среда, 26 февраля 2014 г.

Украинадагы һәм Кырымдагы вәзгыять буенча Татар халкының Милли Мәҗлес белдерүе.


Украинада айлар буенча барган Мәйдан көрәшендә халыкның һәм хаклыкның җиңеп чыгуы безне, Идел-Урал татарларын, чиксез шатландырды. Украин халкы үзенең азатлыгы, дәүләт бәйсезлеге, демократия өчен гомерен дә кызганмавына бөтен дөнья шаһит булды. Россия һәм аның җирле ялчылары тарафыннан нинди генә мәкерлекләр эшләнсә дә, азатлыкка омтылыш барысыннан да өстен булып чыкты. Без синең белән горурланабыз, украин халкы, сиңа теләктәшлек белдерәбез, бәйсезлек өчен көрәштә сине үрнәк итеп куябыз!
Украинаның азатлыгы өчен көрәштә кырым татарларының иң дөрес позиция сайлаулары, Мәйданда украин халкы белән бергә булулары да безне куандырды. СССР-Россия вакытында илләреннән сөрелгән кырым татарлары инде беркайчан да ул төрмәгә яңадан кайтмаячаклар, алар алдагы язмышларын Украина дигән азат ил белән бәйләделәр һәм аны җимерергә беркемгә дә ирек бирмәчәкләр!
Әмма бу көннәрдә Кырымда барган вакыйгалар Рәсәйнең дә чын йөзен ахыргача күрсәтте, империя козгыннары анда яшәүче урысларны бәйсез Украинага каршы котырту юлына бастылар. Нәтиҗәдә, Украинаның бөтенлеге яклы кырым татарлары һәм Кырымны Украинадан аерып алып, Россиягә кушарга теләгән урыс шовинистлары баррикаданың төрле якларында калдылар. Симферопольдә, Кырым Югары Радасы каршында бәрелешләр булды, ике яктан да яраланучылар бар. Кырым татарлары Югары Раданың утырышын өзде, аңа Кырымны Россиягә кушу турында карар кабул итәргә ирек бирмәде. Бу – кырым татарларының зур җиңүе иде! Без сезнең белән горурланабыз, милләттәшләр, дин кардәшләр, көрәштәшләр, фикердәшләр! Сез ТАТАР дигән бөек, горур, азат халык барлыгын бөтен дөньяга күрсәттегез! Афәрин, татарлар! Без сезнең белән!
Азатлык өчен шушындый тиңсез көрәш барган вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңлехановның атылып чыгып, бу темага сәер белдерү ясавы безне гаҗәпләндерде һәм хурландырды. Ул кырым татарларын урыслар белән бергә булырга чакырды. Кемгә каршы урыслар белән бергә булырга? Үзләренең азатлыклары өчен көрәшкән украиннарга һәм Украина дәүләтенә каршы татарлар урыслар белән берләшсеннәрме? Кырымны Рәсәйгә кушу өчен урыслар белән бергә булыргамы? Моннан да түбән, надан, мәгънәсез һәм мескен тәкъдимнең булуы мөмкинме?! Үз халкын урыс коллыгыннан, империя төрмәсеннән коткара алмаган, инде башкаларны да шул коллыкка өндәгән кеше милләт лидеры була аламы?!
Әйе, бүген Россия Кырымны Украинадан тартып алып, үзенә кушу өчен барысын да эшләргә җыена. Кырым ярымутравына инде Россия коралын һәм гаскәриләрен китерә башладылар. Әмма бу – зур сугыш, дигән сүз. Россия үзенең Украинага каршы мәкерле планнарын Рөстәм Миңлеханов һәм Рамзан Кадыйров кебек милли курчаклары аша да тормышка ашырырга җыена. Патша заманында кырым татарларына каршы сугышка Идел-Урал татарларын җибәргән кебек, хәзер дә безне капма-каршы куярга җыеналар. Әмма бу барып чыкмаячак, без, Идел-Урал татарлары, үзләренең азатлыклары өчен көрәшкән украиннар, кырым татарлары ягында, бәйсез Украина яклы булачакбыз!
Бәхетле бул, Украина! Бәйсез бул, Украина! Азатлык өчен көрәштә бергә булыйк, украин дуслар һәм кырым татарлары – милләттәшләр!!!
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2014 ел, 27 февраль.
Татарстан Республикасы.

Комментариев нет: