вторник, 28 августа 2012 г.

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Татарстан Дәүләт суверенитеты турында Декларацияның 22 еллыгы турында мөрәҗәгате


 Бөек бәйрәм белән сезне, хөрмәтле туганнар!

2012 елның 30 августында татар халкы тарихында,Татарстан тарихында бөек вакыйганы бәйрәм итәчәкбез. 22 ел элек, 1990 елда, Татарстан Югары Шурасы Дәүләт  суверенитеты турында Декларация кабул итте, Татарстан дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды. Декларацияга таянып 1992 елда Татарстан статусы турында референдум үткәрелде, Татарстан Конституциясе, «Телләр турында Закон» кабул ителде. Һичшиксез, бу бөек тарихи документлар иде. Нигә соң без, татарлар, 90-нчы елларда тарих биргән мөмкинлеклекләрдән файдаланмадык, дәүләтчелекне ныгыта алмадык, татар телен  дәүләт теле итә алмадык?
Декларациянең 3-нче маддәсендә: «Татарстанда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы куллануы... гарантияләнә» диелгән. Нигә соң татар милләтенең язмышын хәл итә торган канун гамәлгә ашырылмады? Тел турында язабыз, ә бу мәсьәләләр сәясәткә килеп тоташа. ХХI гасырда яшибез бит, хөрмәтле туганнар. Әмма ләкин Россия һәм Татарстан ХV1 гасырда калдылар, аларда феодал сәяси төзелеш хөкем сөрә. Демократия, сәяси көндәшлек, ирекле гадел сайлаулар, сүз иреге, көчле оппозиция, бәйсез мәһкамә  булмаса тел мәсьәләрен чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр законнарны гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар, алар ничек Путинга, Шәймиевкә ярау турында уйлыйлар. Ә демократик илләрдә түрәләр иң беренче  сайлаучыларга, халыкка ярарга тырыша. Шуннан соң чагыштырып карагыз, без ничек яшибездә демократик Европа илләрендә ничек яшиләр. Анда зур булмаган халыкларның телләрен саклап калу буенча махсус канун кабул ителде. «Региональ телләрнең Европа Хартиясе». Бу канун буенча барлык халыкларның үз телендә урта һәм югары белем алырга хокукы бар һәм хакимият аны тәэмин итергә тиеш. Европа берлеге бу законны гамәлгә ашыруны бик таләпчән күзәтә. Ә без 90-нчы еллар башында Татар Милли Университеты турында бик күп шауладык, шул шаулаудан эшкә күчмәдек. Милли Университет-  милләтне,телне  саклап калуның  иң әһәмиятле шарты. Шушы хакыйкатьне аңламаган кешеләр  хәзердә хакимияттә. Кызганычка каршы, халыкның укымышлы, яңача уйлый торган кешеләрне хакимияткә сайларга мөмкинлеге юк хәзер.
Татар теленең дәрәҗәсен күтәрүдә телевидение, радионың әһәмияте бик зур . Әмма ләкин Дәүләт телерадиокомпаниясен юк иттеләр. Бик кызык- дәүләт бар, ә ДТРК «Татарстан» юк. Аны җимергәндә Дәүләт Шурасы бу мәсьәләне карамады, кибетне япкан кебек яптылар. «Татарстан-Яңа Гасыр»да татар теле үги бала хәлендә бит. Мәсәлән, телеканал җитәкчесе  атналык күзәтү тапшыруын нигәдер рус телендә  алып бара. Нигә «Татарстан- Яңа Гасырны» татар каналы итмәскә?  Чыбыклы радионы юк итүдә татар теленә балта чабу кебек булды. Әзрәк акча табып чыбыклы радиода татар каналы оештыру турында фикерләр бар иде. Игътибар итмиләр  татар оешмаларының тәкъдимнәренә, я «акча юк» диләр. Бер футболист сатып алырга 500 миллион сум бар,ә татар радиосы өчен бер сум да юк.    
        Ун миллионлы татар халкының федераль телевидение каналы юк-оят бит бу, гарьлек! Татар каналы турында ничә еллар сөйлибез, эш эшләнми.
 Декларациянең 2-нче маддәсе: «Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары...  бары тик аның халкының милке булып тора».
 Нигә соң без бу  канунны гамәлгә ашыра алмадык? 2002 елда Татарстан дәүләтенә, Конституцияга һөҗүм башлангач, нигәдер беркемдә сораулар бирмәде: Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елда кабул ителде. Ун ел Татарстан Конституциясе Россия Коонституциясенә каршы килмәде, ничек ул хәзергенә ярамый башлаган? Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш бит. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнә.
Татарстан дәүләтен җимергәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы  Конституциядагы үзгәрешләр аркасында җирсез, милексез калды. 2002 елда “яңа редакция" дигән булып икенче конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.
Хөрмәтле туганнар! Татарлар бөек тарихлы, бөек мәдәниятле,әдәбиятле, бай һәм матур телле, тулы хокуклы Европа милләте. Татарларның күпчелеге бу хәкыйкатне аңласа, татарлар горурланып: ”Мин татар”- дип әйтсәләр, халык ихтыяҗлары өчен көрәшүче җитәкчеләр сайласалар Дәүләт суверенитеты турында Декларация гамәлгә ашырылыр, дәүләтебезнене торгызырбыз, туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелер, Милли Университет, мәктәпләр,милли кино, радио һәм телевидение  булдырырбыз.  Халкыбызның суверенитетка, бәйсезлеккә тулы хокукы торгызылыр - без бетүгә тугел, ә яшәргә диеп көрәшергә тиешбез.   Татар халкы финнардан я латышлардан ким түгел, безнең дә заманача Европа дәүләте төзерлек көчебез бар, иншалла.

БТИҮ нең җыенында кабул ителде.
27 август 2012 ел

Комментариев нет: