пятница, 19 октября 2012 г.

Милләт рухы яши бу йортта


 
Түбән Новгород өлкәсендәге Татар Моклокасы мәктәбенә урта мәктәп статусы 1936 елда бирелгән. Аның бүгенге ике катлы бинасы 1989 елда төзелгән. Хәзер биредә райондагы дүрт татар авылыннан 113 укучы белем ала – Бозлаудан 11, Тукайдан 18, Ишавылдан 4. Аларны 2 автобус йөртә. Калган 80 укучы Татар Моклокасыныкы.
Районда бердәнбер булып калган татар мәктәбендә балаларга 21 укытучы белем бирә, шуларның 19ы махсус югары, 2се махсус урта белемле. Соңгылары читтән торып югары уку йортларында укыйлар. Галия Кутерова (татар теле һәм әдәбияты) һәм Азат Магҗанов (физкультура) югары, 14 укытучы беренче категорияле белгечләр. Азат губернатор гранты иясе дә. Барлык фәннәрдән дә белгечләр укыта. Класслар тиешенчә җиһазланган. 1-2 класслар яңа федераль стандартлар буенча укытыла, тиешле дәреслекләр, интерактив такталар белән тәэмин ителгәннәр. Гомумән, мәктәптә 17 компьютер, 7 укучыга бер компьютер дигән сүз. Дәреслекләр белән укучылар тулаем тәэмин ителгән.

Мәктәпнең материаль базасы нык. Быел модернизация программасы буенча 49 тәрәзәгә пластик рамнар куйганнар. Ашханә җиһазлары да яңартылган, ә мәктәп бинасына косметик ремонт ясаганнар.

Барлык класслар да бар. Иң зур класс - тугызынчы, анда 24 укучы. Биш кенә укучы булган 6 нчы класс иң кечкенә. Беренчегә быел тугыз бала килгән. 2013 елга беренче класска биш, 2014тә өч бала көтелә. Киләсе елларда да шулай гына. (Җитмешенче елларда укучылар саны 1200гә җиткән, дүртәр, бишәр параллель класслар булган).

Мәктәптә белем-тәрбия бирү югары дәрәҗәдә. Укучылар район, зональ, өлкә чараларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар, БДИ нәтиҗәләре күбесе фәннәрдән уртача район күрсәткечләреннән югары.

Мәктәпне медальгә тәмамлаучылар була һәр ел. Әле дә ике кандидат бар. Мәктәптә милли тәрбия буенча эксперименталь мәйданчык эшләп килә. Чирек гасыр буе мәктәпне тәҗрибәле педагог Зәкия Юнисова җитәкли. http://www.matbugat.ru/news/?id=6765

Комментариев нет: