среда, 19 декабря 2012 г.

Себер татарларына кул селтәү дөрес түгел

Төмән өлкәсендәге Кыскыркүл авылы
илләт сакланса да, бары тик Идел-Уралда гына сакланачак" дип әйтү өчен нигез бар-барын. Себердә эшләр алга таба да шулай барса, туган телнең юкка чыгуына күп калмый. Һәркемгә билгеле ки, тел бетсә, милләт тә юкка чыга, татарның тик кайбер этник үзенчәлекләре генә сакланып калачак. Татарстан, Дөнья татар конгрессы шулай уйларга тиеш түгел, чөнки монда да бит татарлар яши, халык санын алганда татар булып языла, Русиядә милләттәшләребезнең санын арттыра.

Себер дә татар дөньясына милләтпәрвәрләр бирә, милләт данын күтәрә. Үзгәртеп кору чоры башланганда Казанда татар милли үсешенең үзәгендә торган, гомерен шуңа корбан иткән, Төмән өлкәсенең Ялутор районыннан чыккан  Марат Мөлековны ник оныттыгыз, Идел-Урал татарлары? Төмән җиреннән Казанга китеп, татар фольклор фәненә нигез салган Хәмит Ярми, танылган тел галимнәре – Фатыйх Урманче,  Диләрә Тумашева,  Флора Әхмәтова-Урманче, укытучы һәм язучы, Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев, шагыйрь Булат Сөләйманов, Икенче дөнья сугышы каһарманнары, атеизм чорында ислам динен саклап калган аксакаллар һәм башка бик күп шәхесләр татар халкына хезмәт итмәделәрмени?

Себердә яшәүче татарлар да татар булып калсын өчен Татарстаннан, Дөнья татар конгрессыннан зур ярдәм кирәк. Монда татар җәмгыятендәге вазгыять Башкортстандагы кебек үк катлаулы, чөнки себер татарлары теленең әдәби телен формалаштыру өчен бик үк дөрес булмаган юлдан барган көрәш мәктәпләрдә укытылган, себер татарларының рухи-мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булып торган татар әдәби теленең дәрәҗәсен төшерде, шуның аркасында мәктәпләрдә татар телен укытуны ата-аналар ихтыярына калдыру күптән башланды. Әдәби телне укытып балаларның башларын катырмасыннар дип, үз мәктәпләрен яптырып, балаларын башка авылдагы урыс мәктәпләренә йөртеп укыта торган татар авыллары барлыкка килде хәзер. Шул ук вакытта себер татарларының язма әдәби теле дә формалаша алмады. Нәтиҗәдә, бәйрәмнәр күпләп үткәрелүгә карамастан, Төмән җирендә яшәүче татарлар арасында туган телгә битарафлыкның җәелүе, урыслашу процессы тизләшкәннән-тизләшә бара. Бу процессны туктату өчен Татарстан президенты аппаратына, мәгариф, мәдәният министрлыкларына, Дөнья татар конгрессына Себердә яшәүче татарлар белән хезмәттәшлектә милли үсешне тоткарлаган менә шушы сәбәпләрне истә тотып эш алып барырга, бу төбәккә карата үзгә караш булдырырга кирәк. Әмма, ни кызганыч, Дөнья татар конгрессының V корылтаенда Себер татарлары проблемнары телгә дә алынмады, күтәрелмәде, чөнки корылтайга делегатлар булып барган төмәнлеләрне бу мәсьәлә борчымады, уйландырмады бугай.

Русия дәүләт думасы комиссиясенең 7 декабрьдә мәгариф кануны өлгесенә төзәтмәләр кертүгә багышланып үткәрелгән  утырышында да Татарстаннан читтәге төбәкләрдә туган телне укытуга карата сүз булмагандай тоелды. Шуның өстенә, монда татарларны бу җирнең хуҗалары – себер татарларына һәм "килмешәк" казан татарларына астан гына бүлеп, аларны капма-каршы куеп эш итү хәрәкәте дәвам итә. Себердә татарларның бердәмлеген сакларга тырышкан, сакланып калуның төп бер шарты – әдәби тел белән беррәттән себер татарлары сөйләм телен бергә уратып саклап үстерергә теләгән көчләр дә бар, мәркәзебез Казан аларны да күрсен, аларга да таянсын иде. Әгәр дә Казан тарафыннан бу вазгыятьне күрмәмешкә сабышу алга таба да дәвам итсә, татарның милләт булып  Идел-Уралда сакланып калуы да шикле, чөнки Идел-Урал татарлары барлык төбәкләрдә яшәүче татарлар белән бердәм булганда гына көчле булыр һәм сакланып кала алыр. Идел-Уралдан башка төбәкләрдә яшәүче татарларга кул селтәү һич тә дөрес түгел, татар файдасына түгел. Ник дип җыелган идек соң без алайса  бу корылтайга – Дөнья татарлары корылтаена?

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Комментариев нет: