среда, 22 апреля 2009 г.

Кашапов мәхкәмәсендә империя гаепләнде


Айдар Хәлим (c), Рәфис Кашапов һәм Юныс Камалетдинов (у)
22.04.2009
гафиулла газизМәхкәмәнең әлеге утырышы гаепләнүче Рәфис Кашаповның һәм аның җәмәгать яклаучылары булган Юныс Камалетдинов һәм Айдар Хәлимнең соңгы сүзләрен тыңлау өчен генә уздырылды. Беренче булып сүз Юныс Камалетдиновка бирелде. “ФСБ Рәфисне 10 ел буена “кыйный”. Чаллы ТИҮ-е рәисе тараткан язмаларга штаттагы экспертлар ни рәвешле кирәк, шулай бәя бирәләр. Казан экспертлары Фролова һәм Николаева Кашаповның эшчәнлеге Русиянең территориаль бөтенлегенә куркыныч тудыра дип бәя бирде. Мондый нәтиҗә белән җинаять эше ачарга ярамый иде. Без урыслаштыруга каршы көрәшәбез. Бу - халыкара кануннарга туры килә. Русия үзе дәүләтен җимерү белән шөгыльләнә. Милли компонентларны бетерү, бердәм дәүләт имтиханнарын урысча бирдерү - халыкларда каршылык уята, милләтара ризасызлык тудыра. Кашаповны яклап килгән урыс телле шаһитларга сүз бирмәделәр”, диде үз чыгышында ул. Кашаповның җәмәгать яклаучы Айдар Хәлим исә: “Кашапов 20 ел буена дәүләт терроры астында булды. Хәзер аңа туган телен яклап көрәшкән өчен мәхкәмә бара. Рафис язмаларына бәя биргән экспертлардан сорау алмыйча, мәхкәмә дөрес карар чыгара алмаячак”, диде.Мәхкәмә залында булган 40-50 кешенең барысы да татарлар иде, шуңа да карамастан чыгышларны урысча ясарга мәҗбүр булдылар. Утырыш тәмамлангач кына татарча фикерләрне белешергә мөмкин булды. “Аермалары зур булса да, мин бу мәхкәмәне 1945 елда булган Нюренберг процессы белән чагыштырам. Нюренбергта изгелек көчләре явызлыкны хөкем итсә, Чаллыда империянең явыз көчләре изгелекне, ягъни туган телендә сөйләшергә, үз динендә яшәргә теләгән кешене хөкем итәләр. Бу империянең көчсезлеген раслый”, ди Айдар Хәлим.“Урыс империясе гасырлар буена татарны үтереп, чукындырып килгән. Мәхкәмәләр минем белән генә бетми. Шуңа да карамастан, халкыбызның бәйсезлегенә өметләнәм. Бернигә дә карамастан эшебезне, бәйсезлегебезне, хокукыбызны яклап көрәшәбез”, диде мәхкәмәдән соң Рәфис Кашапов.Бу көнне мәхкәмә залында утыру, соңгы сүз әйтү Рәфис Кашаповка җиңел булмагандыр. Ул моннан 3 көн элек, туганнары белән әтисен соңгы юлга озатты. Әтисе Рафаэль Кашапов Рафиска нинди хөкем карары буласын белми китте. Хөкем карары 24 апрель, иртәнге сәгать 8-дә белдерелә.
Вил Мирзаянов АКШ
22.04.2009 21:04
Үземнең һәм Татарстаннын соргендэге хөкүмәте исеменнән Чаллыда татар патриоты Рафис Кашаповка каршы барган урыс инкивизиторалары мәхкамасын Русия империясының ин чиккэ җиткән җинаять эше дип гаеплевемне белдерәм. Татар шәхесләре Айдар Халим һәм Юныс Камалетдинов шушы хисләрне тулысынча белдергәннәр. Аларга бик зур рәхмәт! Шулай ук бик зур рәхмәт Азатлык радиосына һәм анын хәбәрчесе Гафиулла Газизга кыска һәм эчтәлекле информациясы өчен.

Комментариев нет: