пятница, 24 октября 2014 г.

Опрос: как татары относятся к своей отчизне и родному языку. Татарлар - яшәсен Ватаныбыз Татарстан, сөекле туган телебез!


Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, 
горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. 
Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, 
Татарстан җирендә яшим. 
Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә
Туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт
белән үрелеп килә. Шуңа күрә да туган телне 
ярату ватанга тугрылыкка, ата – анага яратуга,
хөрмәт итүгә тиң. Туган үскән илнең якынлыгын,
Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел 
ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене
үстерә, аңа Ватанныбызның тарихын белергә, Ислам 

динен, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә. 
Һәр кеше үз туган телен сөяргә, яратырга
тиеш. Әгәр кеше туган телен сөймәсә ул туганнарын 
да яратмас. 
Туган тел! Һәркем өчен газиз. Чөнки тел –
тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер
кибет кебек, анда һәркем үзенә ни дә булса таба.
Тел кешегә бер – берсен аңларга, бер – берсең теләк, 
максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул –
Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән янәшә 
бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!
Балалар, өлкәннәр, миләттәшләр! Туган телне 
яратыгыз, хөрмәт итегез! 

Вы, любите нашу Родину и родной язык? 
Сез, туган Илебезне, туган телебезне яратасызмы?
https://vk.com/kashapovrafis?w=wall13302623_15648%2Fall

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе - Рәфис Кашапов.

Комментариев нет: