воскресенье, 23 февраля 2014 г.

Румыния татарлары Казанга тартыла

    Румыния татарлары Казанга тартыла
Татарлар бүгенге Румыния җирләрендә XIII йөзләрдә, монгол яулары чорында ук яши башлый. Гәрчә төрле төрки кабиләләрнең (һуннар, кыпчаклар, бәҗәнәкләр, татарларның) бишенче йөздән башлап, Урта гасырларда ук Дунай кенәзләренең җирләренә үтеп керүе билгеле. Дунай татарларының күбесе – кырым татарларының дәвамчылары.

Татарстан Фәннәр академиясе төрле мәмләкәтләрдә гомер итүче кардәшләребез белән элемтәләрне даими барлый һәм ныгыта.  «Без Румыниягә Татарстаннан барган беренче рәсми делегация булдык. «Сезгә кадәр Татарстаннан беркем дә килеп безнең белән кызыксынганнары булмады», - диделәр. Безгә зур өметләр баглап калдылар», - ди сәфәрдән кайткан  Татарстан Фәннәр академиясенең Халыкара бүлек мөдире Булат Ногманов. Әлеге үзенчәлекле сәфәр хакында яшь галим үзе бәян итте.

Румыния һәм Татарстан  академияләре арасындагы үзара хезмәттәшлек күптәннән бара. Мәгълүм булганча, 2008 елда Казанда Ислам дөньясы фәннәр академиясенең Халыкара конференциясе булып узды. Шушы чарага Румыния академиясенең президенты Ионел Хайдук һәм Бабеш – Больяи университетының тюркология һәм Урта Азияне өйрәнү институты директорыТасин Җәмил дә килгән иде.  Шул вакытта ике ил арасындагы фәнни багланышлар тагын да ныгыды. Узган елның июнь аенда  Ионел Хайдук  безнең галимнәрне үзләренә чакырып хат жибәргән. Әлеге хатта ике академия арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтү максатыннан  безнең галимнәргә  чакыру да юлланган иде.

-    Румыния татарлары - кызыклы  бер күренеш. Тасин Җәмил дигән атаклы профессор, галим бар, ул безнең академиянең шәрәфле әгъзасы да.  Тасин Җәмил әфәнде белән татар-төрек демократик берәшмәсенә бардык. Татарлар анда аз дип санала, шуңа да карамастан, аларның шундый җәмгыятьләре эшләп килә. Бөтен Румыния буенча 30дан артык  җәмгыятьләре бар икән. Алар Румыниянең төрле шәһәрләрендә урнашкан. Аңлавыгызча,   күпчелеге Кырым татарлары. Араларында ногай татарлары да бар. Андагы татарлар румын, төрек, инглиз телләрендә һәм кырым татар телендә бик әйбәт сөләшә. Алар үзләренчә татарча, без үзебезчә, Казанча аралаштык. Бер-беребезне 80-90 процентка аңладык. Тәрҗемәчесез дә аңлашуыбызга һәр ике як куанды, - ди Булат Ногманов.

Татарстанннан килгән кунаклар Румыниядә  милли мәсьәләләрнең бик югары дәрәҗәдә булуын да сизгән. Румыния хөкүмәте татарларга милли ихтыяҗлар өчен акча бүлеп бирә икән. Даими рәвештә фестивальләр, милли чаралар уздыралар. Хәтта рәсми рәвештә татар теле көнен дә билгеләп узалар.  Татарларның парламентта да үз  вәкилләре бар. Аерым татар партиясенең депутатлары да эшли. Армиядә хезмәт итүче татарлар  да күп икән. Хәзерге вакытта биредә 40 меңләп  татар яши. Румыниядә яшәүче кардәшләрнең төп мәркәзе Констанца каласында урнашкан.  Бухарест, Медҗәди һ.б. шәһәрләрдә дә шушы мәркәзнең демократик филиаллары эшләп килә.

Румыниядә Госманлы империясе вакытыннан ук гомер итүче татарлар яши. Шуңа да карамастан, алар Кырымга омтылалар. Туганнарының каберләрен кайтып барлап киләләр. Гомумән тарихи бәйләнешләрен ныгытырга тырышалар. Тасин Җәмил әфәнде дә Кырым җиренә аяк бастым  һәм борынгы бабаларны таптым, ди. Кырым татар милли мәҗлесе рәисе белән тыгыз элемтәдә торалар.

Кардәшләребез шулай да Татарстанга бик зур өметләр баглый, чөнки алар да мәркәзләрен Казан дип саный. Казан университетларында  белемнәрен ныгытасы килүләрен дә яшермиләр. Бу җәһәттән Булат Ногманов белдергәнчә,  ике докторантларын укыту мөмкинлеге карала. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшү дә булган. Киләсе уку елына бу гамәлгә ашырылыр дип тә өметләнәләр.  Румыния галимнәрен күбрәк Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы кызыксындыра. Тарих җәһәтеннән белемнәрен күтәрергә телиләр. Андагы галимнәр Россиядәге хәлләр белән кызыксынган. Россия Фәннәр академиясенең реформасы турында сорашканнар.

«Румыниягә  Төркиянең йогынтысы зур. Күп кенә шәһәрләрдә төрекләрнең үз консуллыгы бар. Татар җәмгыятьләре белән бергә төрле-төрле мәдәни чаралар уздыралар. Кырымныкы белән янәшәТөркия әләме дә эленеп тора. Кырым эшлеклесенең бюсты торса, янәшәсендә Ата Түрекнекен дә күрәсең. Үзләренең күренекле галимнәре белән беррәттән, Татарстанныкыларны да күрергә теләүләрен белдерделәр. Бездән данлыклы галимнәребезнең портретларын җибәрүне сорадылар. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Ярулла, Садри Максуди,  хәтта Галимҗан Ибраһимовны да беләләр. Татарларның күбесе укымышлы кешеләр, тарих белән кызыксынулары көчле. Төрки-татар җәмгыятендә яшьләр өчен төрле-төрле лекцияләр укыла, туган телләренә өйрәтәләр. Совет чоры белән дә кызыксынганнар, шуңа күрә соңгы  чор галимнәреннән дә хәбәрдарлар», - дип өстәде әңгәмәдәшебез.

Шунысы да игътибарга лаек: Румыниянең иң бай кешеләре - татарлар. Андагы эшмәкәрләр белән танышу да зыян итмәс иде. Алар экология мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Күбрәк  алу-сату кәсебендә. Андагы технологияләрне бездә кулланырга яисә нефть чыгару өлкәсендәге кайбер технологияләрне Румыниядә гамәлгә ашыру теләкләре бар, чөнки Румыния дә бит нефть чыгара торган ил. Нефть эшкәртү заводларында безнең технологияне күрергә дә исәпләре юк түгел. Җыеп кына әйткәндә, икътисади багланышлар да бик кызыклы.

Беренче чиратта, мәдәни багланышларны җайга салу мәслихәт, аннан соң инде икътисад һәм сәясәт мәсьәләләре каралачак.

 Ел саен Румыниядә татар көрәше буенча ярыш уза. Менә шул бәйгедә Татарстан көрәшчеләрен дә катнаштыру яхшы булыр иде. Аларда төрледән-төрле фольклор фестивальләре дә оештырыла. Шушы  демократик татар җәмгыятендә  татар конгрессы белән элемтәләрне ныгыту кирәклеге дә көн кебек ачык. Үзләренең дә мондагы милли чараларга катнашырга теләкләре бар икән. Рәсми рельслар салынгач, багланышларның киләчәге дә булачак.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: