среда, 20 марта 2013 г.

Татар халкына мөрәҗәгать


Бисмиллаһир-рахманир-рахим.

 Үзен чын мөселман диеп санаган һәр инсан милләттәшләрен, диндәшләрен яхшы, изге эшләргә өндәүне, начар, харам эшләрдән тыелуга чакыруны үзенең изге бурычы диеп санарга тиеш.
Бервакыт Пәйгамбәребез - “Әйе, мөмкин” – дигән Пәйгамбәребез салаллаhу галейhи вә сәллям (с.г.в.)  – “Бу ни сәбәптән булырга мөмкин соң?” – диеп сораганнар. – Яхшы кешеләр (мөселманнар) Аллаһны танымаучы, аңа каршы баручы динсезләрнең оятсыз, кабәхәт эшләренә күз йомсалар һәм шул гамәлләре белән диннәрен сатсалар – диеп җаваплаган Пәйгамбәребез с.г.в.
Бүгенгесе көндә Татарстанда, Рәсәйдә чын мөселманнарга каршы репрессияләр бара, террорчылыкта, экстремизмда гаепләнеп мөселманнар төрмәләргә озатыла, гаепләре расланмаса да кайберләренә зур суммада штрафлар салына. Динебездә махсус рәвештә буталчыклыклар китереп чыгаручы фетнәчеләр дә күп. Р. Сөләйманов һәм аның “дуслары” Татарстан радикал исламчылар һәм ваххабитлар оясы диеп фетнә таратучы була, кайбер гөнаһлы имамнар безгә радикаллар кирәкми безгә традицион ислам кирәк диеп халыкның башын катыралар. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә - “Мин киләчәктә өммәтемдәге кайбер гөнаһлы имамнарның халыкны ялгыш юлдан алып китүләреннән куркам” – дигән.
Илдус Фәиз мөфтилектән китеп берничә көн үткәч аның ярдәмчесе Камил Сәмигуллин, мин традицион ислам буенча барачакмын дигән сүзләр әйтте. Димәк бу кеше мөфти кәнәфиенә утыра калса Татарстанда дини вәзгыять уңай якка үзгәрмәячәк дигәнне аңлатачак. Ул инде хәкимияткә якынаячак, алар җырын җырлаячак, аларча яшәү рәвешен өлге итеп алачак, халыктан, чын мөселманнардан ераклашачак. Без бит инде ул әйберләрне Госман Исхакый мөфти булган заманнарда да, Илдус Фәиз аны алыштыргач та күрдек.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз традицион гореф-гадәтләрне динебез белән бутап яшәгәннәр. Пәйгамбәребезнең яшәү рәвешен, аның юлын өйрәнмәгәннәр. Коръән укып мәгънәсенә төшенмәгәннәр. Дошман кара яу булып үтерергә, көчләргә, җирләребезне басып алырга килгәндә изге китабыбыз кушканча җиһадка чыкмаганнар, фәкать 0,5% татар чыккан изге сугышка. Нәтиҗәдә татар халкы дәүләтсез, җирсез, телсез, хокуксыз халык булып калган.
Дөрес бүгенгесе көндә әлхәмдүлиллаһ Пәйгамбәребезнең хак юлын өйрәнеп, изге китабыбыз кушканча яшәргә омтылучы яшь, чын мөселманнарыбыз күп. Чит илләрдә шәригать хөкемнәре өстенлек иткән илләрдә төпле, нигезле белем алып кайтучы имамнарыбыз да җитәрлек. Әмма ни кызганыч мөфти сайлар алдыннан имамнарга бик көчле басым ясала һәм абсолют күпчелек имамнар җылы  урыннарын югалтудан куркып ул урынга лаеклы имамны түгел, ә Мәскәү Кремленең ялчылары төртеп күрсәткән кешене сайларга мәҗбүр ителәләр. Без Рамил Юныс, Идрис Галәветдин, Мәлик Ибраһим, Наил Сәхибҗанов, Йосыф Дәүләтшин кебек иң лаеклы имамнарыбыз Татарстан Диния нәзрәтендә булуларын телибез. Аларның һәрберсе мөфти булырга лаеклылар. 
Без Чаллы шәһәрендә яшәүче милләтебез вәкилләре, барлык милләттәшләребезне, диндәшләребезне бу оятсызлыкларга, гаделсезлекләргә катгый рәвештә каршы торырга чакырабыз.

Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИY) Яр Чаллы бүлеге рәисе Рафис КАШАПОВ.

Рәис урынбасары Гамил КАМАЛЕТДИНОВ.

P.S. Бу мөрәҗәгать Татар иҗтимагый үзәгенең гомумшәһәр җыелышында укылды һәм бертавыштан хупланды.
Татарстан, Яр Чаллы. 18 март 2013 ел.

Комментариев нет: