понедельник, 13 декабря 2010 г.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм әфәнде Миңнехановка!



Бөтендөнья татар иҗтмагый үзәге (БТИҮ) 1991 елдан бирле Татарстан хөкүмәтеннән, 1552 елда урыс яулап алучыларыннан Казан Кирмәнен һәм Казан каласын саклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл куюларын үтенәбез. Тик нәтиҗәсе бүгенге көнгә кадәр юк. Һәйкәл Кремль диварының көнбатыш ягында булырга тиеш дип, аның булачак урынын билгеләп, АК ТАШ куйган идек. Бу ел язын ул таш урыннан юк булган. Бу инде урыска буйсынып эшләгән хакимиятнең татар халкына, БТИҮгә һәйкәл булмаячак дип белдерүе. Бу милләтебезне хурлау!
Әмма, Польшаның Гданьск шәһәрендә Польша президенты Бронислав Комаровскийның татарларга куелган һәйкәл ачылышына килеп, анда татар тарихы турында җылы фикерләр әйтүе, татарларны югары бәялиләр, дип әйтү урынлы.. Комаровский Польша татарларының Речь Посполитая дәүләтенә мактау алып килүе һәм аңа ихластан хезмәт итүе турында әйтте. Татарларның кыюлыгы, фидакарьләге турында аерым дәүләт башлыгы моңа кадәр беркайчан да шулай дулкынланып сөйләмәгәндер.
Ә татарларның туган илендә, Президент Шәймиев җитәкләгән хакимият безне юк-бар вәгъдәләр биреп, бик күп Карарлар чыгарып берсендә тормышка ашырмады. “Һәйкәлне менә куябыз, менә була”, диеп егерме ел алдалап вакыт уздырды.
Татарстанның яңа президенты Рөстәм әфәнде Миңлехан!
Инде хәзерге көндә БТИҮ Сезгә мөрәҗәгать итә!
1552 елда татар халкы азатлыгы өчен сугышып җаннарын биргән көрәшчеләребезгә һәйкәл куярга дип Карар кылуыгызны таләб итәбез. Һәм бу изге эшнең нәтиҗәсен халык тиз арада курергә тиеш. Спорт сарайларын салдырырга, Свияжск - урыс баскынчакларының форпостын торгызырга акча да, вакыт та барысыда бар... Ә, үз татарыңа бер нинди дә игътибар юк! Ят түгелме?! Әнә Польша һәм аларның президентлары үзенең безгә булган хермәтен ничек итеп бетен доньяга курсәтте! Татар халкын 20 ел буена хакимиятнең алдап килүе, миллионнаган милләттәшләребезне рәнҗетте, мәсхәрәләде, нәфрәтләндерде һәм шул исәптән безне дә бу оятсызлык, мәскәугә ялагайлык курсәту бик нык туйдырды!
БТИҮ истәлекле һәйкәл куюның Сезгә ике юлын тәкъдим итә.
1.1552 елда Казанны саклап татар халкы азатлыгы өчен сугышып җаннарын фида кылган көрәшчеләребезгә һәйкәлне Татарстан Республикасы хакимияте үз исәбенә куя;
2. Әгәр инде, Татарстан Республикасы хакимияте үзенең батыр улларына һәйкәл куярга акча таба алмый икән, БТИҮ татар һәм башка тугандаш халыкларның ярдәме белән һәйкәлне үз исәбеннән куярга үз өстенә ала;
3. Һәйкәл проекты бар,- "Шәһри Казан" газетасы №174 11.09.04ел. (Авторы Камил Мулдашев Татарстанның халык рәссәме, Казагыстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе, академик, Т. Җурген исемендәге сәнгать Академиясе профессоры).
Бу очракта, Президент имзасы белән һәйкәл кую өчен БТИҮгә язма рәвештә рөхсәт бирелә.
Бу өч тәкъдимнең берсе дә үтмәсә, Президент әфәнде Сезгә түбәндәгене белдерәбез:
Бу хатны Сезгә тапшыруны 2011 елның 1 гыйнвареннән исәпли башлыйбыз. Безнең тәкъдимнәрнең өчесенең берсе дә үтмәсә һәм без сораган Карарны ала алмасак, Казансу елгасында 1552 елда Казанны алганда һәлак булган урыс басканчыкларына куелган һәйкәлне юк итәргә мәҗбүрбез! Чөнки ул һәйкәл татар башкаласында без татарлар өчен иң зур мәсхәрә!
Безне аңлап ярдәм итүегезгә һәм тиешле Карар кабул итүегезгә өметне өзеп бетермичә БТИҮ әгъзалары.

БТИҮнең 2010 елның 15 үктәбрендә кабул ителде һәм Президиумының 2010 елның 9 декабрендә уздырылган утырышында бертавыштан расланды.

Комментариев нет: