көчләп чукындыруларга, көчләп урыслаштыруга, ачлык, сугышлар белән физик яктан кырылуга дучар ителдең, кеше түзә алмаслык бу геноцид шартларында син я – бетәргә, я - урыска әйләнергә тиеш идең, и газиз татар халкы! Әмма син бетмәдең, чөнки син Туфан суларыннан да исән калган Нух пәйгамбәр токымыннан идең, синең тамырларыңда каһарман Атилла, җиһангир Чыңгыз хан, милләт сөеклесе Сөембикә, батыр болгар-татар яугирләре каны ага иде, сине Аллаһның рәхмәте, изгеләрнең догасы, меңәр еллык нәфис мәдәниятең, мәңгелектән бирелгән моңлы телең, гүзәл әхлагың, искиткеч тырышлыгың саклап калды. 461 ел буе коллык шартларында яшәп тә, син динеңне, телеңне, тарихыңны, кешелегеңне саклап, бу көнгә хәтле исән-имин килеп җитә алдың, и, бөек татар халкы! Әйе, син язмыш сынавын уздың, әмма әле тулы бәхетеңә ирешмәдең, чөнки син үзеңне милләт буларак якларлык һәм сакларлык хәлдә түгел әле, татар халкы, чөнки синең үз дәүләтең юк, син кайда да башка милләтләр язган кануннар буенча, аларның тәртибенә буйсынып яшәргә мәҗбүр, хокукый яктан син әле һаман кол хәлендә. Моннан 461 ел элек сине басып алган урыс дәүләте бүген сине милләт буларак юкка чыгару максаты куя – мәктәпләрдә бары тик урыс телендә генә укыту, 309-нчы федераль закон нигезендә милли телләрдә укытуны тыю, имтиханнарны бары тик урыс телендә генә алу, мөселман балаларына мәҗбүри рәвештә христиан дине нигезләрен укыта башлау – бу яңача чукындыру, урыслаштыру һәм милләтләрне юк итү булып тора. Шушы яңа геноцид шартларында син үзеңне, нәселеңне, милләтеңне, телеңне һәм динеңне, киләчәгеңне сакларга өйрәнергә тиеш, татар халкы! Иң беренче син дәүләтле булырга омтылырга тиеш, чөнки башка милләт кул астында яшәгән халык иртәме-соңмы барыбер юкка чыга, татар халкы да бары тик үз дәүләте булганда гына иркен сулыш алачак һәм үзенчә яши башлаячак. Икенчедән, син үзеңнең динеңне һәм телеңне башкаларга бирмәскә, башкаларныкы белән алмаштырмаска тиеш, чөнки шушы ике төшенчәдә безнең рухыбыз, холкыбыз, яшәү рәвешебез чагыла, аларга тарихыбыз һәм киләчәгебез нигезләнгән. Бүген кайбер татар ата-аналарының балаларын җиңел генә урыс мәктәпләренә илтеп бирүләре, татар теле юкка чыгу белән җиңел генә килешүләре, мәхәббәт хакына катнаш гаиләләр үрчетүләре, үзләрен басып алучылардан нәсеел калдырулары – бу дин, ил, милләт өчен батырларча көрәшеп шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухын рәнҗетү, хурлау булып тора. Мәктәпләрдән – телне, гаиләдән - динне, халыктан – милли рухны куып чыгару милләтне юк итәчәк, шуны онытма, татар халкы! Өченчедән, син үз-үзеңне, хокукларыңны, татар халкы өчен көрәшеп йөргән милләттәшләреңне якларга өйрәнергә тиешсең. Бүгенге көндә йөзләгән мөселман-татар бер гаепсезгә Россия һәм Татарстан төрмәләрендә утыра, милләт өчен көрәшкән дистәләгән татарга җинаять эшләре кузгатылды, аларның хокуклары чикләнде, мал-мөлкәтләре тартып алынды. Россия империясе, аның урыннардагы палач-ялчылары бүген мөселманнарга, татар милләтчеләренә, милли хәрәкәткә каршы чын мәгънәсендә сугыш ачты, чөнки бүген татар халкының хокукларын яклап бары алар гына көрәшә, шуңа күрә Мәскәү аларны юлдан алып ташлау максатын куйды. Заманында Сөембикә-ханбикәләрне, мулла Батыршаларны дошманга үз кулың белән тотып биргән кебек, бүгенге татар көрәшчеләрен дә империя тырнагына бирмә, үз балаларыңны яклый да бел, татар халкы! Шуны беркайчан онытма – бу империянең төп максаты – Россиядә бары тик бер милләт, бер дин, бер тел генә калдыру, ул – урыс теле, урыс дине, урыс милләте булачак, анда башка милләтләргә, шул исәптән, татар халкына да урын каралмаган. Әгәр син шушының белән ризалашасың икән, бу татар халкының бетүе булачак, әгәр син моңа каршы икән, үз бәйсез дәүләтең өчен, телең һәм динең өчен көрәшергә өйрән, и данлы татар халкы! Һәм син җиңәчәксең, чөнки хаклык безнең якта, Аллаһ безнең белән, киләчәк безнең өчен булачак, и шанлы татар халкы! Фәүзия Бәйрәмова, Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

Комментариев нет: