вторник, 26 марта 2013 г.

АК САРЫК КИРӘК ТҮГЕЛМЕ?


ак барс

Мәскәүгә ел саен 500 миллиард җибәреп, үзебезнең елына нибары 130 миллиардка гына яшәвебезне белгәннән бирле, бик «үпкәчелгә» әверелдем.  хакимияте вәкилләре, яки хакимият тирәсендә буталучы куштаннар Татарстан турында нәрсә генә әйтсә дә, күңелем тулып үпкәләргә торам. Әле яңа гына РФ Президенты В. Путинга үпкәләдем. Чөнки ул Казанны «Русиянең спорт башкаласы»на әверелеп баруы өчен мактады. Үзем стадионнарда туп тибеп, бозда кәшәкә сугып «уйнап йөрүне» эшлексезлеккә санавым сәбәпле, моңа шунда ук үпкәләп куйдым: бер кирәксез, файдасыз һәм чыгымлы ягыбызны күрә, мактый, ә ат кебек эшләп, Мәскәү чиркәүләренең гөмбәзләрен алтынларга миллиардлар җибәреп торуыбызны искә алмый, ана телебезгә, дин ирегебезгә булган ихтыяҗны бөтенләй күрмәмешкә салыша… Тагын  патшасына үпкәләр өчен миллион сәбәбем бар, ләкин мин әлегә татар өчен иң мөһимнәрен генә истә тотып торырга булдым.
Ярыл, эшләп үл, чәчең белән җир себер – барыбер Мәскәү агайга ярый алмаячакбыз. Барыбер ул безне шелтәләргә җай табачак: я «ваһһабчылык» оясы булган өчен, я «национал-сепаратизм» белән мавыккан өчен… Гәрчә, икесе дә Мәскәү үзе уйлап чыгарган проблемалар булса да, бармак янарга гына торалар. Ә бу юлы Владимир Владимирович безнекеләрне мактады – Универсиада төзелешендә сметаларның җиде-сигез тапкыр үсмәвен дә искә алды, «спорт башкаласы» дип тә «маңгайдан сыйпады»… Әй, чәчәк аттылар инде, әй май кояшыдай балкыдылар җирле юлбашчыларыбыз!!! Югыйсә, ил башында торучы кеше чиновникларны төзелеш объектларының беренчел бәясе 7-8 тапкыр күтәрелмәгән өчен мактарга да тиеш түгелдер дип уйлыйм. Гади генә әйткәндә, бу бит: «Урламагансыз, рәхмәт», – дигәнне аңлата. Урлашмау мактаулы фал түгел, ә норма булырга тиеш түгелме соң ул түрә өчен? Хәер, бездә, күп очракта, җәзасыз гына урлау өчен түрәлеккә баралар да бугай…
Ярар, ничек булса булсын, әмма бу юлы Мәскәү агай бераз артыграк мактап ташлады ахры. Чөнки мин безнең түрә-караны беләм һәм аларның бер хезмәт хакына гына эшләвенә ышанып җитмим. Шуңа да, кайбер бәяләрне яңадан караштырып чыктым да, шикләнә башладым. Ник дисәң, Казан Ветеринария Академиясе янындагы сенатор Вәгыйз Минһаҗев җәнапләренең «имениесе» каршында төзелеп яткан стадионның бәясе 2009нчы елда 5 миллиард 300 миллион сум тирәсе булыр дип фаразланган, әмма төзелеп беткән көнендә бәя 12 миллиард 500 миллион сум булачак диләр… Юк, мин Татарстан, Казан түрәләре, төзүчеләр моның кадәр акча үзләштергән дип әйтмим, бары тик сметаның ике тапкырдан артык үсүенә гаҗәпләнәм генә. Шулай ук моны күрми үткән Путинга бераз үпкәлим. Чөнки ул үзе коррупция белән көрәшкән булып күренә, үзе ниндидер «вак-төяк» кенә саннарның туры килмәвен күрми уза. Әллә соң 7-8 тапкыр кыйммәтләндермичә, ике генә тапкыр бәя арттырып төзү безнең илдә мәртәбә саналамы? Мөгаен, моны да коррупциягә каршы көрәш казанышы дип карау кирәктер… Ничек теләсәләр шулай бәяләсеннәр, иң мөһиме бу гастарбайтерлар һәм колхозчылар төзегән стадион җимерелеп төшеп республиканы бөтен дөнья алдында хурлыкка гына калдырмасын. Ә казасын без аның соңрак күрәчәкбез. Чөнки ул шәһәр үзәгендә торуы белән үк дөрес төзелмәгән булып чыга. Килер бер көн, футбол карарга килүчеләрнең машиналары бу тирәдә бөтен хәрәкәтне каплар, озын-озын бөкеләр тууга сәбәпче булыр. Шуңа да, юньле илләрдә мондый зур стадионнарны шәһәр читләренә чыгарып салалар, ә шәһәрнең «үпкәсе» булган елганы күмеп, сазлыкны киптереп төземиләр. Кайсы акыллы башка килде икән бу фикер? Хәер, башка килгән уйга бер дә охшамаган…
 барыбер мактады… Мин исә тагын үпкәләдем: әллә соң безнең белән идарә итүчеләрнең ниндидер бәйләнчек журналистныкы кадәр дә башы эшләмиме? Нишлисең, шундый нечкә күңелле инде мин…
***
Әле менә Владимир Жириновскийга да үпкәләп утырам. Югыйсә акылы зәгыйфьләргә үпкәләү бик килешми дә диләр… Әмма аның акыл дәрәҗәсен медицина күзлегеннән түгел, ә бары тик телевизион тамашачы гына буларак белүем сәбәпле, үпкәләргә кирәк таптым.
Бу «искиткеч акыллы» сәясәтче безнең «Ак Барс» хоккей командасының исеменә бәйләнде. Имеш, мондый исем килешми, ник «барс»ны «ат»ка алыштырмаска? «Бөркет, аю – ерткыч җанварлар бит, тынычрак хайваннар исемен кулланырга кирәк. Бу минем киләчәккә киңәшем генә, уйлап карагыз әле», – ди ул Мәскәүдәге «Универсиада – 2013» хөрмәтенә ачылган күргәзмә барышында. Минем шунда ук Жириновский әфәндегә мондый киңәшләрне кайсы җиренә тыгарга икәнен әйтәсе килә башлады. Юк, «Ак Барс»ның җанатары булганым өчен түгел, чынлыкта, мондый кыйммәтле уенчылардан торган хоккей, футбол, баскетбол командаларын җенем сөйми. Мин аларны өч тиенлек гонорарларга яшәүче язучыларыбыз, очын-очка көчкә ялгаучы артист вә музыкантларыбыз, ачлы-туклы көн күрүче пенсионерларыбыз исеменнән чын күңелдән күрәлмыйм! Ачуымны китергәне киңәш бирүченең акыл дәрәҗәсе дә, аның элек-электән татарга каныгуы да түгел, ә безне күндәм ат ролендә күрергә теләве. Янәсе, татар теш-тырнаклы барс, бөркет яки аю булмасын, ә Мәскәү өчен башын иеп сабан сөрүче күндәм ат булсын. Бәлки, алаша булса, тагын да шәбрәктер?! Ә нәрсә, «Ак Алаша» командасы шәп яңгырый бит! Нәсел дә калдырмый, марҗаларга да нәфесен сузмый. Татарның тамырын ук корытырга хыялланучы сәясәтчеләр өчен символик исем бу! Әмма Жириновский әфәнде тотсын капчыгын – без әле теш-тырнаклы «Ак Барс»лар булып калабыз һәм безнең төрки кавем буларак символыбыз да «Ак Бүре». Безне әле алай гына мескен алаша да, сайлау алды роликларында камчылый торган ишәк тә итеп булмас. Безнең бер генә кимчелегебез бар – Мәскәү агай өчен алтын күкәй салып ятучы тавык ролен үтибез. Шуңа күрә әлегә безне «суймый» торалар да бугай. Тик озаккамы? Монысы үзебезнең ни дәрәҗәдә теш-тырнаклы булуыбыздан тора.

Комментариев нет: