суббота, 9 июля 2011 г.

Коточкыч хәл: «Кол Шәриф» янында көпә-көндез зина!


Казан интернеты бу көннәрдә гаугалы видео белән шаулый. Бер егет белән бер кыз Кремль янындагы чирәмлектә ачыктан-ачык җенси якынлык кылалар. Якында күренеп торган «Кол Шәриф» мәчете дә, Параскева чиркәве дә оялтмый аларны, күпсанлы үтеп баручы кешеләргә, машиналарга, автобусларга да игътибар итмиләр. Шәһәрдән әхлак чыгып китте дигән сүзме инде бу?!. Яшьләрдә сафлык, иман, тәрбия дигән төшенчәләр тәмам җуелдымы?

Видеоны инде хәзер дистәләгән мең кеше карады. Җитмәсә, әлеге хәл татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе көнне була. Видеотасманың 5 нче минутында гына зиначыларга ике полиция хезмәткәре шелтә белдерә. Яшьләр гөнаһлы эшләрен шуннан соң гына ашыкмыйча туктаталар. Аягүрә баскач, икесенең дә ләх исерек булулары, аякта басып тора алмаулары ачыклана.
Фото: Вконтакте сайтыннан

Аңа кадәр бер көн элек Казанның үзәгендәге бер паркта «Үбешү бәйрәме» узды. Чараның максаты – анда катнашып, бер дә таныш булмаган кеше белән үбешү (әлбәттә, иренгә ирен). «Бәйрәм» шактый популяр булып чыккан, анда дистәләгән казанлы катнашкан.

Әлеге вакыйгалар законнарга мондый эшләр өчен кырыс җавапка тарту мөмкинлеге бирә торган җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген дәлилли.

Кая инде бездә бу әхлаксызлыкка киртә кую, әле аңа юл ачучы адымнар да ясалып кына тора. Телевидениедә шәп-шәрә диярлек кызлар иконага әйләнеп килә. Урамдагы реклама такталарында да күрергә була андыйларны. Казан үзәгендә йөзләгән алкоголь сатучы җәйге кафелар ачылды. Шундыйлардан чыккан исерек яшьләр бара да инде мондый дуамал гамәлләргә. Җәмгыять үзе дә моңа шаккатмый кебек, югыйсә, һәркем чаң сугарга, тиешле җирләргә хатлар юлларга бурычлы.

Мондый вакыйгалардан соң, без әле кая барабыз, бүгенге яшьләрнең киләчәге нинди, дигән сорау бирәсе генә кала. Дини тәрбия, әхлак һәм иманга нигезләнгән, үз дәүләтен тоткан халыкның меңьеллык мәдәниятеннән шушы калдымы?!.
«Шәһри Казан» материаллары буенча

Комментариев нет: