суббота, 9 февраля 2013 г.

Петербурда берничә йөз мөселман тоткарланды

Русия иминлек көчләре Петербурда яшерен радикаль ислам төркеме төзүдә шикләнелгән 300 кешене тоткарлавын белдерә. Башка чыганаклар әйтүенчә, тоткарланганнар күбрәк. 
Русия иминлек көчләре Петербурның "Апраксин двор" сәүдә үзәгендә берничә йөз кешене тоткарлады. ФСБ 300-ләп мөселманны тоткарлавын белдерсә, кайбер чыганаклар хәтта 700 кешенең тоткарлануын хәбәр итә. ФСБның Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе бүлеге матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Кочетков әйтүенчә, радикаль дини төркемгә каршы оештырылган чарада тоткарланганнарның 250-ләбе шәһәр полициясенең экстремизмга каршы үзәгенә, егермеләп мөселман Тикшерү комитетына ябылган.

ФСБ өлкәдә яшерен рәвештә эш итүче радикаль төркем оештырылган, дип белдерә. Бу төркемгә бәйле дип шикләнелгәннәрне тоткарлаулар, төрле тентүләр әле таңга кадәра кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Сәүдә үзәгенә килгән берничә йөз иминлек хезмәткәре Петербур таҗиклары җәмгыяте башлыгы Абдурахман Акилов җитәкчелегендәге мәчеткә намаз вакытында бәреп кереп мөселманнарны автозакларга төяп алып киткән.

Тикшерү комитеты 205-нче һәм 282-нче матдәләр нигезендә "җәмәгатьчелек алдында террор гамәлләренә чакыру яки террор гамәлләрен аклау" һәм "нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен мыскыллау" гаепләүләре белән җинаять эшләре ачкан.

Фонтанка.ру хәбәр итүченчә, тоткарлаулар турында карар ФСБ һәм Тикшерү комитетында чыгарылган һәм иминлек көчләре кичкә таба сәүдә үзәгенә бәреп кергән. ФСБның үз хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, аларга ярдәмгә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә чакырылган.

Мөселманнарны яшерен рәвештә экстремистик басмалар чыгарып таратуда, Мисырда "Гарәп язы" инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияткә килгән "Мөселман кардәшләр" фиркасе белән бәйләнешләрдә торуда, читтән килгән мөселман җитәкчеләренең Русиядә ярамаган вәгазләрләрен оештыруда гаеплиләр.

Русия тикшерү комитетының Петербур бүлеге белдерүенчә, тоткарланганнарның берсе – чыгышы белән Кабарда-Балкар республикасыннан булган 24 яшьлек  Мурат Сабашев интернетта экстремистик язмалар һәм террор гамәлләрен сурәтләүче видеолар таратуда шикләнелә. http://www.azatliq.org/content/article/24897072.html

Комментариев нет: