вторник, 24 сентября 2013 г.
"Тарих дәреслеге академик басма чыкканнан соң гына язылырга тиеш"
Галим Илдус Заһидуллин Русия мәктәпләре өчен бердәм тарих дәреслеге язуны ашыгып башланган эш дип бәяли. Аның фикеренчә, башта ил тарихын яктырткан академик басма эшләнергә тиеш. Яңа дәреслектә ул, иң беренче чиратта, күпмилләтле һәм күпконфессиональ мәдәниятле цивилизацияләрнең берләшүен чагылдыру кирәк дип саный.
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Урта гасырлар тарихы бүлеге башлыгы Илдус Заһидуллин Русиядә соңгы егерме елның альтернатив дәреслекләр чоры булганлыгын, галимнәрнең вакыйгаларга карата төрле бәя бирүен, тарихның төрле караштан чыгып язылуын әйтә.
Галим сүзләренчә, Русия тарихына багышланган академик дәрәҗәдәге китаплар әлегә кадәр басылмаган. Русия фәннәр академиясенең Тарих институты хөкүмәт тәкъдиме белән 20 томлык Русия тарихын язарга быел гына алынган.
Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин
"Фәнни яктан караганда бәхәсле моментлар хәл ителеп бетмәгән килеш мәктәпләр өчен бердәм дәреслек язуга керешәләр. Чынбарлыкта башта академик басма эшләү сорала, аннан соң гына дәреслек язылырга тиеш.
Бу нисбәттән Казанда һәм Уфада милли тарих буенча академик басмаларны булдыруда зур эш башкарылды. Уфада башкорт халкының җиде томлык тарихы нәшер ителде. Җиде томлык Татар тарихының биш томы чыкты, тагын ике томы эшләнеп ята. Без Казан губернасы дигән төбәкчелек тарихыннан, ниһаять чыгып, татар халкының үткәнен Евразия масштабында өйрәнеп, бабаларыбызның Русия тарихында һәм мәдәниятендә тоткан урыннарын, төрки дөнья һәм ислам дөньясы үсешенә керткән өлешләрен ачыкладык.
Бер генә дәреслек – ул күп якларның компромиссы дигән сүз, чөнки бүген Урта гасырларны, Империя чорын, Советлар чорын һәм хәзерге чорны бәяләүдә төрле карашлар яши. Безнең Казаннан торып язган тарихыбыз Мәскәүнекенә туры килми һәм килә дә алмый. Милли аспекттан тыш әле сәяси яклар да бар, чөнки Русиядә төрле сәяси көчләр дә үз фикерен белдерә, ди Заһидуллин.
Аның сүзләренчә, Русиядә яңа дәреслек язу өчен булдырылган тарихи-мәдәни стандарт проекты үзенә күрә төрле фикерләрне килештерүгә юнәлтелгән документ булып тора. Тарих дәреслеге язу өчен Русиянең төрле төбәкләрендә киңәшмәләр үткәрүне Заһидуллин уңай күренеш буларак бәяли. "Теге йә бу фикерләр бу стандартта чагылыш табар дип уйлыйм", ди галим. Ул үзе бу дәреслек нигезендә фәннилек ятарга тиеш дигән карашта.
"Һәр дәреслектәге кебек тарих китабында да ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү карала, әмма шул ук вакытта фәннилек беренче планга чыгарга тиеш. Башкача булганда мифлар һәм ялган башланачак. http://www.azatliq.org/content/article/25112259.html
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий