четверг, 20 февраля 2014 г.

Туган телсез ил булмый

    Туган телсез ил булмый
Туган телебез - татар теле, зур тарихлы, җырлы-моңлы тел. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татар теле үзенең төзеклеге, формасы, эзлеклелеге буенча дөньяда — 4 нче, ә күпьяклы, киң танылган булуы белән 14 урында тора. Әмма бүген туган телебез саклау-яклауга бик мохтаҗ.

1999 елда 21 февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу көн юкка чыгып баручы телләрне үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла. Туган телнең хәлен кайгырту елның бер көнендә генә  булырга тиеш түгел дисәк тә, бу көн милли телләрне саклау мәсьәләсенә игътибар юнәлтүдә гаять мөһим роль уйный.

Туган телсез туган ил булмый, туган илсез туган тел булмый. Бер тел юкка чыкса, тулы бер мәдәният, дөнья, цивилизация юкка чыга дигән сүз. Шуңа да һәр милләт үз телен саклап калу, үстерү өчен бар көчен куя.

Бар өмет мәктәп һәм балалар бакчаларына

Соңгы елларда республикабызда татар теленә игътибар артты. Бүгенге көндә татар телен өйрәнүдә зур алга китеш тә сизелә башлады. Аны укытуны камилләштерү –  мәгариф системасында иң кирәкле, кичектермичә эшләнәсе эш дип билгеләнде. Тырыша торгач, шактый проблемалы мәсьәләләр дә уңай чишелеш тапты. Әйтик, бүген татар теле балалар бакчаларында нәтиҗәле генә өйрәтелә башлады.

Мәгълүм булганча, мәктәпкәчә яшьтәге бала бик күп мәгълүмат отып калырга сәләтле. Шуңа да телләр өйрәнүдә, милли тәрбия бирүдә бу иң кулай вакыт дип санала. Мәгариф өлкәсе белгечләре нәкъ шушы “алтын” чордан файдаланып калырга омтыла да.  Тәрбия йортларына яңа методик комплектлар кайтты. Сабыйларны уен формасында – кызыклы рәсемнәр, татарча мультфильмнар аша телгә өйрәтәләр.

Мәктәпләргә дә татар теле буенча яңа төр дәреслекләр кайта башлады. Ниһаять, укучыларга кагыйдәләр ятлату, күнегүләр эшләтү методикасын кулланып укытудан баш тартып, телне җанлы сөйләмдә, ягъни коммуникатив метод белән өйрәтүгә күчә башладылар.  Уңай үзгәрешләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та сизгән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясендә ул уку елы башыннан бер генә ата-ананың да татар теле дәресләре артык күп, дәреслекләр авыр  дип зарланмады дип белдерде.

Якын вакытта татар телендә белем һәм тәрбия бирүче белем-тәрбия йортларында татар телен укытуның сыфатын яхшырту өчен милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәкләре оештыру ниятләнә. Шул рәвешле татар телен өйрәтүдә уңышлы эшләүче мәктәп-бакчаларның уңай тәҗрибәсен тарату, бу юнәлештә дәвамчанлыкны саклау мөмкин булачак дип уйланыла.

Тукай телен Татарстаннан читтә дә өйрәнәләр

Бөтен Җир шарында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне дә онытмыйлар. Республикадан читтә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Ана теле” дистанцион тел өйрәнү проекты гамәлгә кертелде.  Узган елда сынау рәвешендә гамәлгә ашырыла башлаган он-лайн мәктәп хәзер инде тулы куәтенә эшли. 10 мең кулланучыга татар телен өйрәнү мөмкинлеген ачкан бу проект җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта Тукай телен Россия төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, чит илләрдә гомер итүчеләр дә үзләштерә.

Мәгълүм булганча, “Ана теле” структурасы гадидән катлаулыга бару принцибы буенча эшләнгән. Тулы укыту курсы 9 дәрәҗәдән тора, һәр дәрәҗә исә үз эченә 8 бүлекне ала. Биредә теркәлүчеләр татар теленең грамматикасын, лексикасын, фонетикасын өйрәнә, сөйләм телен исә он-лайн режимда алып барылган дәресләрдә чарлый ала. Шулай ук күпсанлы видеофильмнар һәм аудиороликлар ярдәмгә килә. Системада барлыгы 299 видеофильм, 10950 аудиоролик, 6795 фотография урын алган.

Хәзерге вакытта “Ана теле” он-лайн мәктәбендә 10 243 кеше теркәлгән. Быелның февраленнән һәр кеше яңадан теркәлү уза башлады. Моңарчы бирелгән лицензияләр алына һәм яңалары бирелә, шөгыльләнмәүчеләр исә төшеп калачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, бүгенге көндә төп бурыч - “Ана теле” он-лайн мәктәбен мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп файдалану. Беренче чиратта, ул балалар бакчалары тәрбиячеләренә татар телен өйрәтүдә актив кулланылачак. Шулай ук ресурста урнаштырылган күнегүләрне, аудио һәм видео материаллар татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен зур ярдәмлек була ала.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет: