вторник, 16 марта 2010 г.

Татар халкына мөрәҗәгать


Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Марат Мөлековнең 80 яшьлеге уңаеннан
Татар халкына мөрәҗәгате

Казан шәһәре 12.03.2010

ХХ гасыр азагында татар милли үзаңының үсеше күзәтелде һәм татар мәгарифенең яңа системасын төзү башланды.Шуңа таянып татар милләтенең берлеге формалашты. Без үзебезне бу илдә тулы хокуклы,дәүләт төзүче милләт итеп хис итә башладык.Татар милләте дөньяда танылды, илдә икенче дәүләт телен булдыру турында мәсъәләне күтәрде.Тарихка яңа караш туды, татарлар хәзерге заман мәдәниятендә үз урыннары бар икәнен аңладылар.Бу табигый һәм прогрессив хәлләр метрополиянең ачуын чыгарды. “Яңа колонизаторлар” мәгариф өлкәсендәге «реформалары» белән татар мәгарифенең үсеше империяга куркыныч тудырганын аңлаттылар.
ХVI гасырда дәүләтне югалткач,без физик һәм рухи геноцид ,көчләп чукындыру, татар түрәләренең үз халкын сатуы аркылы үттек. Татар мәгарифен юк итү безнең дәүләтне икенче тапкыр тар-мар итү белән чагыштырырга мөмкин. Милли оешмалар татар мәктәпләрен юкка чыгаруга, татар теленең җәмгыять тормышында кирәк булмаган телгә әйләнүгә халыкның игътибарын тартырга тырыша, №309-нчы законга каршы көрәшә.Әмма ләкин Татарстан һәм Мәскәү җитәкчеләренең чираттагы килешүе Татар Милли Университетын киләчәгенә төзәлмәс зыян китерде.Бу аяныч вакыйга- Идел Федераль Университетына кушылу аркасында Татар Гуманитар-Педагогика Университетын юкка чыгару.Кайбер татар түрәләренең республика мәгариф системасын(урта һәм югары белем) җимерүгә бик җиңел караулары кызганыч. Галимнәр беркатлы бала кебек яңа фәнни юнәлешләр турында вәгъдәләргә ышаналар. Бу әкиятләр тормышка ашырылсада,аның нәтиҗәсендә безнең традицион юнәлешләр көчсезләнәчәк.
«Инновация» дигән сүзләрне күп ишетәбез, әмма ләкин илдә фәнгә карата дәүләт сәясәте юк.Дәүләт әһәмияте булган юнәлешләрдә акча булмаган хәлдә мәгариф өлкәсендәге проектларга акча табылыр микән? Булган акчаларны мөстәкыйль университетларга-КДУ һәм ТДПУга фәннәрне үстерүгә бирсәң файдалырак булыр иде.Яңа КГУ-ПФУда шәрыкне өйрәнү,тюркология,татарны өйрәнү,татар филологиясе,татар информатикасы һәм башка милли проектлар үсеш алырмы соң? Башта кайбер юнәлешләрне калдыру мөмкин.Әмма ләкин чираттагы “реформа”дан соң аларны юкка чыгарачаклар.
Бездә мәгариф акча белән һәрвакыт соңгы чиратта тәэмин ителә. КГУ-ПФУны тәэмин итүнең бер өлеше Татарстан бюджетына йөкләнәчәк. Хәзер ТДПУның бюджет бүлегенә керә алмаган авыл яшьләренә түләүле уку мөмкинлеге бар. Яңа КГУ-ПФУда булмаячак бит ул.
Әмма ләкин төп мәсьәлә чишелә: татар телендә югары белемнең нигезе булган ТДПУ җимерелә. Мәскәү түрәләренә “Татар дәүләт...” дигән сүзләрдә ярамый кебек. Безнең флаг, латин графикасы, безнең тел ошамаган кебек. Бу эшләр бик ашыгып эшләнә.
Ашыгып эшләгәч, яңа Университет гарип тууы мөмкин, аның каравы ул, нихаять, “милли төссез” була!
Фәнни дөньяда иң өстә Фәннәр Академиясе тора.Алар фәнни институтларны җитәклиләр.Университет фәне үз өлешен кертә.Татарстанда нигәдер алай түгел.Республика җитәкчелеге метрополиядан чыккан һәр тәкъдимне яклап чыга. Ә нигә галимнәр, укытучылар, язучылар тавыш күтәрми соң, аларның йөрәге нигә авыртмый ? ПФУга кертәбез дип Фәннәр Академиясе, фәнни институтлар бетүе мөмкин бит. “Реорганизация» дип Татарстанның нигезле фәннәрен, югары белемен җимерергә тәкъдим итәләр. Фән һәм чын галимнәр җиңеләчәк, алга намуссыз, оятсыз, Республиканың һәм аның халкының мәнфәгатьләрен сатучылар чыгачак.
20 ел инде бер урында таптанабыз. Зарланабыз, елыйбыз, сирәк булсада тавыш күтәрәбез, әмма ләкин Мәскәү оештырган этноцидка каршы тора алмыйбыз,ә безнең түрәләр каршы торырга теләмиләр.Шуңа күрә татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәбез.
Ватаныбызга фидакарь кешеләр кирәк. Битарафлылык чирен җиңергә кирәк, кешеләр нихаять уянсыннар һәм уйлый башласыннар: нигә соң милләтнең үсеше туктады? Нигә соң демократияле һәм хокукый илдә рус булмаган халыкларның дөньяви һәм дини мәнфәгатьләре якланмый? Уйларга урын бар.”Милли мәсьәләне” Россия империясе инде күп гасырлар буе “хәл итә”.Йөз ел элек, “әби патша” вакытында шул ук мәсьәләләр хәл ителгән.Шул ук мөрәҗәгатьләр, сораулар, кимсетә торган законнар(№309-нчы законга охшаган). Ә без бүгендә зарланабыз,мөрәҗәгатьләр язабыз, метрополия безгә ярдәм итер дип ышанабыз.500 ел вакыт үтте бит инде,аңларга вакыт: империя кол халыклар файдасына бернәрсә эшләми, эшләргәдә тиеш түгел. Бу империянең асылына каршы килә.
Һәрвакыт кол халыкның хөкемдарлары сатып алына һәм аның табигать байлыкларын талау башлана. Бүген Татарстанда шул ук хәл. Барлык нефть акчаларын комсыз олигархия
хакимияте үзенә ала. Безнең Татарстан түрәләре табигать байлыкларын татар милләтенең
алдагы буыннары өчен саклап калырга уйламыйларда бит. Киләчәктә бу байлыклар колониядан соң барлыкка килгән икътисадны торгызырга бик кирәк булачак бит.
Табигатебез тар-мар ителә, уңдырышлы җирләр тозланып юкка чыга.Бу фаҗига нефть җитештерүне киметү, компенсация турында таләпнең законлы нигезе булып тора.Безнең түрәләр,киресенчә, “авыр” нефтьне чыгару ысулларын эзлиләр, кесәләрен тутырыр өчен татар җирләрен чүлгә әйләндерергә әзер.
ХХI гасырның башы Россиянең бар халыклары өчен авыр сынаулар алып килде. Ун ел инде федерацияне унитар дәүләткә әйләндерү бара.Аның билгеләре: демократияне кысу(регион башлыкларын сайлауны тыю, бәйсез суд системасы булмау, хакимиятнең төрле тармакларының бер-берсеннән аерылу булмау,сүз иреклеген тыю).
БТИҮ бу мөрәҗәгать белән беркайдада чакырмый. Һәр кеше үзе нәтиҗә ясасын. Без мәсьәләләрнең бер өлешен күрсәттек.Татар халкы онытмаска тиеш: милләтнең рухи үлеме ачлыктан үлүгә тигез. Без милләтлекне югалтабыз.Безнең максат татар халкын,аның мәдәниятен яңадан торгызугына түгел, ә безнең үзенчәлекле олы милләтне яңадан торгызу.Икенче яктан, безнең олы милләт төрки дөньясының бер өлеше. Бу безгә глобализация шартларында үзенчәлегебезне саклап калырга һәм төрки дөньясында лаеклы урын алырга мөмкинлек бирә.Без аңларга тиеш: телне һәм генофондны саклый алсак, тулы кыйммәтле милләт булабыз. Шушы юлдагына дәүләтебезне яңадан торгыза алабыз.
Бу максатларга ирешү безнең һәм киләчәк буыннарның бурычы булырга тиеш.

БТИҮ Президиумы.


Комментариев нет: