Яр Чаллы шәһәр хакиме
И.Ш. Халиковка.
Хөрмәтле Илдар Шәфкать улы!
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ яки ТИҮ) Яр Чаллы бүлеге 2009 елның 9 ноябрендәге атналык җыелышын (шәһәр халык җыенын) туган тел темасына багышлап үткәрде. Чөнки безгә бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар шәһәр халкыннан даими рәвештә килеп тора. Шулар арасында түбәндәгеләр еш очрый.
Нигә шәһәр хакимиятенең туган телгә игътибары бөтенләй күренми? Шәһәрдәге татар мәктәпләре һәм аерым сыйныфлары туган телдән ел саен ныграк читләшәләр. Шәһәр урамнарындагы рекламада татар теле бөтенләй диярлек юкка чыкты. Шәһәр пассажир транспортында татарча белдерүләр бөтенләй ишетелми! Кибетләрдәге әйбер исемнәре ике дәүләт теләндә язылмый. Быелгы чәчәк бәйрәме Татарстанның суверенлыгы бәйрәменә багышланган булса да, урыс телендә һәм урыс рухында узды. Традициядәге татар экспонатлары юк дәрәҗәсендә иде. Яңа төзелгән никахлашу сараена бары тик урысча гына “Дворец бракосочетаний» дип язылган иде. Әйтерсең лә, ул урыслар өчен генә төзелгән. Шәһәрнең баш ахитекторы татарларны санга сукмый, күрәсең. Кибетләрдә, шәһәр транспортында урыс милләтеннән булган кешеләр татарларга еш кына “Нигә татарча сөйләшәсез, сез Россиядә яшисез бит” дип бәйләнәләр. Бу күренеш көчәйгәннән – көчәя бара. Тел тидерү белән генә чикләнмичә, кул тидерүгә дә барып җитәргә бик мөмкин. Моңа каршы ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк. Хастаханәдә, дарухәнәләрдә һәм кибетләрдә “Говори по-русски!»дип тупас рәвештә әйтүләр торган саен күбрәк очрый башлады..
Мондый законны бозу фактлары белән һич тә килешеп булмый. Россия һәм Татарстан Конституцияләре буенча, “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында Татарстан законы” һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Программасы” нигезендә бу фактлар гамәлдәге шушы законнарны тупас рәвештә бозу булып тора. Әлбәттә, бу законсызлыкка чик куелырга тиеш. Билгеле булганча, законнарның үтәлешен күзәтүче һәм тәэмин итүче орган булып прокуратура хезмәт итә. Гади кешеләрнең күбесе законнарны белми. Бу вәзгыятьтә прокуратура тел мәсьәләсенә кагылышлы законнарны пропагандалау өстендә эшлэргэ тиеш. Югыйсә, шәһәребездә милләтара ызгышлар барлыкка килергә мөмкин. Бу факторны игътибарсыз калдыру җигаятькә тиң.
Татарстан Конституциясенең 8 – нче матдәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында татар һәм урыс телләре бертигез хокуклы дәүләт телләре булып торалар”. Россия Конституциясенең 26 – нчы, Татарстан Конституциясенең 34 – нче матдәсендә берүк сүзләр язылган (п.2):
«Каждый имеет право на пользование родным языком, на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества». Шушы закон нигезендә татарлар һәркайда, шул исәптән урыслар белән янәшәдә − транспортта, кибеттә, хастаханәдә һ. б. урыннарда, үз телләрендә сөйләшергә хокуклы. Бернинди урыс та моңа каршы чыгарга, ризасызлык белдерергә хокуклы түгел. Менә шушы турыда урыс милләтеннән булган шәһәр прокуроры үз милләттәшләренә карата шәһәр телевидениесеннән, радиодан чыгышлар ясап, газеталарда мәкаләләр бастырса, аларның нәтиҗәсе уңай һәм файдалы булыр иде.
2007 елда “Шәһри Чаллы” газетасында туган телгә багышлап бер-бер артлы күп мәкаләләр бастырылды. Шәһәрнең күренекле шәхесләре – генераль директорлар, шәһәр суды рәисе һ.б. үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерделәр. Ләкин шәһәр хакимияте моңа игътибар бирмәде, бернинди нәтиҗә ясамады, карар чыгармады.
Безнең туган телебез, татар теле − сокланырлык камил тел. Моны искәртеп китмичә мөмкин түгел. Төрки телләр арасында ул күренекле урын тота. Шуңа күрә дә әйтелә: “Татарга толмач кирәкми”. Тагын менә нинди мәгълүмат билгеле: Берләшкән Милләтләр Оешмасы исәбе буенча, дөньядагы барлык телләр арасында татар теле дәрәҗәсе ягыннан 14-нче урында тора. Ә дөньда 6000-нән артык тел бар! Безнең телебез – бай тел. Аның авазлары күп. Мәсәлән, Украина телендә “ф” авазы юк. Алар “кофе” дип әйтә алмыйлар, “кохве” дип сөйлиләр. “Федор” аларда “Хведор”.Башкорт һәм Себер татарлары телендә “җ” авазы юк. Башкортлар Җәүһәрия исемен Явәһирә дип кулланалар, Себер татарлары Җамалыйны Чамалый дип әйтәләр. “Великий һәм могучий” урыс телендә ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары юк. Бу авазлар катнашкан безнең сүзләрне алар әйтә алмыйлар. Күп кенә чит-ил сүзләрен әйтергә аларның телләре әйләнми. Кржижановский, Дзержинский, фахверк (архитектурада кулланыла торган термин) урысларда Крыжановский, Держинский, фаферк булып үзгәрә.
Без үзебезнең бай һәм камил туган телебез белән горурланырга хаклы. Тик без моны аңлап җиткермибез. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез һәм тел галимнәре дә моңа игътибар итмиләр әле. Мондый телне югалту – зур җинаять булыр иде.
Милләтебез һәм хөкүмәтебез алдында туган телне чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора.
Тел турындагы гамәлдәге законнарның үтәлешен тәэмин итү, туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында Сезгә түбәндәге тәкъдимнәрне юллыйбыз:
1. Шәһәр мәгариф идарәсе һәм депутатларның мәгариф комиссиясе аша гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм аерым сыйныфларда татар телен һәм татар телендә фәннәр укытуны даими рәвештә контрольдә тотарга, укытуның күләмен һәм сыйфатын киметүгә юл куймаска.
2. Балалар бакчаларында татар төркемнәренә игътибарны көчәйтергә, тәрбияне, аерым чараларны саф татар телендә алып барырга.
3. Шәһәр урамнарындагы рекламанынң һәрберсен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне шәһәр депутатларының мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
4. Шәһәр пассажир транспортында (трамвайларда, автобусларда) тукталыш исемнәрен башта татарча, аннан соң русча игълан итәргә.Бу мәсьәләне контрольдә тоту өчен ТИҮ вәкилләреннән комиссия төзергә. Комиссия әгъзаларына транспортта йөрү өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирергә. Моның өчен бюджетта аерым статья булдырырга.
5. Кибетләрдә әйбер исемнәрен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
6. Тел турындагы законнарны киң халык массаларына аңлату өчен шәһәр прокурорының телевидениедән һәм радиодан чыгышларын оештырырга, газеталарда мәкаләләрен бастырырга.
7. Шәһәр прокурорыннан тел турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотуны, бу законнарны бозучыларга карата чара күрүне таләп итәргә. Контрольне хокук саклау комиссиясенә йөкләргә.
8. Ел саен уздырыла торган шәһәр Сабан туен һәм чәчәк бәйрәмен татар телендә һәм милли рухта үткәрергә. Контрольне мәдәният комиссиясенә йөкләргә.
9. Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында шәһәр телевидениесендә туган телгә багышланган аерым программа булдырырга.
Әлбәттә, бу тәкъдимнәр Яр Чаллы хакимиятенә генә түгел, гомумән бөтен Татарстанга кагыла.
Бу мөрәҗәгать Яр Чаллы шәһәренең халык җыенында 2009 елның 9 ноябрендә бер тавыштан кабул ителде.
Җыен рәисе
ТИҮнең Яр Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашапов
Җыен сәркәтибе Мәрзия Шакирова
Комментариев нет:
Отправить комментарий