четверг, 16 июня 2011 г.

В Набережных Челнах татарский Сабантуй-2011 пройдет 18 июня




Чаллыда Сабантуй 18 июнь көнне уздырыла. Программаның төп эчтәлеге бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган булачак. Традиция буенча, Сабантуйлар шәһәрнең 4 урынында үткәрелә: «Төзүче» стадионы, «Яр буе» паркы мәйданы, Җиңү паркы һәм ипподром.

«Төзүче»дә бәйрәм иртәнге сәгать унда башланып китәчәк. «Яр буе» паркында исә сәгать унда кечкенә мәйданнар эшли башлый. Алар тамашачылар өчен бик кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим итә.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен узган елгы кебек үк «Әкият» балалар шәһәрчеге эшләячәк. Дәүләт курчак театры, татар һәм рус әкият геройлары чыгышлары, иң шәп балалар иҗат коллективлары катнашында узачак концерт программасы беркемне дә битараф калдырмас.

Сәгать 11дә үзәк мәйданда «Туган җирнең җырчы чишмәләре» театральләштерелгән тамаша уздырыла. Ә 12 сәгатьтә тамашачылар үзләренең җырга булган талантларын сынап карый алачаклар.

Әлбәттә, Сабантуйны спорт һәм күңел ачу уеннарыннан башка күз алдына китереп булмый. 29 төрдәге милли уеннар 12.30 сәгатьтә башланып китәчәк.

Сабантуйның иң мавыктыргыч ярышларыннан берсе — милли көрәш. Бу ярыш спорт ветераннары, биш авырлык категориясендәге иң көчле көрәш батырлары арасында һәм 4 яшь группасындагы яшүсмерләр арасында узачак.

Иң көчле дип табылган батырлар «Абсолют батыр»ны билгеләү өчен Үзәк мәйданда кичке программа вакытында очраша. Батыр тәкә һәм 25 мең сум акчага лаек булачак. 18 яшькә кадәр булган көрәшчеләрнең җиңүчеләре велосипед белән бүләкләнәчәкләр.

Ат чабышын карарга яратучылар өчен тамаша ипподромда сәгать 11 дә башланыр дип көтелә. Ипподромдагы иң мавыктыргыч ярыш 12 яшькә кадәрге балалар арасында узачак. Алар ишәкләргә утырып ярышачаклар. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Кичке Сабантуй сәгать 7дә концерт программасы белән башланып китәчәк. Анда шәһәрнең популяр артистлары чыгыш ясаячак. Аннары тамашачылар дискотекада биеп рәхәтләнә алачак. Сабантуй бәйрәм салюты белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Чаллы шәһәренең рәсми сайты.

2 комментария:

Анонимный комментирует...

http://mer.nabchelny.ru/2011/07/15/968/

урысы оккупировали блог мэра

Анонимный комментирует...

тьт