воскресенье, 17 марта 2013 г.

Көрәшче, волейболчы һәм... аучы


Көрәшче, волейболчы һәм... аучы
Ринат Хәйретдинов өчен 2012 ел гаять уңышлы булды: Балтач егете Татарстанның Атказанган спорт остасы нормасын үтәде. Хәзер инде ул дөнья чемпионы булу турында хыяллана.

Көрәшче Хәйретдиновларны Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Һәрхәлдә, көрәш җәмәгатьчелеге аларны яхшы белә. Һәм ярата. Көрәшләрен, алымнарын, үз-үзләрен тотышларын ярата. Көрәш карарга трибуналарга килгән тамашачылар күрми калмыйдыр: Хәйретдиновлар ярышларга һәрчак дүртәү йөри – әтиләре Фоат абый һәм бертуган егетләр Ринат, Айдар, Айнур. Баксаң, аларның дүртесе дә төрле чорда, төрле уңышлар белән мәйданда көрәшеп йөргән икән. Бүген инде олылар Ринат өчен җан ата.

Узган елның ахырында Ринат абыйсы Айдарны куып җитте: Атказанган спорт остасы булып танылды. Дөрес, Муса Җәлил истәлегенә Әлмәттә үткән турнирда Айдар шунда ук алга чыкты – Атказанган тренер исеменә ия булды. Таныклыкны аларга үзе дә Хәйретдиновлар көрәшен сокланып, яратып караган республикабызның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тапшырды. Бүген бездә кунакта – Хәйретдиновларның кечесе Ринат.

– Ринат, синең өчен узган ел бик тә уңышлы сезон булды бугай?

– Әйе, Аллага шөкер, шактый гына уңышларга ирешергә туры килде. Татарстан чемпионатын оттым, Россия чемпионы булдым. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үткән ярышта – икенче, ә Чаллыда узган Муса Җәлил турнирында дүртенче урынны яуладым. Татарстанда беренче калып, ниһаять, Атказанган спорт остасы нормасын үтәдем.

– Атказанган мастер булу ничек соң?

– Рәхәт инде, әлбәттә. Күптән көрәшәм бит, күптән шушы норманы үтисем килгән иде. Шуңа омтылып, җиңәргә дип көрәштем.

– Абыең Айдар да Атказанган исемен йөртә. Аның җиңүләрен куып тотарга күп калдымы әле?

– Абыйны тиз генә куып тота алырмынмы, юкмы – белмим, бәлки, киләчәктә насыйп та булыр. Әлегә аның нәтиҗәләренә ерак, ул бит Муса Җәлилдә генә дә тугыз (!) тапкыр җиңүче булган.

– Ике Атказанган көрәшчене тәрбияләгән гаиләдә сезнең уңышларыгызга кем күбрәк шатлана микән?

– Әти белән әни инде, әлбәттә. Әти бигрәк тә шатлана, ул бит безнең бер ярышны да калдырмыйча күзәтеп тора, һәр турнирга килә. Безнең белән бик нык горурланганын да беләм. Үзе дә яшь егет чагында көрәшкән, авыл Сабантуйларында батыр калган. “Кызганыч, минем тренерым булмады, тренер булса, бәлки, мин дә сездән калышмаган булыр идем”, дигән чаклары да була. Әти белән әни безнең көрәшкәнгә беркайчан да каршы булмады, бар шартларны тудырды, күнегүләргә дә авырсынмыйча җибәрәләр иде. Абыйларыма да бик рәхмәтле. Айдар абыйдан тыш, иң олыбыз Айнур абый да яшь чагында көрәшкән, “Сабантуй” газетасы призларына үткән республика беренчелеген откан...

– Әтиең тренер булмаудан зарлана. Син бу яктан бәхетле бугай?

– Әйе, минем һәм абыйның уңышларының зур өлешендә тренерыбыз Дамир абый Гобәйдуллинның роле нык. Көрәшкә өченче класста укыганда эләктем. Шул вакытларда Дамир абыйга “көрәшкә алыгыз инде” дип йөрүләр әле дә истә. Иң беренче уңышым да авылда, балалар арасында узган ярышта булды, ул чактагы өченче урынга бик нык шатланган идем. 50 килолылар арасында бугай. Аннан районга чыга башладык, акрынлап кына республика бәйгеләрендә дә көрәшеп җиңүләргә ирештем.

– Авырлык дигәннән, син инде шактый еллар 75, 80 килолылар арасында бил алышасың. Башка үлчәүгә күчү теләге юкмы әле?

– Исәп бар анысы. Минем теләктән генә тормый бит. 80 килолылар арасына ярыш саен биш-алты килограмм “куып” керәм. Ә бу бик үк рәхәт эш түгел. Ләкин 85кә күчү өчен әле көчне дә, авырлыкны да арттырырга кирәк, ягъни анда күчү өчен зур әзерлек сорала. Башка веска күчтең дә, җиңел генә көрәшә башладың түгел бит. Анда көчле егетләр дә шактый.

– Абыең келәмнән киткәч, тамашачылар да, белгечләр дә сине Айдар белән чагыштыра башлады. Янәсе, Ринат абыйсы кебек көрәшә алырмы, янәсе, бөтен җаваплылык хәзер Ринатка төште, Хәйретдиновларның өмете акланырмы...

– Чагыштыруга ике яклап карарга була. Берьяктан, яхшы инде, чөнки абыйның исеме бар, дәрәҗәләре бар, аның белән чагыштыру минем өчен дә дәрәҗә. Икенче яктан, кеше белән кешене, җитмәсә, туганнарны чагыштырып карау бик үк дөрес тә түгелдер. Айдар абый – мин түгел, мин – ул түгел, икебез ике көрәшче, икебез ике шәхес дип саныйм. Көрәшү стиле буенча кайбер охшашлыклар бар, чөнки ул да мине өйрәтте, аның алымнарын да кулланам. Ләкин, әйткәнемчә, безне чагыштырырга кирәкми.

– Ә узган ел ахырында Айдарның келәмгә кайтуына ничек карадың, гаиләгез ничек кабул итте?

– Без каршы килмәдек, әлбәттә. Абый шактый уйланды ул, әти белән дә киңәшләште, тренерлар белән дә. Аның бит күптән көрәшеп карыйсы килә иде, ахыр чиктә, йөрәге түзмәгәндер. Сабантуйларга чыгып та күңелен басып керә иде. Мин үзем дә теге вакытта Айдар абый көрәштән иртәрәк китте дип саныйм, күнегүләрен алып барса, аңа каршы торучылар әле күп булмас иде. Ә бер тукталгач, кереп китүе аңа гына түгел, безгә – яшьрәкләргә дә кыен ул.

– Интернетта Айнур абыеның фотоларын карап утырдым әле. Анда сез һәрчак бергә, әти-әниләрегез яныгызда...

– Шөкер, без өч туган чыннан да бер-беребез белән бик якын, бердәм, тату, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Атна саен булмаса да, авылда, төп йортта бик еш бергә җыелабыз. Үзем авылда, Айдар абый Балтачта, Айнур абый Казанда яшәсәк тә, гел бергә булырга тырышабыз.

– Атказанган да булдың. Спортта омтылышларың калдымы соң әле?

– Яуланасы үрләр алда булуына өметләнәм әле. Абый кебек үк, билбау көрәшендә дә Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы буласым килә. Тренер булып эшлим, әлбәттә, үземнең шәкертләремнең уңышларын күрәсе килә. Тиз генә булмаса да, Балтачның да элеккеге көрәшчеләр төбәге данын кайтарырга омтылабыз.

...Сөйләшеп утырганда, Ринатның волейбол уйнарга яратуын да белдем. Шулай ук (яшьләр колагына!) телевизор карарга, компьютер артында утырырга вакыты калмавы ачыкланды. Ауга йөрергә ярата икән, төлке, куяннар аталар, мылтыгы да бар. Башкаларга да хөрмәт белән карый. Әйтик, узган елның иң яхшы спорт командасы дип әлмәтлеләрне атады, 2012 елның иң яхшы көрәшче исә, аныңча, Руслан Нургалиев икән. Иң яхшы тренер дигәндә Дамир Гобәйдуллин дип әйтер дип уйлаган идем, шулай булып чыкты да.

Әңгәмәдәш - Радик САБИРОВ

Комментариев нет: