вторник, 8 сентября 2009 г.

Чаллы ТИҮе язмалары хөкем ителде



Быелның май аенда Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов интернет аша 6 язма таратканы өчен ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Хәзер чират язмаларга җитте. Чаллы прокуроры Евграфов язмаларны экстремистик материал дип тануны сорап мәхкәмәгә бирде.
Быелның май аенда Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов интернет аша 6 язма таратканы өчен ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Хәзер чират язмаларга җитте. Чаллы прокуроры Евграфов язмаларны экстремистик материал дип тануны сорап мәхкәмәгә бирде.
Беренче карашка кызыклы гына вәзгыять барлыкка килә. Башта Кашаповны хөкем итәләр, ярты ел узгач аны хөкем итүгә китергән язмаларны хөкем каршына куялар. Бик үзенчәлекле мантыйк. Чаллы прокурорының хөкемгә биргән язмаларга дәгъвасы нинди? Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов “Азатлык”ка аңлатма бирде. 
“Прокурор түбәндәге 6 язманы экстремистик дип тануны сорый: “Христианлаштыруга – юк”, “Петр I-нең яшерен васыяте”, “Русиянең махсус юлы”, “Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан улына мөрәҗәгать”, “Русиядә дәүләт террорының яңа чоры”, “Карачай-балкар халыкларын депортацияләүнең 64 еллыгы уңаеннан”. 
Бу язмаларны экстремистик материал дип атауга без кискен каршы. Кашапов өстеннән мәхкәмә булды инде. Аның барышында 6 язмага экспертиза ясалды. Прокурор шушы экспертизага таянып мәсьәләне хәл итәргә тели. Ләкин бу юнәлеш канунсыз. Аны хәл итү өчен язмаларга яңа экспертиза кирәк. Без шуны таләп итәбез. Прокурор гаризасын кире кагабыз, язмаларда экстремистик өндәмәләр юк”, диде Җәләлетдинов.
Мәхкәмәдә катнашкан, БТИҮнең элекке рәисе Юныс Камалетдинов: “Бу язмаларның эчтәлеге үк әйтеп тора, анда экстремизм бармы-юкмы. Язмаларда гасырлардан килгән мәсьәләләр чагыла. Аны хәзер мәхкәмәгә өстерәп чыгардылар. Ни өчен? Бу - куркыту, милли хәрәкәткә басым ясау өчен эшләнә. Прокуратура һәм махсус хезмәтләр шундый алым куллана”, дигән фикердә. 
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов: “Барлык 6 язма да ТИҮ идарәсендә каралды. Аннан Марат Мөлеков исемендәге БТИҮгә җибәрдек. Казанда президиум әгъзалары безнең эштән гаеп тапмады. Петр I-нең васыяте турындагы язманы озак еллар мәктәпләрдә укыттылар. Шуннан чыгып, бу материалда да, башкаларында да җинаять юк”, диде.
4 сентябрь, кичке якта булган мәхкәмә алда әйтелгән язмаларны экстремистик материал дип таныды. Бу язмаларны хәзер кайда да булса тарату тыелган. Мәхкәмәдә катнашкан, Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәтэшне Русиянең Конституция мәхкәмәсенә бирәчәген белдерде. Мәхкәмә барышында Юныс Камалетдинов “Русиянең бүгенге сәясәтендә Петр I васыяте чагыла”, диде.

гафиулла газиз

Комментариев нет: