пятница, 28 декабря 2012 г.

Фәүзия Бәйрәмова. Соңгы корылтай...


Татар конгрессы корылтаеннан соң туган уйланулар...
Шулай дип яздым да, туктап калдым... Әйе, мин Бөтендөнья татар конгрессының соңгы, 5нче корылтае турында үз фикеремне әйтергә булган идем, әмма күңелдән "Бу корылтай соңгысы булыр ахыры..." дигән уйлар да китми. Бу фикер миңа 7 декабрь көнне, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, корылтайның пленар утырышында ук килгән иде... Чәчәкләргә төренгән бу купшы зал, чәчәкләрдән дә матур итеп киенгән-ясанган татарлар, дөньяның бөтен кыйтгаларыннан да бирегә җыелган йөзләгән делегат һәм кунаклар, милләтнең иң зур түрәләре һәм иң бай татарлары, иң билгеле затлары, алар тирәсендә бөтерелгән журналистлар, ялт-йолт итеп торган фото-камералар – алар гайре табигый параллель дөньяны хәтерләтәләр иде...
Алар инде бу дөньяда барысына да ирешкән, борчу-хәсрәтләре калмаган, тормышлары ал да гөл булган бик бәхетле кешеләрне хәтерләтәләр иде...
Әмма мин бу затлы театр ишегенең теге ягында, кар-буранлы шәһәр һәм авылларда бөтенләй башка тормыш кайнаганын да яхшы белә идем...Соңгы елларда Татарстан буенча йөзләгән, Россия буенча меңләгән татар мәктәбенең ябылуын, дистәләгән мөселман-татар ир-атларының, бер гаепсезгә төрмәләрдә газап чигүен, меңләгән эшсез, акчасыз, йортсыз-җирсез милләттәшләрем барлыган, Мәскәүнең Татарстан республикасын, татар милләтен, ислам динен бетерергә яңа планнар коруын да мин яхшы белә идем... Шуңа күрә мин залдагылар белән бергә куана алмадым, шулай ук алардан бу бәхетсез милләтне яклап сүз әйтүләрен дә көтмәдем, чөнки алар икесе ике дөнья иде... Бу купшы зал, түрдә чәчәкләргә күмелеп утырган татар түрәләре миңа бергамьсез "Титаник" карабын хәтерләтте, әмма алар үзләре моны аңламыйлар иде... Милләт су төбенә китеп ятканда, упкын аларны да йотачагын алар белми иде...
Күз алдыма узган гасыр башындагы Милләт Мәҗлесе килде, татарның соңгы өмете...
1917 елның декабрендә Милләт Мәҗлесенең 77 депутаты Милли Идарә сайлап куя, әмма 1918 елның башында большевиклар аларны куып тарата, милли элитаның бер өлешен утызынчы елларда аталар, бер өлеше чит илләргә качып өлгерә... Татар конгрессының башкарма комитетына да бу юлы 77 әгъза сайланды, нәкъ моннан 95 ел элек Милләт Мәҗлесенә сайланган кебек... Анда керү өчен көрәш барды, бу үзенә күрә бер элитный татар клубын хәтерләтте, әмма алда үзләрен ни көтәсен чамаласалар, бу кешеләр конгресс ягына борылып та карамаслар иде... Анда милләт өчен үләргә дә әзер кешеләр генә керергә тиеш иде, әмма аларның күпчелеге бу исемлеккә түгел, корылтай залына да үтеп керә алмадылар...
"Соңгы корылтай" дип язып куйдым да, тагы уйга калдым...
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә татар конгрессы турында бик сәер сүзләр әйтте. Ул конгрессны милли-мәдәни мөхтәриятләр белән якынаерга чакырды һәм :"Алга таба аларның кайсы мөһимрәк булыр әле, моны да уйларга кирәк", диде. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Бу Россия хакимияте милли республикаларны бетереп, алга таба милләтләрнең бар тормышын шушы милли-мәдәни мөхтәриятләргә генә калдырырга мөмкин, дигәнне аңлата. Бу милли-мәдәни автономияләр юкка гына төзелмәде, ул вакытта ук Мәскәүләр еракка карап эш иттеләр. Хәзер бер татарларның гына да Россия буенча дистәләгән милли-мәдәни мөхтәриятләре бар, сезгә нәрсәгә республика, менә эшләгез шулар белән, диячәкләр. Һәм татар конгрессын шушы мөхтәриятләр белән кушып, берләштереп куячаклар, чөнки милли-мәдәни автономияләр Россия кануны нигезендә төзелде һәм яши, ә татар конгрессы Татарстан Президенты фәрманы белән төзелде. Татар конгрессының әкрен-әкрен төбәкләргә үтеп керә башлавы да, соңгы корылтайда Берләшкән Милләтләр Оешмасына керү турында сүз кузгатуы да Мәскәүдә күпләргә охшамагандыр... Хәзер тавыш чыгармыйча гына татар конгрессын бетерүнең иң кулай юлы – аны федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте белән кушу һәм юкка чыгару булачак...
Федераль татар милли-мәдәни автономиясе – ул кәгазь оешма, ул беркайчан да милләт тормышына үтеп кермәде һәм керә дә алмаячак, чөнки ул федераль канун чикләреннән чыга алмый. Ул бары тик Россия татарлары белән, Россия законнары нигезендә генә эш алып бара ала, башка барлык татарлар бу оешма эшеннән читтә калачак. Аерылып калган бу татарларга урысларның "Соотечественник" оешмасына керергә һәм һәркайда Мәскәүнең шовинистик идеологиясен уздырырга, Мәскәү кулында җирле халыкларга каршы корал ролен үтәргә туры киләчәк. Әлбәттә, Мәскәүгә Бөтендөнья татар конгрессының үзе дә, сүзе дә кирәкми, татарларның бөтен дөнья буйлап таралып яшәүләре аларның тамагына кылчык булып кадалган...
Шушылай була калса, татар конгрессы үзен яклап көрәшәчәкме соң? Көрәшмәс, дип уйлыйм, чөнки аның составында югарыдан кушканны сүзсез үти торганнар тупланган. Иң башта, Башкарма комитетны җыеп, рәисне алыштырырга мөмкиннәр, чөнки ул корылтайда түгел, шул комитетта гына сайланды, аннан тагы да тыңлаучанрак кешене сайлап куярлар да, конгресс белән үзләре теләгәнчә эш итәрләр... Шушы 20 еллык чор өчен татар конгрессы үзе булдыра алганны эшләде, дип уйлыйм – бөтен дөнья буенча структураларын төзеде, милләт тормышын системага салып эшләргә өйрәнә башлады, урыннарда милләт өчен эшләрдәй татарларны күтәреп чыгарды, зур-зур милли һәм дини чараларны иң биек югарылыкта оештырып күрсәтте... Дөресрәге, ул татарларның милли-мәдәни министрлык эшен башкарды.
Әмма милләт татар конгрессыннан күбрәк көтте, күбрәк өмет итте – үзенә иң авыр вакытларда, бөтен яктан хокуклары кысылганда, Мәскәү татарларны күзгә карап мыскыл иткәндә, яклау сүзен көтте, гайрәтле адымнар, кыю эшләр көтте – тик алар булмады. Быел җәй мөселман-татарларны йөзәрләп төрмәләргә ыргытканда да, татар конгрессы дәшмәде, Россия буенча меңләгән татар мәктәпләре ябылганда да, татар конгрессы дөньяга үз сүзен ишеттермәде, Башкортстанда яшәгән миллионнан артык милләттәшебезне яклап та ул амбразурага ташланмады... Бу елларда татар конгрессының иң йомшак урыны – аның сәясәткә катнашмавы, татарларның хокукларын яклау буенча эш алып бармавы, телебезне, динебезне, тарихыбызны яклап, халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итмәве, җитәкчеләр белән араны бозмыйм, дип, күп кенә татарларның ышанычын югалтуы булды...
Һәм ни гаҗәп – татар конгрессының иң йомшак эшләгән урыны – татарлар иң күп яшәгән Татарстан һәм Башкортстан республикалары булды. Биредә бер генә авылда да татар конгрессының бүлекчәләре юк, халык аның нәрсә икәнен дә белми. Бүгенге көндә бу татар авылларында дин юк, мәчетләр буш тора, мәктәпләр әкрен генә русчага күчеп бара, эшсезлек, эчкечелек шактый киң таралган, халык сайлауларда үзен сарык кебек тота - өстән кемне кушсалар, шуның өчен тавыш бирә. Бүген татар авылларында чын мәгънәсендә феодализм хөкем сөрә, үз фикерле кешеләргә монда көн юк. Татарстанда исә озак елларга тоталитар режим урнашты, бер өлкәдә дә гаделлек юк, алдау, ришвәтчелек, коррупция чәчәк ата... Татар конгрессы исә беркайчан да милләтнең социаль, икътисадый мәсьәләләре белән кызыксынмады, череп барган татар тормышында гаделлек урнаштырырга тырышмады, киресенчә, күп очракта халык ягына түгел, хакимият ягына басты. Шуңа күрә, татар конгрессына авыр вакытта, аны милләт яклап чыгармы икән? Якламас, мөгаен, халык үзен талап көн күргән хакимиятне дә, аның тирәсендәге оешмаларны да беркайчан да якламый.
Татар конгрессының корылтае буенча да, эш алымнары һәм планнары буенча да минем әйтер сүзләрем күп, әмма аларны әйтүдән ни мәгънә? Кемгә һәм нәрсә өчен әйтергә? Мин боларны 20 ел сөйлим бит инде, соңгы ун елда үзем дә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы булдым, бу юлы да сайладылар... Әмма корылтайга әзерлек тә, кабул ителәсе документлар да безгә күрсәтелмәде, аларны Кремль белән ике арада йөргән берничә кеше генә белде, бөтен мәсьәләләрне махсус органнар, чекистлар хәл итте. Мин үзем дә бу юлы корылтай барышын опера театрының иң арткы рәтләрендә, ишек төбендә утырып кына күзәтә алдым, анда чыгыш ясау мөмкинлеге турында сүз дә була алмый иде! Мин башта хәтта делегат та түгел идем, Чаллы халкының ныклыгы сәбәпле генә корылтайга делегат булып сайланып килә алдым, секциядә булса да үз сүземне әйтергә тырыштым. Соңыннан башкарма комитетка сайлап куйсалар да, мин бу корылтайда үземне ятим итеп, кирәксез кеше итеп тойдым, милләт язмышы хәл ителгән вакытта, аны яклап үз сүземне әйтә алмадым, башка делегатларга мәсьәләнең ни кадәр кискен торуын, татар халкының язмышы хәл ителүен аңлата алмадым... Мөгаен, бу минем өчен дә соңгы корылтай булгандыр...
Корылтай үтеп, нәкъ ун көннән соң, Россия Президенты Путин илнең милли сәясәт стратегиясенә кул куйды, анда милли республикаларга да, ислам диненә дә урын калмаган, ә татар һәм башка халыклар русларга кушылып, бер милләт – рус милләте барлыкка китерергә тиешлеге язылган. Моның өчен 12 ел вакыт бирелгән. Стратегия сүзе – хәрби термин, димәк, Россия дәүләте үзендә яшәүче рус булмаган халыкларга, шул исәптән, татарларга каршы да, сугыш игълан итте. Бу тигезсез сугыштан милләт исән чыгармы, аны яклап утка керерлек каһарманнар, халыкара мәхкәмәләргә барып җитәрлек оешмалар бармы? Бу сораулар турыдан-туры татар конгрессына да кагыла, югыйсә, корылтайның гына соңгысы түгел, милли яшәешнең дә соңгысы булырга мөмкин! Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы ашыгыч рәвештә бу шовинистик стратегиягә үз бәясен бирергә һәм шушы шартларда милләтне саклап калу буенча үз стратегиясен булдырырга тиеш, дип уйлыйм.
Фәүзия Бәйрәмова,Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе,Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.2012 ел, декабрь ае. http://www.tatar-gazeta.ru/

Комментариев нет: