суббота, 28 апреля 2012 г.

Чаллыда Тукай һәйкәле янында беренче шигырь бәйрәме үтте

Балалар Тукай шигырен укый
Узган елның көзендә Чаллыда урнаштырылган Тукай һәйкәленә тәнкыйть сүзләре күп әйтелде. Менә быел шушы һәйкәл кырында беренче тапкыр уздырылган шигырь бәйрәмендә таш сындагы Тукайда елмаю чалымнарын шәйләүчеләр дә булды.

Тукай һәйкәле янына беренче булып балалар бакчаларыннан йөзләгән сабыйны алып килделәр. Алар тантана күрке булып, Тукай шигырьләрен укыдылар, сәхнә әсәрләрен күрсәттеләр. Бакча балаларын мәктәп укучылары алыштырды. Укучылардан соң Тукай мәйданына Чаллы студентлары чыга. Кичкә таба “Энергетик” мәдәният сарае  һәм Чаллы татар драма театры артистлары Тукай белән бәйле сәнгать әсәрләрен тәкъдим итте. Иртәнге сәгать 10нардан  кичке 8 ләргә кадәр биредә менә шундый чаралар барды, һәйкәл каршына салынган чәчәкләр саны да бихисап иде.

“Татар теленең киләчәге хакында бәхәсләр даими бара. Бүгенге чаралар бу сорауга бер җавап булып тора. Балалар Тукай шигырьләрен генә укымады, үзләре язганнарны да сөйләде. Чын шигырь бәйрәме бу. Болар барысы да татар халкының бөеклеген, талантын күрсәтеп тора.
Язучылар чыгыш ясый
​​

​​Тукай көне бездә элек тә уздырылып килде. Ләкин кайда туры килде шунда узды. Ул чараларга моның кадәр халыкны җәлеп итү мөмкин түгел иде. Хәзер менә урыныбыз бар, һәйкәлебез бар, мондый чаралар ел саен кабатланыр, болар барысы да халкыбызга милли рух өстәр”, дип уйлыйм, диде Чаллы хакиме урынбасары Рамил Хәлимов.

Укучылар каршында Чаллы язучылары, шагыйрьләре  Вахит Имамов, Факил Сафин, Рәзинә Мөхияр, Рәшит Бәшәр һәм башкалар үз сүзләрен әйтте.

Шушы чара барышында шагыйрь Мирһади Разов һәйкәл булып баскан Тукай иреннәрендә елмаю чалымнарын төсмерләгән. “Карагыз әле, Тукай елмая бит”, дип әйтеп куйды ул янындагы берничә әңгәмәдәшенә. Күпләр, бу сүзне ишетеп, Тукай һәйкәленә игътибар беләнрәк күз салдылар һәм сын булып басып торган шагыйрь йөзендә елмаю чаткылары булу белән килештеләр.
Факил Сафин (с) һәм Булат Сәлахов
​​
 
“Балалар бакчаларында әле милли рух булу шатландыра. Ләкин шушы балаларның чыгышларын турыдан-туры эфирда яңгыратсалар, телевидениедән күрсәтсәләр тагын да соклангыч булыр иде. Йөри алмаган инвалидлар, пенсионерлар бар, татар балаларының шундый чыгышларын күрү, тыңлау аларга  бер рәхәтлек китерер иде, алар да Тукай рухын алыр иде. “Күңел” радиосын машиналарда да тыңлыйлар. Почмакта гына бәйрәм итеп, шундук аны башкаларга җиткермәү-бәйрәмнең бер китек җиредер. Бәйрәмгә чакырулар, афишалар да булмады диярлек. Киләчәктә моңа игътибар итәрләр. Кем Тукайны, аның иҗатын сөя, менә шундыйлар килде бүген мәйданга”, ди Мирһади Разов.

“Чаллыда Тукайга һәйкәл булмау күңелне рәнҗетә иде. Тукай – үзенә-үзе һәйкәл ул. Ләкин менә монысы да бик матур чыккан. Якташым Тукайны шулай зурлауны күрү минем өчен бәхет. Мин гомер буе шагыйрь өчен горурланып яшәдем. 100 ел элек язылган шигырьләре дә бүген язган кебек яңгырый һәм яңгырар”, дип ышана Арча якларында туып үскән, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов.
 
Кичке сәгать 6 ларда Тукай бәйрәменә килүчеләрне Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгатьчелек вәкилләре котлады. Тантананы тәмам итеп, Габидулла Хөрмәтуллинга кушылып, халык “Туган тел” җырын башкарды.

Комментариев нет: