суббота, 25 октября 2014 г.

Татар активистлары президент атамасын якларга чакыра

24 октябрь ТИҮ һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Татарстан президенты атамасын яклап Бауман урамында пикетка чыкты. Алар үзләре белән алып килгән шигарләр аша Татарстанда президент атамасын саклап калырга чакырды.

Пикетка чыгучылар кулларына "Депутатлар, таләп итәбез: Конституцияне үзгәртмәскә, "президент" атамасын саклап калырга!", "Фәрит Мөхәммәтшин! Депутатлар! "Президент" атамасын яклый алмыйсыз икән – китегез!", "Дәүләт шурасына хурлык! Дүрт ел президентны яклый алмады!" дигән һәм башка шигарләр тотып торды.
Пикетта катнашкан ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев мондый пикетлар уздырып барыбер нинди дә булса нәтиҗә булачак дип әйтте.
"Татарстан парламенты федераль канун кушканча 2015 елның 1 гыйнварына хәтле Татарстан Конституциясен үзгәртеп, аннан Татарстан президенты атамасын алып ташларга тиеш. Без исә Татарстан парламентыннан республика Конституциясен үзгәртмичә, Татарстан президенты атамасын саклап калуны таләп итәбез. Бу таләпләргә нигез дә бар. Чөнки, Татарстан Конституциясен үзгәртүне таләп иткән федераль канун ул үзе үк Русия Конституциясенә каршы килә. Һәм шуның нигезендә безнең Дәүләт шурасы безнең Конституцияне үзгәртмәскә тиеш.
Путинның Татарстан президенты атамасына кагылышлы ачыклавын дөрес дип табам. Әмма бу ачыклау соңга калды. Безнең Татарстан парламенты депутатлары 2015 елга кадәр үзләренең сәяси ихтыярын күрсәтергә тиеш ниһаять һәм президент атамаын саклау буенча адымнар ясарга тиеш" дип әйтте Фәрит Зәкиев Азатлык сорауларын җаваплап.
"Азатлык" татар яшьләре берлеген вәкиллек итеп пикетка чыккан Айрат Шакиров, Татарстан президенты атамасын юкка чыгару эшчәнлеге баруын, әмма моны булдырмый калу өчен Татарстан парламенты депутатлары кирәкле гамәлләрне башкарырга  тиеш, дип белдерде.
"Татарстан парламенты депутатларын халык сайлады. Шуңа күрә без алардан таләп тә итә алабыз. Татарстан ул бөтен Татарстан халкының, дөньядагы татарларның йорты. Һәм аның үз дәүләте һәм хуҗасы булырга тиеш. Татарстан президенты безнең президент һәм ул безнең гарант. Таләбебез – Татарстан Конституциясен үзгәртмәү һәм безнең миллтебезнең йортын җимермәү, милләтебезнең хуҗасын юкка чыгармау", дип белдерде Айрат Шакиров. http://www.azatliq.org/content/article/26654669.html

Комментариев нет: