вторник, 19 марта 2013 г.

Гаяз Исхакый тавышы Казанга кайтты

Гаяз Исхакыйның дүрт минутлык чыгышы Германиянең Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында сакланган. Исхакый язмада “Идел-Урал” төбәге турында сөйли.
Казан федераль университеты Тарих институтының татар халкы тарихы кафедрасы мөдире Искәндәр Гыйләҗев гыйнвар һәм февраль айларында Германия архивларында һәм китапханәләрендә эшли. Ул Беренче дөнья сугышы вакытындагы татар әсирләре язмышын өйрәнә. Берлинның Һумбольд университетының тавыш архивында галим Гаяз Исхакый тавышы язылган чыганакка тап була. 
​​“Бу архивта төрле язмаларның исемлеген караганда кинәт кенә бер күрсәткечтәге исемгә күзем төште. Анда Аяз Ишайли дип язылган иде. Мин бу язманы тыңлап чыгарга булдым. Һәм ул Гаяз Исхакыйның 1932 елның октябрендә язылган  тавышы булып чыкты.
Татарның күренекле шәхесе Рәшит Рәхмәти Арат Исхакыйны яздыру тәкъдиме белән чыккан булырга тиеш дип аңладым мин. Ул 1920-нче елларда Германиядә укыган. 1920-нче еллар ахырыннан 1930-нчы елларда Гаяз Исхакый Берлинда чыгарган "Яңа милли юл" журналы белән хезмәттәшлек итә. Гаяз Исхакыйның ярдәмчесе булган. Бу аудио язманың аңлатмасы да бар. Ул кулдан язылган һәм анкетаны Рәшит Әхмәти Арат тутырган булырга тиеш.
Бу язмада Гаяз Исхакый Идел-Урал, аның байлыклары, халкы, тарихы, ул вакыттагы хәле, киләчәге турында сөйли. Баштан ук сизелә, күрәсең, Исхакый ниндидер кыска гына текст язган һәм аны укый. Үзенә күрә Идел-Урал һәм аның халкы турында кыска гына мәгълүмат ул.
Гаяз Исхакый чыгышы
Бу язма грампластинкага язылган. Андагы язмаларның бөтенесе диярлек архив хезмәткәрләре тарафыннан компьютерга күчерелгән инде. Сыйфаты, дөресен әйтсәк, әллә ни түгел. Тәлинкәнең шыгыр-шыгыр килүе ишетелә. Әмма, бу – безнең өчен бик кыйммәтле бер аудио чыганак", ди Гыйләҗев.
Искәндәр ГыйләҗевИскәндәр Гыйләҗев
​​Гыйләҗев фикеренчә, бу Исхакый тавышының әлегә кадәр табылган бердәнбер язмасы. “Фараз гына итә алам, Исхакый 1940-нчы елларда һәм 1950-нче еллар башында Төркиядә яшәгән. Бәлки анда нинди дә булса язмалар саклангандыр. Чөнки ул вакытларда кинога да төшергәннәр, аудио язмалар да ясаганнар. Бәлки Исхакыйны ниндидер танышлары, журналистлар Төркиядә дә төшергәннәрдер", ди Гыйләҗев.  

Галим фикеренчә, Исхакыйның язмасы алманнар туплаган музыка үрнәкләре һәм хәрби әсирләрнең тавышлары арасына очраклы рәвештә килеп кергән.
“Берлинда тавыш язмаларын туплаган ике зур җыелма бар. Беренче дөнья сугышы вакытында башланган зур эш ул. Музыка белгечләре, тел белгечләре күпләгән әсирләрнең Германия җирләрендә булуыннан файдаланып фәнни эш алып барганнар. Алар Азия, Африка, Русия халыкларының, шул исәптән татарларның, фольклор, җыр, көй, сөйләү үрнәкләрен җыйганнар. Бу үрнәкләр Берлинның Металлургия музеенда, икенчесе Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында саклана”, ди Гыйләҗев. http://www.azatliq.org/content/article/24933279.html

Комментариев нет: